«Җинаятьләрне үз өстемә алдым»: Әбиләрне буып үтерүче судта гаебен танымады
Татарстанның Югары суды, 31 карчыкны үтерүгә карата ачылган җинаять эшен өйрәнү барышында, гаепләнүчедән сорау алуга кереште. Балачак истәлекләрен барлаган вакытта, Таһиров әбисенең аны еш кына вак-төяк әйберләр өчен дә бик каты ачулануын сөйләгән булган. «Татар-информ» хәбәрчесе суд утырышында булып кайтты.
Татарстан Югары суды өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтерүдә гаепләнүче Радик Таһировның беренче җинаятенә кагылышты күрсәтмәләрне һәм дәлилләрне бер көн дәвамында өйрәнде. Казанда яшәүче һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә пенсионерларны үтереп йөргән Радик Таһировның беренче корбаны – 90 яшьлек Нәсимә Ишморатова. Аның мәетен 5 март көнне Казанның Батыршин урамындагы фатирында тапканнар.
«Минем әни бик аралашучан кеше иде. Кемне очратса да, үзе турында сөйли башлый иде. Мин ул чакта ук аңа, үзең турында артык сөйләмә, дип әйтә идем. Карчык кеше берәүгә дә кирәк түгел, дип, мине тынычландыра иде», – дип сөйләде үтерүче кулыннан гомере өзелгән ананың кызы Асия Шәмсетдинова.
800 томлык җинаять эшен бүләргә булдылар – шаһитларның, хөкем ителүченең күрсәтмәләрен һәм башка дәлилләрне эпизодлар буенча өйрәнергә карар кылынган. Үтерүләрнең күбесе Татарстаннан читтә булганлыктан, суд процессы берничә айларга, хәтта елларга да сузылырга мөмкин. Судка башка төбәкләрдәге күп кенә шаһитләргә ТР Югары судына килүне тәэмин итәргә туры киләчәк, әмма монда да кайбер проблемалар чыккан. Суд утырышында билгеле булганча, кайбер шаһитләр инде күптәннән вафат.
Искәртеп узабыз, тикшерү версиясе буенча, Радик Таһиров өлкән яшьтәге 31 хатын-кызны үтергән, тагын 3 кеше һөҗүмнән исән калган. Әбиләрнең мәетләрен Казанда, Түбән Новгород, Пермь, Уфа, Самара, Саратов, Екатеринбург, Волжск һәм Идел буеның башка күп шәһәрләрендә таптылар. Төрле төбәкләрдә шундый ук үтерүләрдән соң, җинаятьчене «Поволжский маньяк» дип атый башладылар.
Беренче корбанны үтерүдә үз кызын гаепләгәнннәр
Нәсимә Ишморатованың мәетен кызы Асия тапкан. Аның әнисе бер тәүлек буе диярлек элемтәгә кермәгән. Шуннан соң Асия кызы белән Батыршин урамына юл тота. Ул фатирга керүгә, әнисенең үле гәүдәсен табып ала.
«Өй янына килеп туктагач, тәрәзәләргә карадым, алар өченче катта. Ут янып тора, шунда ук ниндидер салкынлык йөгерде. Фатирга кердек, залга үттек, ә анда бөтен нәрсә чәчелеп ята. Диванда – әни, ул одеял белән капланган, мендәрдә – кан. Сүз уңаеннан, кухняда өстәлдә ике чәркә торуына игътибар иттем. Алардан кемдер эчкән иде», – дип искә төшерде ул кичнең вакыйгаларын Асия.
Чакыру буенча килгән табиблар хатын-кызның үлемен терки. Полиция хезмәткәрләре исә, беренче эш итеп, Асияне һәм аның кызын алып китә. Өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә башта нәкъ менә алар шик астына алына.
«Алар безне кич белән алып киттеләр. Төне буе 5 кеше безне бер үк сорау биреп җәфалады. Иртәнге 6да гына җибәрделәр. Әле шуннан соң да безне озак вакытлар сораштырып тордылар», – дип сөйләде мәрхүмәнең кызы.
Сорау алган вакытта, Радик Таһировның адвокаты карчыкны фатир бүлешә алмаганнан туганнары үтерергә мөмкин булуын да әйтте. Тик Асия бу фаразларны кире какты, аны һәм аның энесен әниләре лаеклы кешеләр итеп тәрбияләвен белдерде.
«Мин хәтта беркемнән дә шикләнә алмадым. Безнең гаиләбездә мондый рәхимсезлеккә сәләтле кеше беркайчан да булмады һәм юк», – диде Асия.
Үтерүче белән подъездда очраштык
Мәрхүм әбинең күршесе Татьяна – судка килгән бердәнбер шаһит. Тагын 2 шаһит утырышта катнаша алмады, чөнки алар өлкән яшьтә һәм өйләреннән чыгып йөрмиләр. Алар үзләренең күрсәтмәләрен судта алардан башка гына яңгыратуларын сораган. Шуңа да карамастан, Татьянаның күрсәтмәләре зур кызыксыну уятты. Ул Таһировның подъезддан ничек чыгып китүен күреп калган булырга мөмкин.
«Мин ул вакытта ашыга идем, тиз генә өйгә кереп чыгарга кирәк булды. Подъезд янына килүемә, минем каршыга ашыга-ашыга бер егет чыкты. Мин аның күзләре коңгырт булуына, аягында кара ботинкалар, курткадан булуына игътибар иттем. Башында башлык, чәчләре ачык төстә», – дип сөйләде судка Татьяна.
Подъезд янында очраган егет чыннан да Радик Таһировмы, дигән сорауга ул җавап бирә алмады. Ул вакыттан бирле 12 ел узган һәм күп кенә детальләр онытылган, дип аңлатты ул. Егет подъезддан йөгереп чыгуга, аптырап калган кебек иде, як-ягына каранды, «кая барырга белмәгән кебек» иде, дип өстәде Татьяна. Шул көнне кич белән полиция хезмәткәрләре Татьянага өченче каттагы күршесенең үлгәнен хәбәр иткән.
«Ул кешене минем беркайчан да күргән булмады. Безнең подъездда без барыбыз да бер-беребезне беләбез, хәтта балалар, оныклар һәм башкаларны. Минем аны Киров районында начар гадәтләре белән танылган егетләр арасында да күргән булмады, мин аларны хәтерлим», – дип сөйләде Татьяна.
Сез начар гадәтләре булган барлык егетләрне дә беләсез? Сез «аларны беләм» дип ничек әйттегез, ләкин Таһировны алар арасында күрмәгәнсез. Сез аларны каян беләсез? Сез алар белән эштә очрашканыгыз бармы? – дип сорады судья.
Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, – дип җавап бирде Татьяна.
Сез яшерен агентмы әллә? – дип шаяртты судья.
Мин судка хөрмәт йөзеннән килдем. Тик кайда эшләвемне әйтә алмыйм, – дип җавап бирде шаһит.
Корбаннарын буып бәйләп куя торган булган
Йөргән кызы белән аерылышу, эшсез булуы, наркотикларга бәйлелек Радик Таһировка әбиләрне үтереп йөрергә этәргеч булган. Бу турыда ул үзе, тоткарланганнан соң, сөйләгән. Ул чакта аның тулы гаиләдә үсүе билгеле була. Казанның Совет районында яшәгәннәр, фатирда ул, сеңлесе, әнисе, әтисе һәм идарә итәргә яратучы әбисе яшәгән. Балачагын искә төшергәндә, Таһиров әбисенең аны бик еш кына вак-төяк әйберләр өчен дә бик каты ачулануын сөйләгән.
2010-2011 елларда ул үзенең йөргән кызы белән бергә яшәгән. Таһировның даими эше һәм керемнәре булмаган, яшьләр арасында шуның аркасында еш кына бәхәс чыккан, ахырда пар аерылышкан.
«Мин өлкән хатын-кызларны акчам булмаганлыктан үтердем, наркотиклар куллана идем. Барысын да үзем генә үтердем. Беренче үтерүдән соң мин бик нык кайгырдым. Бу – минем өчен тетрәндергеч булды. Мин әбиләрне махсус сайладым, чөнки алар миңа каршы тора алмыйлар. Мин аларны кыйнамадым. Будым. Кайберәүләрен, алар уянмасын өчен, буып бәйләп куя идем», – дип сөйләгән булган Таһиров.
Нәсимә Ишморатованы – беренче корбанын – Радик Таһиров кибет янында Краснококшайская урамында күреп ала. Аннары ул әби кешегә азык-төлек тутырган сумкасын өенә кадәр күтәреп барырга тәкъдим итә. Фатирга күтәрелгәч, карчык егеткә эчкә узарга тәкъдим итә, тик егет баш тарта. Таһиров аның янына икенче көнне, таларга дип, әйләнеп кайта.
«Мин аннан бурычка 1000 сум сорарга һәм аның акчаны каян алуын күрергә теләдем. Без залга кергәч, ул балконга чыкты, аннан акча чыгарды. Мин залда утыра идем. Ул минем янга килгәч, мин тиз генә торып бастым да аңа китереп суктым. Әби аңын югалткач, мин аны диванга яткырдым һәм өстенә капладым. Ул вакытта аның исәнме яки үлгәнме булуын хәтерләмим», – дип язылган Таһировның беренче күрсәтмәләрендә.
Гаиләмне азапламасыннар өчен, җинаятьне үз өстемә алдым
Тик суд утырышында Радик Таһиров үз күрсәтмәләрен тулысы белән үзгәртте. Элегрәк ул үтерү һәм талауга кагылышлы барлык эпизодларда үз гаебен тулысы белән таныган, ә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккәннән соң, Таһиров җинаятьне үз өстенә алуын белдерде.
«Мине кыйнадылар. Күкрәкне төйделәр. Әгәр дә мин барысын да танымасам, гаиләң интегәчәк, диделәр», – дип аңлатты үз позициясен хөкем ителүче.
Ул 2011 елда Киров районында беркайчан да булмавын, күбесенчә эш эзләү белән шөгыльләнүен өстәде. Нәсимә Ишморатованы беркайчан да күрмәгән. Прокурор Таһировтан үтерелгән хатын-кызның халатына аның ДНК эзләре каян эләгүен сорады. Таһиров: «Белмим», – дип җавап бирде.
Якын көннәрдә Югары суд киләсе эпизодны карауга керешәчәк. Үтерелгән башка кешеләрнең туганнары һәм шаһитларыннан сорау алачаклар, шуннан соң Радик Таһиров үз версиясен сөйләячәк.
Елена Сәлахова
Алена Низамова тәрҗемәсе