Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе өлкәсендә ирле-хатынлы табиблар чит илдән кайтуга хастаханәгә эшкә килгән

Табиблар Гарәп Әмирлекләренә барганнарын җитәкчедән яшергән.

news_top_970_100
Чиләбе өлкәсендә ирле-хатынлы табиблар чит илдән кайтуга хастаханәгә эшкә килгән
https://pixabay.com/

Чиләбенең Брединский районында яшәүче ирле-хатынлы табиблар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барган. Чит илдән кайткач бу кешеләр хастаханәгә эшкә чыккан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Табиблар чит илдә булганнарын хастаханәнең баш табибына әйтми, үзизоляция режимында яшәми. Хәзер бу кешеләрдә ОРВИ билгеләре булуы ачыкланган һәм аларны хастаханәгә салганнар. Бу турыда өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.  

Ведомство бу табибларның Брединский районында яшәүче ир белән хатын булуын хәбәр итә. Ире — эндоскопист, хатыны — невролог. Алар Гарәп Әмирлекләреннән кайткач берникадәр вакыт дәвамында хастаханәгә килеп эшләгән.

«Бу кешеләрнең чит илгә барып кайтуы билгеле булгач, баш табиб хезмәттәшләрен карантинга җибәрә. Хастаханәдә дезинфекция ясыйлар, хезмәт тикшерүе башланган. Брединск үзәк район хастаханәсенең баш табибы сүзләренчә, әлеге хезмәткәрләрнең коронавируска беренче тесты тискәре нәтиҗә биргән. Хәзер ир белән хатынны табиблар күзәтә, алар Магнитогорск шәһәре хастаханәсенең инфекцияләр боксында яши. Бу кешеләрдә ОРВИ билгеләре бар», диелә хәбәрдә.

Хәзер бу кешеләр COVID-19 авыруына анализны кабат бирәчәк.

1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы җиде пациент үлгән. Бу хакта, COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Үлем очракларының бишесе — Мәскәүдә, берәр очрак Мәскәү һәм Псков өлкәсендә теркәлгән.

Бүгенге көнгә Россиядә коронавирус авыруыннан барлыгы 24 үлем очрагы теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100