Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укырга китеп баралар иде». М-7 юлында студентлар утырган машинаны фура изгән

18-19 яшьлек егетләр авылдан тулай торакка китеп барулары булган, икесе үлгән, икесе имгәнгән.

news_top_970_100
«Укырга китеп баралар иде». М-7 юлында студентлар утырган машинаны фура изгән
https://www.bashinform.ru

31 гыйнварда Башкортстанның Кушнаренко районында М-7 трассасында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешә. Авариядә ике егет һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Федераль трассада «Лада Гранта» машинасы фурага бәрелә. Йөк машинасы белән Алабуга шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек ир-ат идарә итә.

«Башинформ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, фура каршы як полосага чыга, тик ул узарга җыенмый. Машина йөртүчесе сүзләренчә, аның йөрәге авырта башлаган.

Бәрелешү шулкадәр каты булган, җиңел машина тимер-томыр өеменә әверелгән. «Лада Гранта» белән идарә итүче 19 яшьлек егет урында ук үлгән, аның 18 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган. Егетләр Илеш районында Үрмәт авылында яшәгән.

«Лада Гранта» машинасында 19 яшьлек тагын ике пассажир булган, аларны Уфа хастаханәсенә алып киткәннәр.

Йөк машинасын йөртүчене Кушнаренко районы хастаханәсенә илткәннәр, аңа йөрәктә ишемия авыруы диагнозы куелган.

Республика буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, егетләр авылдан көллият тулай торагына китеп барулар булган. Мәрхүмнәр 1 февральдә укырга барырга җыенган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100