«Иң зур гөнаһ шул булсын»: Ризат Рамазанов хатыны Зинирага кагылышлы сорауга җавап бирде

Ризат Рамазанов «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында катнашты. Артист хатынына кагылышлы сорауга җавап бирде.
Зинираның иреннәре күпертелгәнме?
Башта күпертелгән иде. «Зинира, бу – миңа ошамый, бетер бу нәрсәне», – дидем. Шуннан соң бетте дә, бүгенгесе көндә күпертелмәгән.
Ә беренче тапкыр күперткән вакытта ничек рөхсәт бирдең?
Ничек рөхсәт бирдең, дип... Берара, 4-5 ел элек, сәхнәдә модада булып алды. Минем гомумән «моны эшләтмә, тегене эшләтмә» дип алай кысканым юк. Сүз дә юк, үзе генә башбаштакланып «аны эшләтим әле» дип әйткәне юк. Кием ягыннан да ул артыгын алмый, без – авыл балалары, белә ул. Кем дисәләр дә, ул – Ризатның хатыны. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар. Артист кешедә яхшы кием, парфюм, телефон булырга тиеш. Кеше «сез – артистлар» дип карый бит инде.
Дин буенча тәнгә билгеле үзгәрешләр кертү гөнаһ санала. Табигать биргән бит инде аңа матур ирен. Хатын-кызның ирене ямьсез була алмый. Ир-атныкы гына гына инде ул – зур, күпергән. Хатының сиңа «иренемне күпертәм» дип үзе килеп әйттеме? Моңа карашың, мөнәсәбәтең ничек булды?
Эчү харам бит инде, әмма татып карыйсың. Шуңа күрә чагыштыруыңа шулай дип җавап бирәм. «Матурлатасым килде», – диде. Бетте-китте. Минем өчен… менә хыянәт – анысы әйе. Ә ирен кабарту… Мин моңа җиңелрәк карыйм. Без әллә нәрсә тәртип бозып йөргән кешеләр түгел. Диндәге кайбер кешеләрнең дә аны эшләтеп караганы бар. Иң зур гөнаһ шул булсын!
Ә тагын кабартам дисә...
Җитәр, брат, модасы китте инде.