Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җинаять кылуда шикләнелеп кулга алынган ир-ат үзенең җенси әгъзасын кискән

Бу гамәлне ул конвой машинасында Чистайдан Мамадышка барганда кылган.

news_top_970_100
Җинаять кылуда шикләнелеп кулга алынган ир-ат үзенең җенси әгъзасын кискән
Ике үтерүдә шикләнелеп кулга алынган ир-ат үзенең җенси әгъзасын кисеп аткан, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бу хәл Мамадыш районында булган. Чистай тикшерү изоляторыннан Мамадышка алып барган конвой машинасында 58 яшьлек ир-ат җенси әгъзасын кырынгыч белән кисә. Аны ашыгыч рәвештә госпитальгә алып китәләр. Тикшерү комитеты бу хәлне ачыклау максатыннан эш башлаган.

Бу ир-ат ике кешене үтерүдә шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, былтыр декабрь аенда ул Мамадышта 73 яшьлек бер хатынның Чаллыга ишетү аппараты алырга барырга җыенуын белеп ала. Бу ир-ат пенсионер хатынга ярдәм тәкъдим итә, аны Чаллыга алып барырга вәгъдә бирә һәм юлда, кешесез урынга алып кереп, буып үтерә.

Берничә көннән ир-ат элек бергә яшәгән 82 яшьлек хатын-кыз янына килә һәм аннан бурычка акча сорый. Хатын-кыз баш тарткач, ир-ат аның башына берничә мәртәбә суга, өйгә ут төртә һәм кача.

2018 елның июлендә бу ир-ат Удмуртиядә яшәгән 67 яшьлек хатын-кызны алдап басуга алып бара һәм аңа күп тапкырлар пычак кадый. Хатын-кыз, авыр җәрәхәтләр алуына карамастан, исән кала һәм җинаятьче турында мәгълүмат бирә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарлана. Тикшерү барышында ир-ат элекке җинаятьләре турында сөйли һәм беренче корбанының гәүдәсе яшерелгән урынны күрсәтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100