Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә уналты яшьлек үсмер үзенә һөҗүм иткән егетне үтергән

Төнлә өйгә бәреп кергән танышлары белән очрашмас өчен үсмер подвалга кача, тик егетләр аны барыбер өйдән алып чыга.

news_top_970_100
Күрше төбәктә уналты яшьлек үсмер үзенә һөҗүм иткән егетне үтергән
https://pixabay.com

Ижевск шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек үсмерне тиешле саклану чиген узып, кеше үтерүдә гаеплиләр. Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе җинаять эшен тикшереп бетергән. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү ачыклаганча, 2020 елда 3 сентябрьгә каршы төндә 16 яшьлек үсмер үз өендә исерек була. Төнге берләр тирәсендә аның янына биредә яшәүче танышлары килә. Үсмер алдагы көнне әнисе белән талашкан булган. Танышлары шушы низаг турында сөйләшергә теләгән. Үсмер исә бу кешеләр белән очрашудан качып, подвалга төшеп китә.

Шулай да төнлә килгән танышлар өйгә бәреп керә, үсмерне подвалдан алып чыгалар. Өйдән чыгып барышлый үсмер аш-су пычагын эләктереп алырга өлгерә. 

Урамда 16 яшьлек үсмер һәм 20 яшьлек егет арасында низаг була. 20 яшьлек егет моңа кадәр дә хөкем ителгән. Ул үсмергә берничә тапкыр суга, аяклары белән тибә. Үсмер качып китә башлый, тик олырак егет аны куып тота һәм туктата. Шул чакта үсмер саклану чаралары чиген узып, 20 яшьлек егетнең күкрәк читлегенә пычак кадый. Яраланган егет урында ук үлә.

Тикшерү барышында тиешле экспертизалар ясалган, шаһитларны сораштырганнар. Җинаять эшен тикшереп бетереп, гаепләү карары чыгарганнар. Үсмерне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100