news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Казан-Арена» янында тычкан аулаучы төлкене видеога төшереп алганнар

Казандагы стадион парковкасында төлке йөргән.

news_top
«Казан-Арена» янында тычкан аулаучы төлкене видеога төшереп алганнар

«Казан-Арена» стадионы янында төлке тычкан аулап йөргән. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп торган.

Видеоролик социаль челтәрләрдә таралды.

Кадрлардан күренгәнчә, төлке стадион янындагы парковкага килгән. Ул тычканны аулап йөри һәм тотып ала. Башта тычкан берничә тапкыр качып котыла, тик хәйләкәр төлке табышын барыбер үзенеке итә. Шуннан соң тычкан тоткан төлке спорт-клуб ягына таба китеп бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар