
Елның өченче кварталында иң зур хезмәт хакларын транспорт һәм логистика (96,6 мең сум), төзелеш һәм күчемсез милек (94,4 мең сум), җитештерү һәм агросәнәгать (91,6 мең сум) тармакларында тәкъдим иткәннәр. Бу хакта «Работа.ру» һәм «СберПодбор» сервислары мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.
«Иң зур хезмәт хаклары транспорт һәм логистика өлкәсендә – анда Россия буенча аена уртача 96,6 мең сум тәкъдим ителгән. Хезмәт хаклары буенча икенче урында төзелеш һәм күчемсез милек тармагы килә. Монда уртача хезмәт хакы 94,4 мең сум. Узган кварталда төзелеш тармагы 2025 елда беренче тапкыр вакансия тәкъдимнәре буенча лидерлык позициясен югалткан, хезмәт хаклары да 1 елда 4,2 процентка кимегән», – диелә тикшеренүдә.
Хезмәт хакы буенча өченче урынны җитештерү һәм агросәнәгать өлкәсе алды (аена 91,6 мең сум). Югары хезмәт хаклары тәкъдим ителгән тармаклар бишлегенә шулай ук студентларга эш вакансияләре (85,2 мең сум) һәм маркетинг өлкәсе (83,3 мең сум) кергән.
Билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның өченче кварталында, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, хезмәт хакы тәкъдимнәре үсеше буенча лидер булып IT өлкәсе торган, анда бу күрсәткеч 29,1 процентка арткан. Күрсәтелгән хезмәт хакы тәкъдимнәре ешрак яшь белгечләрне җәлеп итү өчен вакансияләргә кагыла һәм тулаем тармак буенча күрсәткечләрне чагылдырмый, дип аңлата тикшерү уздыручылар.
Шулай ук маркетинг, реклама һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәләрендә 1 елда хезмәт хаклары 26,6 процентка үскән. Өченче урында финанс һәм иминият өлкәсе тора, анда тәкъдим ителгән хезмәт хаклары 14,3 процентка арткан.
«Өченче кварталда соңгы 2 елда күзәтелгән хезмәт хаклары ярышы сизелерлек акрыная башлады, дип әйтергә була. Бизнеска бер үк вакытта берничә тышкы фактор басым ясый, компанияләрнең персоналны элекке темплар белән финанс яктан стимуллаштыру мөмкинлекләре кими бара», – ди «Работы.ру» генераль директор урынбасары, «СберПодбор» операцияләр директоры Александр Ветерков.