Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көпә-көндез бер өйдә әбине, бабайны, киленне һәм оныкны вәхшиләрчә үтереп чыкканнар

Фаҗига вакытында әти кеше командировкада, олы кызы тренировкада була.

news_top_970_100
Көпә-көндез бер өйдә әбине, бабайны, киленне һәм оныкны вәхшиләрчә үтереп чыкканнар
https://nnovgorod.sledcom.ru

Түбән Новгород өлкәсендә дүрт кешене вәхшиләрчә үтергән ир-атны Владимир өлкәсендә тотканнар. Ул олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган», диелә канал хәбәрендә.

Бу гаиләдәге олы кыз һәм әтиләре генә исән кала. Фаҗига вакытында кыз тренировкада, әти кеше командировкада була. Хәзер ул өйгә кайтып килә, ә кыз белән психологлар эшли.

Әлеге өйдә хәлле кешеләр яшәгән. Мәрхүмә хатын чәчәк сату бизнесы белән шөгыльләнгән, аның ире дә яхшы эштә эшләгән. Акчалары җиткәч, алар бакчачы ир-ат яллаган. Менә шушы кеше хуҗаларына көпә-көндез һөҗүм иткән.

Күршеләр бер тавыш та ишетми. Җинаятьче өйне таларга теләве билгеле. Ләкин ул хуҗаларны үтерү сәбәбе әлегә билгесез. Барысын да үтереп бетергәч, җинаятьче кыйммәтле әйберләрне, акчаларны җыеп алып китә.

Якынча белешмә буенча, җинаятьче үзе генә булмаган. Ул дуслары белән качып китәргә җыенган. Иптәшләрен Мәскәүгә барышлый тотканнар, алардан сорау алалар.

Җинаятьтә төп шикләнелүче — Үзбәкстан кешесе, моңа кадәр ул урлау өчен хөкем ителгән. Йорт хуҗалары эшкә алганда бу кешенең биографиясен тикшермәгән булып чыга. Аның белән машинада тагын ике кеше була, алар да хөкем ителгән, шул исәптән үтерү өчен дә. Урланган әйберләрне машина багажнигыннан тапканнар, диелә канал хәбәрендә.

Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара. Фаҗига 28 февральдә Кудьма бистәсендә шәхси йортта була.

Тикшерү версиясе буенча, бакчачы булып эшләүче 26 яшьлек ир-ат гаражда 64 яшьлек пенсионерга һөҗүм итә, аннары өйгә кереп 63 яшьлек хатынны үтерә. Шуннан соң җинаятьче бу кешеләрнең 41 яшьлек киленен, аның 5 яшьлек малаен үтерә. Ул зур суммада акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлап, урыннан кача.

Шул ук көнне 14 яшьлек кыз тренировкада була, ул туганнарына шалтырата, тик җавап бирүче булмый. Аннары кыз әтисенә шалтырата. Әтисе бу вакытта башка төбәктә була. Әти кеше күршеләргә шалтырата һәм өйгә кереп карап чыгарга сорый. Күрше җинаять эзләрен күрә һәм хокук саклаучылар чакыра, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Шәрәфетдин исемле үзбәк егете инде күптән Россиядә яши. Әлеге бай гаиләгә эләгүен ул танышларына сөйләгән булган. Алар зур коттеджда яши, берничә машиналары була. Шәрәфетдин хуҗалыкта ярдәм итә.

«Ул монда озак яшәде. Гаиләсе дә, хатыны да юк. Күптән түгел генә ул туган ягына китү турында сөйли башлады. Бер айдан Үзбәкстанга кайтам да, өйләнәм дигән иде», «Ул бик тыныч кеше иде, ничек болай килеп чыккан», дип гаҗәпкә кала аның танышлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100