Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделдә фаҗига: абыйлы-энеле ике бала бозлы суда батып үлгән

11 яшьлек малай 6 яшьлек энесен коткарырга дип суга ташланган.

news_top_970_100
Иделдә фаҗига: абыйлы-энеле ике бала бозлы суда батып үлгән
https://saratov.sledcom.ru

28 февральдә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 6 һәм 11 яшьлек абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балалар Идел буенда йөргән. Алар ачык суга очрагач, нәни малай бозлы суга егылып төшкән, абыйсы аны коткарырга дип суга ташланган. Кызганычка, балалар икесе дә һәлак булган.

Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

«Биш бала елга буенда уйнап йөри. Злобин исемендәге яр буеннан 400 метр читтәрәк алты яшьлек малай боз өстенә кереп китә һәм ачык суга егылып төшә. Аңа ярдәмгә 11 яшьлек абыйсы йөгерә. Абый кеше дә суга егылып төшә. Ярда басып калган дуслары ярдәм чакырырга китә», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.

Саратов өлкәсендә Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Юрий Юрин халыкка мөрәҗәгать итте. Ул әти-әниләрне балаларын сулыклары янында йөртмәскә, аңлату эшләре алып барырга чакыра. Хәзер температура кискен үзгәреп тору сәбәпле, боз бик ватылучан булуын искәртә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100