news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадышта бер өйдә янгында өч ир-ат үлгән

Янгын тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.

news_top
Мамадышта бер өйдә янгында өч ир-ат үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Узган төндә Мамадыштагы шәхси йортта янгын чыга. Хәрабәләрне актарганда өч ир-ат мәете табыла. Аларда яну матдәләре белән агулану билгеләре була. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгән.

Янгын Дача урамындагы бер катлы ике фатирлы кирпеч йортта була. Урынга коткаручылар килгәндә өйдә диван һәм йокы бүлмәсендәге урын-җир яна. Янгынны сүндергәндә 33 яшьлек ике ир-ат һәм 35 яшьлек тагын бер ир-ат мәете табыла.

Якынча белешмә буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар