Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшь әти һәм аның нәни улы тереләй янып үлгән

Янгынны өч сәгать чамасы сүндергәннәр.

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшь әти һәм аның нәни улы тереләй янып үлгән
73.mchs.gov.ru

25 февральдә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 24 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улы янгында һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын Тухачевский урамындагы шәхси йортта чыга. Төн урталары тирәсендә әти кеше һәм аның улы өйдә була. Ут 80 квадрат метр мәйданда бер катлы бинаны чолгап ала. Коткаручылары яныгынны төнге өчләр тирәсендә генә сүндереп бетерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Янгын хәрабәләрен актарганда 1997 елда туган ир-ат, аның 2019 елда туган баласының мәете табыла.

Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләр бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100