Иң яхшы әни
Әти-әнисен югалтканда Мәдинә әле кеп-кечкенә сабый иде. Аның әти-әнисе авариядә һәлак булды. Язмыш булгандыр, күрәсең, ул вакытта Мәдинә авырып китте һәм әти-әнисе белән бара алмады, аны күршедәге әбидә калдырып торганнар иде. Бу фаҗигадән соң кызчык балалар йортына эләкте.
Җирән чәчле, аксыл тәнле һәм почык борынлы бу нәни кыз башта бик борчылды, үз эченә йомылды. Беренче вакытларда беркем белән дә аралашмады диярлек, ашамады, гел баскыч астына кача иде.
Балалар йортында тәрбияче һәм балалар психологы булып эшләгән Гөлчирә башта кызга ничек якын килергә белмәде, аның яралы йөрәгенә ачкыч таба алмады. Очраклы хәл аркасында әтисен дә, әнисен дә югалтып, тома ятим калган бу биш яшьлек сабыйның ниндирәк хәлдә булуын аңлый Гөлчирә, бик аңлый. Берсендә ул кызчыкны үзе янына чакырды да, йомшак аю баласы бүләк итте.
«Мәдинәкәй, бу – аю баласы. Ул синең иң яхшы дустың. Әгәр минем белән сөйләшергә теләмисең икән, аңа сөйлә. Ул соңыннан миңа барысын да сөйләячәк», - диде Гөлчирә елмаеп.
Мәдинә рәхмәт әйтеп башын селкеде дә, яңа уенчыгын кысып кочаклады.
Берничә көн узгач, Гөлчирә коридорда кабат Мәдинәне очратты.
«Йә, хәлләр ничек?» – диде Гөлчирә кызчыкка.
Мәдинә эндәшмичә генә уенчыгын үзенә кысты һәм борылып басты.
«Минем белән сөйләшмисең инде. Аюдан сорасам ярыймы соң?» – диде Гөлчирә.
Мәдинә «әйе» дип башын какты да, уенчыгын Гөлчирәгә сузды.
Олы яшьтәге хатын-кызның йомшак уенчык белән сөйләшеп утыруын карау кызык иде. Мәдинәгә дә бу кызык тоелды һәм ул беренче тапкыр көлеп җибәрде. Шулай күпмедер вакыт уенчык аю баласы Мәдинә белән Гөлчирә арасында сердәшче булып торды. Вакыт узгач, аның кирәге калмады. Мәдинә Гөлчирәгә бик теләп сораулар бирә һәм серләрен сөйли башлады.
«Ә безнең детдомдагы балалар кая юкка чыга ул, Гөлчирә апа?» – дип сорады ул берсендә апасының күзләренә туры карарга тырышып.
«Алар беркая да юкка чыкмый. Аларны тәрбиягә алалар. Гадәттә, бу туганнары яки бөтенләй чит кешеләр була», - дип елмайды Гөлчирә.
«Ә мин? Мине башка гаиләгә ала алармы соң?» – дип сорады бала тәрбиячесенә текәлеп карап.
«Әлбәттә. Син һичшиксез кемгә дә булса ошаячаксың һәм сине кызлыкка алачаклар», - диде Гөлчирә кызга.
Тәрбиячесенең сүзләреннән канатланып, Мәдинә кулларын чәбәкләп куйды һәм уенчык аюын кысып кочаклады. Ул чын гаиләсе булуын шундый тели бит! Башкалар кебек үк мәктәпкә йөрергә, ялларда әти-әнисе белән урамда, паркта йөрергә хыяллана. Ә бәлки аңа эт алырлар?! Мәдинә аның белән урамда үзе йөриячәк, аны ашатачак, хәтта юындырачак та.
Ләкин вакыт уза торды, әмма Мәдинә янына беркем дә килмәде. Аның инде өмете өзелгән иде, әмма беркөнне аның янына Гөлчирә апасы килде.
«Мәдинә, монда бер апа синең белән танышырга тели», – диде.
Мәдинә аптырап ишеккә карады, аюын кочаклады да чәчендәге бантикларын рәтләп куйды. Бүлмәгә бер хатын-кыз керде. Ул матур киенгән, ялтырап торган, озын чәчләрен пөхтә итеп җыйган. Мәдинәгә якынрак кигәч, ул елмайды.
«Бу дөньядагы иң матур, тәртипле кызмы?» – дип сорады да күз кысып куйды.
Мәдинә бу таныш булмаган апаның үзе белән кызыксынуына бик шат иде. Гөлчирә апасының итәге артыннан башын чыгара-чыгара аңа бик кызыксынып карады ул.
«Бигрәк матур һәм тыйнак кыз икән син. Әйдә синең белән танышабыз? Мин синең әти-әниеңне танышы... Исемем Рәфинә», - диде таныш булмаган апа.
Әти-әнисе турында ишеткәч, Мәдинә качкан урыныннан чыкты һәм бу апага якынрак килде.
«Сез минем әти белән әнине белә идегезме?» – дип сорады кыюсыз гына.
«Белә идем, – дип авыр сулады Рәфинә һәм тәмле әйберләр тутырган пакетын кызга сузды. – Алар синең белән бик горурланырлар иде. Менә болар сиңа, яме. Синең яныңа килеп йөрсәм ярыймы миңа?» – дип сорады.
«Ярыйдыр...» – диде кыз һәм пакетны алып, эчендәге әйберләрен кызыксынып карый башлады.
Шул мизгелдә Гөлчирә апасы Рәфинәне чакырып алды һәм алар сөйләшергә чыгып китте. Мәдинә бераз вакыт берни эндәшмичә торды да, аннан үз бүлмәсенә кереп китте. Тәрбиячесе бушагач, кызны үз янына чакырды.
«Бу бик яхшы апа. Ул кайвакытта синең янга килеп йөриячәк, ярыймы? Син каршы түгелдер бит, Мәдинә?» – дип сорады Гөлчирә апасы.
«Ә бу апа минем әни булырга җыенмыймы?» – диде Мәдинә.
Гөлчирә авыр сулап куйды да төгәл генә белмәвен әйтте.
«Димәк, мин аңа кирәкмим...» – диде Мәдинә күз яшьләрен көчкә тыеп.
Тәрбияче апа кызны кочаклап алды да, башыннан сыйпады, барысы да яхшы булыр дип юатты. Мәдинә Гөлчирә апасының тезләренә башын салды да, үксеп елап җибәрде.
«Мине алачаклар дип әйттегез бит. Минем башка монда каласым килми», - дип үрсәләнде Мәдинә.
Гөлчирә аны тынычландырырга тырышты, әмма үзенең дә йөрәге меңгә телгәләнә иде...
Рәфинә ешрак килеп йөри башлады. Кайвакыт ул юкка чыга һәм атналар буе килеп күренми иде. Берсендә шулай озак вакыт юкка чыгып торганнан соң килгәч, ул балалар йорты директоры Римма Мансуровна белән озаклап сөйләште.
«Болай ярамый. Кыз сезгә ияләшә башлаячак. Сез бер киләсез, бер юк. Яки бөтенләй килеп йөрмәгез, яки кызлыкка алырга документлар әзерләгез. Баланы болай газапламагыз», - диде Римма Мансуровна.
«Мин аңлыйм. Ләкин Мәдинәне үземә ала алмыйм...» – диде Рәфинә.
Бу вакытта Мәдинә коридорда йөри иде. Ул таныш апаны күрде дә, ишек артына качты. Кирәк кадәресен ишеткәч, түзмәде, директор бүлмәсенә атылып керде һәм күз яшьләрен йота-йота кычкырды:
«Башка килмәгез минем янга. Минем сезне күрәсе килми!» – дип кычкырды да чыгып йөгерде.
Рәфинә авыр сулады, кызга бирер өчен әйберләр калдырды. Һәм башка килмәде, күренмәде.
Мәдинәгә алты яшь тулды. Балалар йортында яшәгән вакытта ул мондагы балалар белән танышырга теләмәде. Кызчыкның беркемгә дә ияләнәсе килми иде, ул курыкты. Бәлки аның дустын яңа әти-әни әнисе алып китәр?! Ул вакытта аларга аерылышу авыррак булачак бит.
Ләкин киресенчә килеп чыкты. Балалары булмаган яшь пар Мәдинә белән кызыксынды. Илүсә белән Рөстәм балалар йортыннан кыз бала алырга теләгән. Ир белән хатын документлар туплаганчы, шактый вакыт узган. Әмма барысы да килеп чыккан, шөкер. Мәдинәгә тәрбиягә алачак гаиләсе турында сөйләгәч, ул башта ышанмады. Кызчык кечкенә рюкзагын тотып ишек янында басып торганда барысы да елады.
Барысыннан да бигрәк Гөлчирә моңсуланды. Ул кызга бик нык ияләшеп өлгергән иде шул. Кәефе төшкән тәрбиячесен күргәч, Мәдинә аңа якынрак килде һәм теге уенчык аюын бирде.
«Мәгез, алыгыз, Гөлчирә апа. Мин булмаганда аюым сезгә күз-колак булып торсын», – дип елмайды кыз.
Бу бүләктән күңеле тулган Гөлчирә елап җибәрде...
Ә кичен инде Мәдинә яңа өендә үзенең бүлмәсен карап йөри иде. Ул хыялы чынга ашуга әле дә ышанмый....
Аны тәрбиягә алган гаилә яхшы булып чыкты. Илүсә мәктәптә математика укыта, ә Рөстәм инженер булып эшли. Әллә ни артык бай яшәмәсәләр дә, тормышлары җитеш иде.
Вакыт уза торды, Мәдинә яңа әти-әнисенә ияләшә башлады. Рөстәм белән алар ничектер бик тиз дуслашып, якынаеп киттеләр, кыз аңа хәтта әти дип тә эндәшә башлады. Ә менә Илүсәгә ул ничектер сак карый иде. Шушы вакыт эчендә ул бер тапкыр да Илүсәгә елмаеп карамады. Аңа исеме белән эндәште һәм аның белән сөйләшкәндә гел күзләрен яшерергә тырыша иде. Ә Рөстәм ничектер шундук балага якыйнады. Мәдинә белән бергә паркта йөриләр, кызга тәмле әйберләр, уенчыклар ала. Ә Илүсә «миннән әни булу барып чыкмый» дип кичләрен иренә елый иде. Кыз аны һич кабул итмәде.
Әмма бу алай түгел иде. Бары тик Мәдинә аңа ияләшүдән курыкты. Йокысыннан уяныр да, барысы да юкка чыгар кебек тоела иде кызга. Яшьтәшләре белән дә авыррак иде аңа. Алар үзләрен артык бала-чагаларча тота. Ә Мәдинә, үз яшенә дә карамастан, аларга караганда күпкә акыллырак булып тоела. Аның моңсу зәңгәр күзләренә ачы тормыш тәҗрибәсе бар иде шул. Һәм ул шундук күзгә ташлана.
«Мәдинә, нишләп син башка балалар белән уйнамыйсың?» – дип сорады аннан Рөстәм.
«Алар беләнме? – дип аптырап сорады кыз. – Алар елак, әләкче бала-чага бит», - диде Мәдинә.
«Алай дип әйтергә ярамый инде, юкса син беркайчан да үзеңә дуслар таба алмаячаксың», - диде аңа Рөстәм.
Икенче көнне Мәдинә ишегалдында күрше кызы Самира белән танышты. Күршедәге йорт ишегалдыннан бер малай килеп кушылганчы, алар ярыйсы гына аралаша иде. Тимур буйга да озын, гәүдәгә дә зур бала иде. Башка балалар белән гел сүзгә килә, нәрсәдер бүлешә алмый торган иркә малай. Аның әти-әнисе бай кешеләр, уллары белән уйнап йөрергә аларның вакытлары юк, шуңа күрә Тимурны еш кына нянясы белән күрәләр иде.
«Әй, кызыйлар, нишләгән буласыз?» – диде ул кызлар янына килеп.
«Өйле уйныйбыз», - диде Самира.
Малай кызларның уенчыкларына җентекләп карап торды да, Самираның бер курчагын алды һәм йөгереп китмәкче иде, әмма өлгерми калды. Мәдинә аны куып тотты да, җиргә екты, курчакны тартып алды һәм кире дустына бирде.
Тимурның нянясы тавыш чыгарды, Мәдинәне орыша башлады.
«Нәрсә инде бу? Аздан гына баланы кыйнамый калды. Башка балалар белән уйный белмисез икән, өйдә генә утырыгыз!» – дип әрләште Тимурның нянясы.
Рөстәм Мәдинәне ачуланмады. Ул кызның бу адымын дөрес дип саный иде.
Өйгә кайткач, Илүсә шактый ачуланып йөрде, аның күршеләре белән бер дә ызгышасы килми иде.
«Икенче юлы үзләре хәл итсеннәр. Безгә артык проблема кирәкми», - диде Илүсә кызны шелтәләп.
Икенче көнне дә Мәдинә ишегалдында Самира белән уйнады. Кызлар дуслашып китте һәм шул көннән башлап гел бергә йөри башладылар. Тимур кызларның ничек күңелле уйнаганын күрә иде, әмма алар янына барырга кыймады, нянясы да бармаска кушты. Тимур аны тыңлый иде, әмма күңелендә Мәдинәгә ачу калды. Кайчан да булса бу җирән чәчле кыздан үч аласын белән иде астыртын малай.
Һәм менә берсендә мондый мөмкинлек килеп чыкты. Ул көнне Мәдинә беренче тапкыр мәктәпкә барды. Яңа ап-ак блузка, кара итәк, матур бантиклар, Микки-Маус төшкән рюкзак. Рөстәм Мәдинәнең бу көнне күңелле хатирә итеп исендә калдыруын теләде һәм шуңа күрә кызны зур уенчык кибетенә алып килде.
«Кызым, син инде хәзер зур үстең, беренче сыйныфка кердең. Әйдә сиңа берәр нәрсә алабыз. Нәрсә телисең, шуны сайла», - диде ул Мәдинәнең аркасыннан сөеп.
Бу кадәр күп уенчыктан Мәдинә хәтта югалып та калды. Уенчыклар тезелгән рәтләр арасында йөргәндә ул Тимурны һәм аның әнисен очратты. Ханым улын җитәкләгән килеш телефоннан сөйләшеп бара иде. Алар кемнеңдер туган көненә җыена һәм шушы кибеттә бүләк алырга җыена иде бугай. Бер киштә янында туктап, әнисе Тимурның кулын ычкындырды һәм интерактив тигр уенчыгын карый башлады. Ә Тимур шушы форсаттан файдаланып калырга теләде, киштәдән кыйммәтле робот-трансформерны алды, Мәдинәгә күз кысты да, уенчыкны киеме эченә яшереп куйды. Кызның ачуы килде, моны кемгә дә булса әйтергә теләде, әмма узган юлы Илүсәнең ничек орышканын исенә төшерде дә телен тешләде.
«Теләсә нишләсеннәр», - дип уйлады да, Рөстәм белән икенче бүлеккә таба киттеләр.
Мәдинә кызыл бантиклы матур куян сайлады. Алар Рөстәм белән бергә кассада басып торганда, алар артына әнисе белән Тимур да килеп басты. Ханым һаман телефоннан сөйләшә, култык астына зур тартма кыстырган. Рөстәм белән Мәдинә уенчык өчен акча түләделәр, әмма ишек янындагы тимер кыса аркылы чыкканда сигнал яңгырады.
Сакчыларның берсе аларны кире чакырып китерде.
Мәдинә белән Рөстәм аптырап бер-берсенә карап торды.
«Рюкзактагы әйберләрегезне күрсәтегез әле, зинһар», - диде икенче сакчы.
Мәдинә җилкәләрен сикертте дә, рюкзагын ачып җибәрде. Ни гаҗәп, Тимур киеме эченә яшергән робот тартмасы Мәдинәнең рюкзагында иде.
«Сез бу уенчык өчен түләргә җыенган идегезме?» – дип сорады сакчы.
Мәдинә ачу килеп Тимурга карады. Ә тегесе мыскыллы елмаеп кына куйды.
«Бу минеке түгел. Бу уенчыкны минем сумкага менә бу малай салды» – диде Мәдинә Тимурга төртеп күрсәтеп.
Тимурның әнисе, ниһаять, телефонын куйды.
«Нәрсә булды? Нишләп әле сез тәртипле кешеләрне гаеплисез? Минем улым бервакытта да кеше әйберсенә кагылмый. Без аңа болай да сатып алабыз. Ә сезгә оят булырга тиеш. Детдомнан теләсә кемне алганчы, башта аның әти-әнисен тикшерегез. Мөгаен, алар карактыр. Әле төрмәдә дә утырганнардыр», - дип Рөстәмгә аклык өйрәтеп алды бу ханым.
«Монда сезгә оят булырга тиеш. Карап торышка сез акыллы, олы хатын, ә шундый начар сүзләр сөйлисез. Мин теләсә кем түгел, минем исемем – Мәдинә. Минем әти-әни авариядә һәлак булды. Алар яхшы кешеләр иде. Ә карак – ул сезнең улыгыз. Бу роботны ничек корсагына яшергәнен камералардан карый аласыз!» - дип Мәдинә чатнатып җавап бирде.
«Коточкыч!» – диде дә ханым, Тимурны җитәкләп тизрәк кибеттән чыгып китәргә ашыкты.
Кибеттәге бөтен кеше борылып карады. Алар дорфа, бай хатынны урынына утырткан кечкенә кызның зирәк акылына сокланды.
«Ә нәрсә? Бу дөрес түгел. Нишләп алай итә ул. Мин карак түгел. Ул роботны минем сумкага аның улы салды», - дип аклана башланган Мәдинәне Рөстәм тынычландырды.
«Ничә сум тора бу уенчык? Мин түлим», - диде ул, әмма бәясен күргәч, шаккатты.
Кошелегыннан акча чыгарды, бу акчаны ул фатир өчен түләргә җыенган иде.
«Кирәкми. Мин бу робот өчен түлим», - диде кассада чиратта торган бер ир-ат. Гаҗәпләнгән Мәдинә иңнәрен генә сикертте...
Берничә ел узды. Мәдинә 11 сыйныфта укый инде һәм имтиханнарга әзерләнә. Ул бик яхшы укыды, алтын медальгә бара. Әти-әнисенә бераз булса да җиңелрәк булсын дип, җәен ул эшкә урнашты. Илүсә белән Рөстәм кызларына горурланып карады. Мәдинәнең дуслары, иптәшләре дә күп булды. Ул институтка икътисад бүлегенә керергә җыена. Планнары зурдан яшь кызның. Ләкин әле аны башта чыгарылыш кичәсе һәм имтиханнар көтә...
Күлмәк алырга бераз акча эшләгәч, ул дус кызы Самира белән кибеткә китте. Алар туңдырма ашый-ашый, рәхәтләнеп көлеп бер купшы гына кибеттә күлмәк карадылар.
«Керәбезме?» – дип күз кысты Мәдинә дустына.
«Әлбәттә!» – диде Самира.
Кызлар кибеткә керде дә, шундук төрле күлмәкләр киеп карый башлады. Алар шулкадәр көлештеләр, шауладылар һәм ирексездән үзләренә сатучының игътибарын җәлеп иттеләр.
«Кызлар, сез тынычрак була аласызмы? Һәм бөтен күләмне дә тотып караудан туктагыз. Сез бит барыбер берни дә алырга җыенмыйсыз», - диде сатучы тәкәббер караш белән.
«Нишләп әле?» – дип кызыксынды Мәдинә.
«Бәяләрне күрдегезме соң?» – диде сатучы.
Кызлар бер-берсенә карап алды да, бәяләргә күз төшерде. Чыннан да, күлмәкләр арзан түгел иде. Сатучы кызлардан күлмәкләрне тартып алды да, аларны тыныч кына кире элгечләренә элеп куйды.
«Ике күлмәкне дә төрегез, зинһар, – диде көтмәгәндә арттарак торган хатын-кыз. – Әйе, күлмәкләр өчен мин түлим».
Сатучы аптырап калды, әмма хатын-кызның кулында банк картасы күргәч, күлмәкләрне пакетларга сала башлады. Акча түләгәч, бу таныш булмаган хатын аптырашта калган кызларга пакетларны тапшырды да, аларны кофе эчәргә чакырды.
«Мәдинә, бу күлмәкләрне дә, башка әйберләрне дә үзең алырлык мөмкинлегең бар синең», - диде хатын.
Кызлар бөтенләй аптырашта калды, Мәдинәнең исемен каян белән бу хатын? Ә җентекләбрәк карагач, Мәдинә бу хатынның теге вакытта детдомга килеп йөргән Рәфинә икәнен таныды. Ул Мәдинәнең әнисенең бик якын дусты иде. Әти-әнисе вафатыннан соң ул кызга күз-колак булырга вәгъдә биргән. Кызганыч, ул аны тәрбиягә ала алмаган, чөнки сәламәтлеге белән проблемалары булган. Кызның әти-әнисе байлар булган һәм Мәдинәгә саллы гына мал-мөлкәт калдырган...
«Хәзер син барысын да беләсең инде, Мәдинә. Менә бу конверттагы кәгазьләрдә барысы да яхшылап язылган. Хәзер мин, ниһаять, синең өчен тыныч», - диде Рәфинә һәм кызлар белән саубуллашты.
Боларны ишеткәч, Мәдинә озак кына уйларын тәртипкә китерә алмады. Ул еларга да, көләргә дә белмәде. Ул тормышыннан болай да канәгать иде. Эш акчада түгел. Аның бернинди дә акча сатып алып булмый торган байлыгы – чын гаиләсе бар бит. Бу хәлләрдән күңеле тулган кыз телефонында бер номерны җыйды да трубканы колагына куйды.
«Алло», - дигән тавыш ишетелде трубкада.
«Илүсә, беләсеңме мин сине ничек яратам? Син дөньядагы иң яхшы әни...» – диде күңеле тулган кыз.