«Иң яхшы, сыйфатлы балалар 20 яшьтә туа, соңрак «брак» очраклары арта» – Түрә фикер әйтте
Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры балаларны 20 яшьтән дә соңга калмыйча табарга кирәген әйтте. Бер интервьюсында ул шундый кызыклы фикерләрен әйткән.
«Сәламәтлек ягыннан иң яхшы, сыйфатлы балалар 20 яшьтә туа, әйдәгез, моны таныйк. Соңрак булган саен, гафу итегез, брак, рисклар саны күбрәк. Анда инде ниндидер авырулар чыга. 35 яшьтән соң кайберәүләрнең барып та чыкмаска мөмкин. Анда инде репродуктив технологияләр, ЭКО, криптокүчерү һәм башкалар кушыла. Бу инде табиб эше һәм хирург осталыгы булып чыга… Табигый, иң яхшы ысул белән, мәхәббәттә балалар яшьлектә туа. Бу – дөрес тә, чынлыкта», – ди министр.