news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иң зур пенсияне кайда яшәүчеләр ала?

news_top

Август аенда Россия төбәкләрендәге уртача пенсия күләме арасындагы аерма 23 мең сумнан артык булган. Россия Социаль фонды мәгълүматларын «РИА Новости» китерә.

Уртача пенсиянең иң югары күләме Чукоткада теркәлгән — аена 42 273 сум. Исемлекнең икенче очында Дагыстан урнашкан, анда уртача пенсия 18 932 сум тәшкил иткән. Шулай итеп, иң югары һәм иң түбән күрсәткечләр арасындагы аерма 23 341 сумга җиткән.

Ил буенча август аенда уртача пенсия 25 469 сум тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар