news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан фермеры 80 килолы бүре тоткан

Башкортстан фермеры 80 килолы бүре тоткан

news_top
Башкортстан фермеры 80 килолы бүре тоткан
Башкортстанның Иглин районында бер фермер 80 кило авырлыктагы бүре тоткан. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу бүре берничә ел дәвамында фермага килеп йөри. Аның эзләрен ферма тирәсендә бик еш күрәләр.

Бер көнне иртәнге якта фермер көтүлекләрен карап йөри. Ул Олы Теләк авылыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан көтүлекккә дә килә. Хәзер атлар колынлый торган вакыт. Фермер бер ат янында ике колын басып торуын күрә. Шуннан яхшылабрак караса, боларның берсе колын түгел, ә бүре булуын абайлап ала.

Фермер секундлар эчендә мылтыгын тартып чыгара. Бер атуда ук ул ерткычны яралый. Аның аучылыкка да рөхсәте була, диелгән бу хәбәрдә.

Бүренең тешләренә карап, аның бик карт булуын ачыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар