Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җинаятьме, әллә интим уеннармы: Казанда тәрәзәдән егылган кыз үлемен тикшерәләр

Яшь кыз күп катлы йорт тәрәзәсеннән үзе ташланганмы, әллә аны үтергәннәрме? Казанның Совет районы суды ярты елдан артык шул хакта җинаять эшен тикшерә. Гаепләнүче Марат Сәхәповтан 14 гыйнварда судта сорау алдылар. Егет үзенең версиясе сөйләде. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
 Җинаятьме, әллә интим уеннармы: Казанда тәрәзәдән егылган кыз үлемен тикшерәләр
Автор

Фаҗига булганга бер елдан артык вакыт узды. Мәрхүмә 21 яшьлек Эльнара Караханованың әнисе бу коточкыч хәлне һаман да күз яшьләре аша искә ала. Ул һәр суд утырышына килеп, гаепләнүче егет Эльнараны ни өчен шулай вәхшиләрчә үтергәнен белергә тели.

«Һәр килгән саен аны монда күрүнең ничек авыр икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Мине һаман да бер сорау бимазалый: ни өчен ул минем кызым белән шулай эшләгән?» — дип үз борчулары белән бүлеште мәрхүмә кызның әнисе.

Эльнара 2018 елның 1 сентябрь төнендә һәлак була. Кыз Казандагы күп катлы йортның алтынчы кат тәрәзәсеннән беренче этажга подъезд түбәсенә егылып төшә. Кызн үтерүдә шикләнеп, Росгвардиянең ОМОН хезмәткәре Марат Сәхәповны шундук кулга алалар. Ә ул «көнләшүдән килеп чыккан җәнҗал вакытында кыз үзе тәрәзәдән сикерде», дип ышандырырга тели.

Тикшерү тугыз ай дәвам итте. Шуннан соң эш Казанның Совет районы судына тапшырылды. 10 июньдә Сәхәпов суд каршына басты. Ул вакытта ачыкланганча, фаҗига төнендә һәлак булган кызның сөякләре күп урыннан сынган, тырналган, кан сауган урыннар табылган. Моннан тыш, гаепләнүче егет кызның муенына пычак та терәгән, шул рәвешле аны куркытырга теләгән.

Тик Эльнара фатирда үлгәнме әллә алтынчы каттан егылганнан соң һәлак булганмы? Бу сорау һаман да ачык кала. Һәлак булган кызның әнисе сөйләгәнчә, ярты ел дәвам иткән суд эшендә алты экспертны сораштырганнар. Аларның кайберләре кызның тәрәзәдән егылганчы ук үлгән булуын да әйткән.

«Бер суд утырышында эксперт чыгыш ясады. Ул кызымны „буып үтергәннәр“, диде. Тәрәзәдән егылып төшкәндә аның баш мие үлгән булган инде. Эльнара каршылык күрсәткән булырга тиеш. Кул бармаклары зәңгәр, ә йөзекләре изелеп беткән иде», — ди кызның әнисе.

Гаепләнүче, үтергәнен белдермәс өчен, кызны тәрәзәдән ташлаган, дип ышана бу ханым.

Әмма Сәхәпов «кыз тәрәзәдән үзе ташланды», дип ышандыруын дәвам итә. Гаепләнүче әйткәнчә, ул үзенең хатыны һәм кызы янына әйләнеп кайтырга теләвен әйткәч, кыз шушы адымга барган.

«Мин Эльнара белән кибеттә таныштым. Аның янына бардым һәм телефон номерын алдым. Шуннан бирле безнең арада дусларча мөнәсәбәт урнашты. Без вакытны яхшы уздыра идек, аралаштык», — дип сөйли гаепләнүче.

Сәхәпов әйтүенчә, Эльнара белән аның арасында бернинди җитди ниятләр дә булмаган, кайвакыт интим өчен генә күрешкәннәр. Дөрес, бер мизгелдә кыз күбрәкне тели башлаган.

Фаҗиганең нечкәлекләрен искә алып, Сәхапов алдагы көнне Эльнараның социаль челтәрләрдә үз-үзенә кул салырга теләве турында язганын сөйләде.

«Мин ул мизгелне яхшы хәтерлим. 30 августта ВКонтактеда ул миңа зомби кебек йөрүен, үзен начар хис итүен, үлем турында уйлавын язды. Ул үзен машина бәрдереп китүен теләде», — диде гаепләнүче.

Әмма ир кызның мондый хатларына игътибар биреп тормаган. Сәхәпов искә алганча, икенче көнне кыз кич аның өенә исерек килеш килгән. Табында утырганда егет белән кыз арасында ызгыш чыга.

«Ул балконга чыгып китте. Мин бу вакытта кулыма телефон тотып диванда утыра идем. Мин башымны борып караганда аның култыксага утыруын күрдем. Ул мине куркытырга тели һәм мәхәббәт аңлатуымны көтәдер дип уйладым. Ул минем белән идарә итә дип уйладым», — диде Сәхәпов.

Гаепләнүче сүзләренчә, ул Эльнараны чынлап тәрәзәдән сикерер дип уйламаган. Әмма борылып караганда ир кызның бер кулы белән балкон култыксасына тотынып торуын күрә. Ә бер секундтан соң ул ычкынып китә.

Сәхәпов аска йөгереп төшүен, кыз янына килгәндә аның әле сулыш алуын исенә төшерде.

«Аның янына килгәндә исән икәне күренә иде. Мин аны борырга теләдем, бу вакытта ул гырылдый, ыңгыраша, сулый иде», — дип сөйләде Сәхәпов.

Һәлак булган кызның тәнендә сынган, тырналган, кан сауган урыннар һәм буу эзләре каян чыккан дигән сорауга Сәхәпов җавап бирмәде. Прокурор сорау алганда ачыкланганча, эшне судка тапшырганчы, Сәхәпов башка күрсәтмәләр биргән булган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Сәхәпов җәнҗал алдыннан үзләренең рольләргә бүленеп интим уеннар белән шөгыльләнүен сөйләгән. Янәсе, һәлак булган кыз БДСМ белән мавыккан. Нәкъ шул мизгелдә кызның соравы буенча, ир берничә тапкыр аның битенә суккан, шуннан соң кан киткән.

Гаепләнүче сөйләгән сүзләрнең дөреслеккә никадәр туры килүен суд ачыклаячак. Ләкин сорау алганнан соң Сәхәпов җиденче өстәмә экспертиза уздыру турында ходатайство белдерде. Ул Мәскәүдә узачак.

Әгәр суд ходатайствоны хупласа, җинаять эшен тикшерү тагын берничә елга сузылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100