news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар» алган фильм билгеле

news_top

Лос-Анджелеста 96нчы мәртәбә «Оскар» кинопремияләрен тапшырдылар. Кристофер Ноланның «Оппенгеймер» триллеры елның иң яхшы фильмы булып танылды. Бу хакта «АВС» телеканалына сылтама белән РИА Новости яза.

«Оппенгеймер» 13 категориядә номинацияләнгән һәм 7сендә җиңү яулаган. Кристофер Нолан үзе «Иң яхшы режиссер» номинациясендә җиңгән, ә төп рольне уйнаган Киллиан Мерфи «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә лаек булган. Әлеге фильм шулай ук икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле (кече Роберт Дауни), оператор эше, монтаж һәм музыка буенча да билгеләнгән.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә «Бедные-несчастные» фильмында уйнаган Эмма Стоун лаек булган.

Иң яхшы чит ил фильмы буларак Британиядән Джонатан Глейзерның «Зона интересов» картинасы таныла.

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләкне Давайн Джой («Оставленные») алган.

«Кыска метражлы иң яхшы фильм» номинациясендә «Чудесная история Генри Шугара» фильмы белән Уэс Андерсон җиңгән.

«Иң яхшы документаль фильм» категориясендә Украинаның «20 дней в Мариуполе» фильмы җиңгән.

«Иң яхшы оригиналь сценарий» категориясендә киноакадемиклар бүләген «Анатомия падения» фильмы белән Трие яулаган.

Адаптацияләнгән сценарий өчен «Американское чтиво» фильмы авторлары «Оскар» алган.

«Грим/прическа», «Сәнгатьле куелыш» һәм «Костюмнар» категорияләрендә киноакадемия бүләген «Бедные-несчастные» картинасы алган.

Визуаль эффектлар өчен киноакадемиклар Япониянең «Годзилла. Минус один» фильмын билгеләп үткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар