Җинаятьче каенана
«Безнең авыл әбиен төрмәдән чыгардылар», – ди берзаман танышым. «Әби» дигән сүзне ишетү сәер, чөнки андый кешене җинаятьче итеп күзаллавы авыр. Мин күзләрне шарландырдым да, нәрсә өчен утырганын сорадым.
Бу хәл 20 ел элек булган. Ул вакытта 50 яшьлек хатынны «әби» димәссең. Хәзер генә тормышта күпне күргәнлеге йөзенә чыккан, ди.
«Үз улын Аллага тиңләгән»
Ул авылда улы белән икәү генә тормыш итә иде. Ире күп еллар элек печәнлектән егылып төшеп үлгән. Өстәвенә, исерек булган, диләр.
Улы Фирзәрне әнисе бик кадерләп аякка бастырды. Аңа дигәндә, бернәрсәсен дә кызганмады. Кредитлар алса алды, бөкре чыгарып, икешәр эштә эшләде. Мәктәптә идән дә юган, диделәр, фермада да эшләгән.
Авылда ул хатынны «усал, үзсүзле, киребеткән кеше» диләр. Ул бары тик үз улына карата гына яхшы мөнәсәбәт күрсәткән. Аның башы улының ашаганы, йоклаганы, сулаганы, яшәгәне белән генә тулган. Тормышның бар мәгънәсе – Фирзәр. Үз улын Аллага тиңләгән, дисәк тә хата булмас. Кеше тормышта бер кешегә генә табынып яшәсә, нәрсә була соң инде ул?
Әмма вакыт үз урынында гына тормый, алга чаба. Улы да әнисенең итәгенә гомер буе ябышып ята алмый.
Көннәрдән бер көне бу хатынның улы авылга кәләш алып кайткан. Аның өчен бу – бик көтелмәгән вакыйга булган. Кызны кара чырай белән каршы алып, өстәл дә әзерләмәгән. Йөзе тагы да караңгыланды, дип сөйләде авыл халкы. Урам буйлап йөргәндә дә, беркем белән дә исәнләшмичә, кара уйга батып атлаган.
Малае да җебегәннәрдән түгел. «Мин тиздән өйләнәм», – дип каты торган.
Әни, авылда эш юк. Без шәһәрдә торачакбыз инде, рәнҗемә, – дигән.
Нишләп алай иртәгә өйләнергә булдың? Гаилә тормышы сиңа бәхет алып киләчәк дип уйлыйсыңмы әллә? Үземне генә калдырмакчы буласың. Кем миңа булыша хәзер? – дип, анасы еларга керешкән.
Чын күңеленнән еламаган да инде ул. Бары тик улын үзе янында калдырасы гына килгән, дип уйлыйм.
Улы әнисе турында: «Әнинең башы дөрес түгел, һаман үзен жәлләтә»
Фирзәр сөйгән кызы белән зурлап туй үткәреп тормаган. Барып язылышканнар да зур эштән котылганнар. Ә иң сәере – алар никах укытмаганнар. Халык «никахсыз гаиләдә бәхет булмаячак», ди. Аны ник укытмаганнарын беркем дә төгәл белми инде.
Әни кеше шаша язган. «Харап итә улымны», «бөтен акчасын сыптырып бетерә инде!», «ашарына да пешерми инде», «кайтмый да хәзер ул!» дип өзгәләнгән.
Тирә-күршеләре авыл фельдшерын да чакыртып китергән. Ничек тә булса хатынны тынычландырырга тырышканнар. Улы белән элемтәгә чыгып, әнисенең хәлен белергә кайтырга әйтеп караганнар. Фирзәр: «Әнинең башы дөрес түгел, һаман үзен жәлләтә», – дигән.
Малае да бөтенләй кайтмый булдыра алмый бит. Бәлки дуслашырлар, дигән өмет белән, Фирзәр бер ялларда хатыны белән авылга кайткан.
Әнисе, икәү кайтканнарын күреп, өстәлдән пешкән өчпочмакларны алып куеп, ипи белән май калдырган. Тәлинкәдә – дүрт йомырка. Шуның кадәр килененә нәфрәт белән караган, дошман урынына күргән. Килене түземле һәм чыдам булган, диләр. Кайтмыйм монда, дип сөйләнмәгән, каенанасына каршы дәшеп, ирен борчымаган.
«Бөтен нәрсә үз урынында, ә хатын – юк»
Яшьләр бер төн кунганнар. Икенче көне Фирзәр күрше авылга капчыклар төяргә чыгып киткән.
Минсез монда талашып, сугышып бетмәгез, хәзер – тегендә-монда бер сәгать һәм кайтам.
Кайчан талашкан бар? Борчылма, – дигән хатыны.
Шулай итеп, каенана белән килен өйдәге бер һаваны сулап калган. Башта каенана кеше әрле-бирле нәрсәдер эшләп йөргән. Табакны бер урыныннан алып, икенче урынга куйган. Кыскасы, нәрсә өчендер борчылган.
Кара әле, нәрсәгә сиңа минем улым? Ник миннән тартып аласың бердәнбер байлыгымны? Акча да бирәм, калдыр да кит безне, – дигән ул киленгә.
Тегесе баш тарткан. Күршеләр әле дә сөйли: «Бик каты бәхәс купкан иде иртүк. Әтәчләр тавышын да басты хәтта».
Малаеның «бер сәгате» ике сәгатькә сузылган. Төшке ашка гына, ниһаять, кайтып кергән. Караса, идән юылган, табак-савыт үз урынында, чәй пешкән. Бөтен нәрсә үз урынында, ә хатын – юк икән.
Каенана, күзен дә йоммый:
Кайтып китте, – дигән.
Ничек инде кайтып китте? Мин бит көтәргә куштым! Тагын нәрсә бүлешмәдегез инде...
Фирзәр, тиз арада әйберләрен җыеп, шәһәргә киткән. Иң кызыгы – бу юлы әнисе аны туктатырга тырышмаган да.
Егет Казанга баргач, хатынын квартираларында тапмаган. Аның әйберләре дә анда юк икән. Борчуга төшеп, егет авыл белән шәһәр арасын таптаган. Беркем бернәрсә дә күрмәгән. Фирзәр әнисенә мөрәҗәгать итеп:
Әйт инде, зинһар, кайда ул? Күрмисеңме әллә миңа авыр икәнне? – дип ялварган.
Әнисе озак вакыт бер ноктага карап утырган да калтырый башлаган.
Кайтмас инде ул бүтән, улым, кайтмас, – дигән, карлыккан тавыш белән.
Фирзәр катып калган.
Килен югалганчыга кадәр
Кара әле, нәрсәгә сиңа минем улым? Ник миннән тартып аласың бердәнбер байлыгымны? Акча да бирәм, калдыр да кит безне, – дигән каенана.
Мин Фирзәрсез беркая да китмим. Ашарга кайтсын да, бергә китәрбез.
Син булмаган булсаң, минем тормышым болай чәлпәрәмә килмәс иде!
Сез убырлы карчык белән монда нишләп ятсын ул! Аңа үз гаиләсен булдырырга кирәк.
Каенананың тамагына төер утырды. Ялгыш ишетмәгәндер бит инде? Аңа андый сүз әйткәннәре юк иде әле. Ачуыннан, каенана өстәл астыннан балта чыгарды да, тупас ягы белән киленнең башына сукты. Ул чайкалып китте. Башын тотып, ага башлаган канны туктатырга теләде.
Нәрсә өчен? – дип пышылдады яшь хатын.
Хатынның башы томанланды булса кирәк. Үзе дә нәрсә булганны аңламыйча, җәрәхәтләнгән килененә карап торды.
Килен аңын җуйды.
Яман чынбарлык
Фирзәр участковыйларга мөрәҗәгать иткәч, тикшерүләр алып барылган. Өйне һәм каралты-кураларны астын-өскә китереп карап чыкканнар.
Киленне бакчадагы баз эчендә тапканнар. Аны базга яшергәндә, ул әле исән булганын ачыклаганнар. Башындагы яраны, мескенкәй, өстендәге киемен ертып каплаган булган. Әмма, озак вакыт базда яту сәбәпле, кан агудан үлгән.
Каенана кешене бу җинаяте өчен 18 елга төрмәгә утыртканнар. Ә быел ул срогын тутырып, исән-сау килеш, үз өенә кайткан. Нишләтәсең, Ходай биргән тормышны яшәп бетерергә кирәк.
Фирзәрнең шушы вакыйгадан соң авылга кайтып күренгәне булмаган. Кайда ул, алга таба язмышы ничек булган –билгесез.
Хәзерге вакытта ул әби үз өендә ялгыз гына тора, ди. Беркемнең дә аңа хәл белеп керүчене күргәне юк икән.