Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җинаятьче, телефонны блоктан төшереп акчасын алыр өчен, хатынның бармагын кисеп алган

news_top_970_100
Җинаятьче, телефонны блоктан төшереп акчасын алыр өчен, хатынның бармагын кисеп алган

Петербургта яшәүче 37 яшьлек ир куркыныч фильмнардагы рәвешчә кеше талаган өчен 16 елга хөкем ителгән.

2020 елда яраткан кешесе янына килгән эшмәкәр ир сөйгән ярының мәетенә тап була. 34 яшьлек хатын буып үтерелгән, бармагы да кисеп алынган була. Полиция хатынның акчасын алу өчен шулай эшләгәннәр дип уйлыйлар. Дөрестән дә шулай булып чыга. Җинаятьтә гаепләнүче табылгач, ничек булганын ачыклыйлар, дип яза «Комсомольская правда».

Ир үзенең танышыннан – югары уку йортында укытучы булып эшләгән 34 яшьлек хатыннан 2,6 миллион сум әҗәт ала. Яшь чагында модель, соңыннан укытучы булып эшләгән хатынның зур суммадагы акчалары була. 

Әмма «бизнесны үстерер өчен» дип алган акчасын кире кайтару турында бу ир уйламый да. Ул хатынның үзе генә булган чагын туры китереп, ул әҗәтне кайтарам дигән сәбәп белән аның фатирына килә, кыйный һәм буып үтерә. Аннары хатынның банк счетыннан үзенекенә 279 мең сум акча күчерә. Акча күчерер өчен хатынның телефонын блоктан алырга кирәк була. Ир хатынның бармагын кисеп алып, аны мобиль телефонга куеп, шул рәвешчә блоктан төшерә.

Аннары ир фатирдагы барлык кыйммәтле әйберләре ала – ике ноутбук, диск, айпад, флешкалар, компьютер аккумуляторлары, хатынның документларын. Киселгән бармакны куеп блоктан алган телефонны да онытмый. Боларының гомуми суммасын суд соңыннан 57 мең сум дип исәпләп чыгара.

Биш көннән соң ук ирне кулга лалар. Ә үтерелгән хатынның Санкт-Петербург технологик институтының биохимия бүлеге укытучысы Екатерина Антонцева икәне билгеле. 

Ир гаебен өлешчә таныган, «ялгыш кына» үтерүен әйткән. Әмма суд «ялгышлыкны» 16 ел дип бәяли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100