Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң тәмле сүз... (18нче хастаханәнең баш табибы булып эшләгән Рөстәм Бакиров турында)

Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров белән язучы Зиннур Хөснияр әңгәмәсе.

news_top_970_100
Иң тәмле сүз... (18нче хастаханәнең баш табибы булып эшләгән Рөстәм Бакиров турында)
Фотолар: Рөстәм Бакировның шәхси архивыннан

Яшүсмер Рөстәмгә район хастахәнәсендә сукыр эчәгесенә операция ясыйлар. Авылдан хастаханәгә дә соң киләләр, шуңа хәлләре бик авыр була егетнең. Ләкин табиблар яшүсмерне коткарып кала. Әлеге вакыйга аның тормышын тулысынча үзгәртә – егет хирург һөнәрен сайларга карар кыла. Хастаханәдән кайткач, гаиләдә мондый сөйләшү була:

– Мәктәпне тәмамлагач, мин хирург булырга укырга керәчәкмен! – дип, хыялын ярып сала яшүсмер.

Әтисе Сәйфулла абый:

– Бәлки, абыйларың кебек укытучы һөнәрен сайларсың? – дип, фикерен үзгәртмәкче була.

Малай әнисе Рауза апа ягына борыла һәм:

– Әни, минем төрле авыруларга дәва табасым, кыен чакларында кешеләрдә өмет уятасым килә, – ди.

Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә...

Рөстәм Сәйфуллович, сез ике дистә ел Түбән Камада, аннан 30 елга якын Казан шәһәренең 18нче хастаханәсендә баш табиб, зур тәҗрибә туплаган, ирешкән уңышларыгыз өчен остазларыгыз, укучыларыгыз, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен казанган хирург.

Әйе, беренче чиратта, мин сайлаган һөнәремдә үзем куйган максатларга ирешә алуым белән бәхетле. Икенчедән, гомер юлдашым Фәридә белән 3 бала, 9 оныкның кадерле әтисе һәм бабасы булуым белән горурланам.

Барысын да ансат кына ике җөмләгә сыйдырдыгыз Сез! Моның белән генә чикләнмисез бит әле. Бик тынгысыз кеше бит Бакиров?

Еллар узу белән һәр кешегә килә торган «зирәк яшьтә» булсам да, соңгы елларда бигрәк тә әти әйткән сүзләрне еш искә төшерәм. Ул: «Улым, син нинди генә атаклы, күренекле кеше булсаң да, ахыр чиктә яшәүнең асылы барыбер балалар үстерүгә, оныклар тәрбияләүгә кайтып калачак. Без шуның өчен яшибез!» – дия торган иде. Әнием Рауза исә, гадәтенчә, әтигә өстәп куя: «Ходай бәндәләрен нәсел дәвам итү өчен яралткан!» Бүген менә аларның шул сүзләре искә төшә дә: «Карале, минекеләр ничек акыллы булган икән!» – дип сокланып туя алмыйм. Оныкларның матур итеп, туган телдә «бабам» диюләре һәртөрле бүләкләрдән дә зуррак тоела икән ул! Монысы – үз акылым белән шәхси тәҗрибә аша ирешкән аксиома-хакыйкать.

Сез 90нчы елларда, Түбән Камада хирургия бүлеге мөдире булып хезмәт куйганда, Дәүләт Советы депутаты да булдыгыз (Иң кызган 90нчы елларда!) Җаваплы урында эшләүдән тыш, халык мәнфәгатьләрен депутат буларак кайгырту – бу да тормыш максатыгыз идеме?

Һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегем – бары төп максатка барышлый ирешелгән уңышлар, эшләнгән эшләр генә, дисәң дә була торгандыр. Иң зур теләгем – матур сүз эзләп табу иде. Сез каләм ияләре кебек килештереп әйтсәк, мин гомерем буе иң «тәмле сүз» эзләдем. Һөнәрем дә шундый – дәвалау. Җылы сүз – җан азыгы бит. Табибның эш коралы скальпель гына түгел, аның күзе дә, сүзе дә дәвалый.

«Безнең тамырлар...» китабы хакында үзем дә сүз кузгатырга тора идем. Китапта нәсел, гаилә шәҗәрәләре аркылы авылның тулы тарихы сурәтләнә. Фотоматериаллар, архив чыганаклары, кульязмалар гаять киң кулланылган. Шундый зур эшкә тотынуның төп сәбәбе нидә?

Мин бу сорауга күренекле галим, тарихчы-археолог Фаяз Хуҗинның китапка кереш сүзендә язган җөмләләре белән җавап бирер идем. Шактый озын өзек булса да, минем китап язарга алынуымның ниятен дә бик төгәл ачыклар ул җөмләләр. Менә ул, укыйм әле: «Безнең авылга кемнәр һәм кайчан нигез салган?» дигән сорау, әлбәттә, һәркемне кызыксындыра. Миңа калса, тарихның хикмәтле бу тармагын да белү һичшиксез кирәк безгә. Әйткәнемчә, гражданлык һәм Туган илгә патриотизм хисләрен сугыш батырлары һәм геройлар һәйкәлләре янында кулларына мылтык тотып басып торучы солдат мисалында гына тәрбияләп булмый. Туган якка, изге туфракка мәхәббәт бала чактан ук тәрбияләнмәсә, каян килсен олы Ватанга мәхәббәт?! Тагын шунысы да бар бит әле: татар халкын бөтен дөньяга таныткан асыл затларыбызның күбесе – мәшһүр язучыларыбыздан, сәнгатькәрләребездән башлап, атаклы галимнәребезгә кадәр – авылда туып, аның шифалы һавасын сулап, салкын чишмәләре суын эчеп, инешләрендә коенып үскән кешеләр. Шундый авылдашлары белән ихластан горурлану, бераз мактанып алырга теләү дә кулга каләм алырга этәрә түгелме икән әле?! Менә шул күзлектән карасаң, авыл тарихын язучы мөхтәрәм авторларыбызга искиткеч олы, изге эшләре өчен рәхмәтләр генә укыйсы кала».

Фото: ©

Генетика – нәсел тарихы ул...

Әйбәт әйткән мөхтәрәм галимебез, хак сүзләр. Рөстәм Сәйфуллович, Сезнең белән сөйләшүе, әңгәмә коруы үзе бер рәхәт. Иң әһәмиятлесе бүген халыкны аеруча кызыксындырган күп темаларга иркенләп сөйләшеп була. Шуңа күрә минем дә «каләм фантазиясен» активрак файдаланасы килә, «үгезне мөгезеннән алып» сөйләшү теләге бик көчле һәм, шуңа күрә дә, актуаль темаларга ихластан гәпләшик әле. Мәсәлән, Сез хирург буларак үз әниегезгә операция ясаган табиб! Бу гамәлегез үзе генә дә тетрәндерерлек бит! Сез гомер буе эзләгән «тәмле сүз» табылдымы икән, дигән сорау да гел борчып тора. Бүген балаларыңның, оныкларыңның исән-сау килеш матур тормышта яшәвен теләсәң, аларның башларына яшь чактан ук, беренче нәүбәттә, милләт тарихын өйрәт, милли рухны сеңдер, шәҗәрәңне сөйлә, бабаларының кем булганын белсеннәр, дигән сүзләрегез дә бик актуаль. Әйдәгез, кайсысыннан башлыйбыз?

«Чишмә башыннан» башлау кирәктер. Китапны язарга алынганчы, мин үзебезнең шәҗәрә тарихын юньләп белмәгәнмен икән. Һәр чыганак, һәр яңалык дөньяны бөтенләй яңа яктан ачты! Әлеге эш барышында мин рухи яктан шул кадәрле зур рәхәтлек алдым, хәтта аны тел белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Шулай да тырышып карыйм. Нәселнең «чишмә башы» морзаларга барып җитте. Һич арттырусыз бу! Әлеге без белгән шәҗәрәнең очында морза Акбулат Үтәшев торган. 1856 елда туган Әбүбәкер бабайның исеме, мишәрләргә хас булганча, Бәкергә үзгәртелгән, шуннан Бакиров фамилиясе барлыкка килгән. Тарихтан билгеле бит, борынгы төркиләрдә җир-сулары булган хәллерәк хуҗалыклар башлыгын «би» дип атаганнар. Алтын Урда чорында биләрне «морза» дип әйтә башлыйлар. Галим Әнвәр Хәйри аны «фарсы сүзе» диде. Сүз уңаеннан әйтмичә кала алмыйм, шәҗәрәне өйрәнүдә атаклы галимнәр Фаяз ага Хуҗин һәм Әнвәр Хәйриләр бик тырышты. Марсель Гарипов белән Таһир Габдрахманов та. Рәхмәт яусын аларга. Бу сүзләрем Әнвәр аганың рухына дога булып барсын.

Шулай ук тарихтан мәгълүм бит инде, йомышлы татарлар һәм ясаклы татарлар булган. Йомышлылары гадәттә ил чикләрен саклауда катнаша, патша гаскәрләрендә хезмәттә була. Халык йомышлы татарны, икенче төрле итеп «атлы казак» дип тә атап йөрткән, ягъни сугышчы, гаскәри булган алары. Морзалар да менә шулардан килеп чыккан. Алар Рәсәйдә дворяннар составына кертелгән. Чөнки алар илгә курыныч янаганда немец, поляк, швед илбасарларына каршы көрәштә чиксез батырлык күрсәткән. Бөтен Европа калтырап торган татар сугышчылары алдында. Монысы да – тарихта булган реаль фактлар. Үзең дә әйтәсең бит, мисал итеп китергәнең бар: «Бу як кешеләре шулкадәр кыю һәм батыр, мин алар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем,» – дигән бер немец солдаты.

Әйе, бу тарихи факт, документларда язылган. Ул нимес ефрейторы Рудольф Вольфгангның сугыштан бертуган абыйсына язган хатыннан алынган. Сезнең фамилия тарихына килгәндә, Үтәшев фамилиясе Казан ханы Олуг Мөхәммәднең 1446 елда Василий III гә хезмәткә күчкән илчесе – Казан кенәзе Үтештән һәм аның Казан ханлыгы, Алтын Урда һәм борынгы Болгар дәүләте чорларында яшәгән ата-бабалары нәселеннән таралган булырга тиеш кебек?

Хак сүзләр. Алайса тагын да да төгәлрәк фактларга тукталабыз. Ульяндагы архив документларында Үтеш улы дигән исем һәм Үтешев дигән фамилия еш очрый. Татар Бизнәсе авылында борынгы заманнардан бирле гаскәри хезмәттә булган гайрәтле һәм каһарман Үтәш улы һәм Үтәш фамилияле татар морзалары һәм башка бик күп йомышлы татарлар (атлы казаклар) яшәгәнлеген беләбез. Тагын бер кызыклы мәгълүмат белән таныштырасым килә. Ул да булса – башта болгар биләре, аннан соң татар морзалары, аннан соң татар кенәзләре, соңыннан татар дворяннары булган.

Менә без, акрынлап, сезнең туган авыл Татар Бизнәсенә дә килеп чыктык. Мин шәхсән үзем беләм, Бакировның туган авылы тарихын өйрәнә, авыл бәйрәмнәре уздыра башлавы вакыйга буларак кабул ителде. Без берсендә Туфан абый Миңнуллин белән Бизнәгә бергә кайттык. Аның: «Һәй, безнең һәр татар да шушы рәвешле үз нәселе, авылы тарихына игътибарлы булса, без күптән бөек милләт булыр идек. Үз тарихыңны белмичә милләт булып яшәп булмый», – дигәне истә. Ул үзе дә Кама Тамагы ягындагы авылында еш булды, хәтта яшәде диярлек. Авылын аякка бастырырыга ярдәм итте. Минем сорау авылга бәйле рәвештә. Моңарчы «Бизнә»не урыстан килеп чыккан, «бездна без дна» дигәннән дип аңлату бар иде. Сез аның дөрес түгеллеген дәлилләдегез?

Мин генә түгел, минем үтенеч буенча бергә эшләгән галимнәр, язучылар, эзтабарлар төркеме дияргә кирәк. Кулдашым табиб һәм язучы Нәкыйп Каштан версиясе буенча авыл бәҗәнәкләргә ук барып тоташа. Каштанов моны тарихи чыганаклар белән дәлилли, чөнки сүз авыл тарихы турында гына түгел, татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы сәхифә турында бара. Каштанов соңгы вакытларда бик актив рәвештә мишәрләр тарихын өйрәнә. «Бизнә»не дә ул «бәҗәнәк» кабиләсе исеме белән аңлата.

Әнвәр Хәйри версиясе дә бар бит?

Әйе, «Би үзәне» дигәннән килеп чыккан, ди ул. Һәр кабилә – кечкенә дәүләти оешма булганлыктан, аның башлыгы булу табигый. Кабилә белән идарә итә торган кеше – башкаларга караганда баерак, аның дәрәҗәсе дә зуррак, тоткан урыны да әһәмиятлерәк була. Тормышы бай, мөмкинлекләре зур булган мондый кешеләрне «бай» мәгънәсендәге «би» сүзе белән атап йөрткәннәр. Алар үзләренә ошаган уңдырышлы җирләрне дә, мул сулы елгаларны да күпме кирәк – шулкадәр, кайдан кирәк – шуннан ала торган булганнар. Соңыннан ул җир-суларны, хужаларына бәйле рәвештә, аларның исемнәре яисә дәрәҗәле исемнәре (титуллары) белән атый башлаганнар, ди галим...Төрекләр дә ир-атка «бәй» дип эндәшәләр.

Әлбәттә, бу версия дә яшәргә хаклыдыр?

Хаклы, бик хаклы. Тарихчылар белән аралаша торгач, үзем дә үзешчән тарихчы булып барам бугай. Татар Бизнәсе авылының тарихын өйрәнә башлагач, әлбәттә, авылның күренекле шәхесләре, борынгы нәселләре һәм аларның шәҗәрәләре белән дә кызыксынырга туры килде. Бөек мәгърифәтче галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм укымышлы борынгы затлы хәзрәтләр токымыннан булган Йосыф хәзрәт әл-Җәбәли нәселе белән дә бәйле безнең яклар. Бу җирләр Х гасыр урталарында – ХI гасыр башларында яшәгән борынгы болгарларга барып тоташкан. Алда телгә алган галимнәр, бергәләп, авылның мәчетләрен дә төзегәннәр һәм анда халыкка рухи тәрбия, иман, югары әхлак, шәригать кануннары нигезендә дөрес итеп яшәү кагыйдәләрен өйрәткәннәр. Бу авыл һәм төбәк мәгърифәт һәм зыялылык учагына әйләнгән.

Монысы бик хуп, Рөстәм әфәнде! Ә менә авыл шәҗәрәсен, нәсел шәҗәрәсен ни рәвешле тәгаен ачыклый алдыгыз?

Аларын без Ульяндагы архивлардан таптык. Казан, Санкт-Петербург, Башкортстан, Мәскәү, Төркиядә эзләнә торгач, шактый тирәнгә төшеп киттек. Шуңа күрә, хәзер авыл исеме «без дна» («төпсез») дигән сүздән барлыкка килгән дигән уйдырмага ышанмыйбыз.

Төп сүзем бу гына түгел, әйтер сүзем нәсел тарихының әһәмияте хакында, дидем. Бүген, кызганычка, нинди генә чирләр юк. Кайберләренең кайдан һәм ни белән бәйле рәвештә барлыкка килүен дә аңлата алмый табиблар. Шактыен өйрәнгәннән соң, нәтиҗә ясап, «Генетика!» дигән фикергә киләләр. Генетика – нәсел тарихы, шәҗәрә инде ул! Сәламәтлек тә шуның белән бәйләнгән. Җиде буынын гына булса да, үз нәселеңнең тарихын белергә кирәк!..

Авыл тарихы, нәсел тарихы хакында сөйләгәндә, Сезнең шәҗәрә турында да искә алыйк. Ни генә әйтсәң дә, 7 ир-туган туып үскән бер гаиләдә! Рөстәм Бакиров өченче брат. Педагоглар һәм табиблар династиясе. Горурланырлык, куанычлы хәл. Иң игелекле һөнәр ияләре Сәйфулла абый малайлары!

Беренче ир туганыбыз Альберт абыйдан башланды укытучылык һөнәре. Әүвәл туган якларда мәгариф өлкәсендә эшләде, аннан соң Кама Аланында яңа мәктәп булдырып чыкты. Шунда озак еллар директор булды. Түбән Камада мәгариф бүлеген җитәкләде. Аңа кадәр, Кама Аланында эшләгәндә, бер урында 3 туган: Альберт, Равил һәм Тәлгать шулай ук мәктәпләрдә хезмәт куйдылар. Альберт абыйның хатыны Фәрдәния апа да мөгаллим, озак еллар укыту эшендә булды. Алар менә дигән 3 кыз тәрбияләп үстерделәр. Икенче ир туганыбыз Альфред абый да мәгариф өлкәсендә эшләде. Равия апа белән 5 ир бала тәрбияләп үстерделәр. Озак еллар Константиновка бистәсендә мәктәп директоры булды. Әлеге бистәдәге мәктәпне яңа бинага күчерүче дә, гомумән, аның яхшы данын Татарстанга таралуы да ул эшләгән чакта башланды. Альфред абыебыз уникаль кеше булды: тормышчан, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер иде.

Рөстәм Сәйфуллович, әңгәмәдәшеңне белгән очракта сорау биреп утыру җиңел нәрсә кебек. Ләкин мин хәзер үзем өчен дә, Сезнең җәрәхәтне дә кузгатырлык сорау бирергә, ягъни үзегездән кече тагын бер мөгаллим энегез Тәлгать турында әйтергә мәҗбүрмен. Мин Тәлгать белән институтта бер чорда укыдым. Әйбәт белә идем, ул чакта ук «шәп егет» дигән аты чыккан иде. Тәлгать бик ихлас та, чын күңеленнән аралаша, һәр эше дә җиренә җиткереп эшләнә иде. Әле дә хәтерлим: бик тәвәккәл иде Тәлгать! Сез депутат булып сайланганда агитлап йөргән чаклар искә төшә. Хәер ул чакта да бар ир туганнарыгыз да «братлары» өчен җанатып йөрде.

Тәлгать бик яшьли вафат булды. Яшьтән үк өлкәннәрчә фикер йөртте, төпле фикерле кеше булды ул. Кадерле туганыңны югалту һәрвакыт авыр. Сабырлык, рухи ныклык, братларның бердәмлеге ярдәм итте бу очракта. Тәлгать белән Диләнең нәсел дәвамчылары – 2 уллары бар. Икесе дә дәүләт хезмәтендә, җаваплы урыннарда уңышлы эшлиләр. Ә аның минем депутатлык башлангычымда теләктәшлек күрсәтүе – табигый хәл. Без 7 бертуган бик тату яшәдек.

Анысы шулай, әгәр «брат»ларың бердәм булмаса, шактый кыенга килер иде. Әйе, шәһәрнең Идел буе районында табиб Бакировка ышаныч зур икәнлеген дә яхшы беләм. Тәлгать әйтә иде: «Штанин билгеле депутат булса да, Бакировны җиңә алмаячак, чөнки мондагы халык аларны яхшы белә. Альфред абый үзе генә дә ни тора! Аны белмәгән кеше юк», дия иде.

Көндәшем Штанин – бик атаклы, исеме чыккан кеше. Ә без ир туганнар бер-беребезгә таяныч кына түгел, һәркайсыбызның йөз суы өчен дә яшәдек дияргә мөмкин.

Туганнар, дуслар, братлар юбилей белән котларга җыелган.

Зирәк электорат өчен ул чакта ук Бакиров кебекләр кирәк булгандыр. Без сүздән читкә тайпылдык әле. Шулчакта Бакировлар төркеме белән бер команда булып эшләп йөрү искә төшә...

Альберт, Альфред абыйлар, Равил, Тәлгать – дүртесе дә мөгалимнәр, энем Рифкать белән мин – медицина өлкәсендә. Әле авыл хуҗалыгында эшләгән Рафаэль атлысы да бар. Арча, Питрәчтә колхоз рәисе булып эшләде. Бик булган егетебез иде. Эшләгән урыннарында кыска вакыт эчендә абруй казана алды. Авыр туфрагы җиңел булсын, бик вакытсыз юл һәлакәтендә вафат булды. Энҗе белән тәрбияләп үстергән 2 баласы да бүгенге көндә тормышта үз юлларын табып яшиләр.

Равил Бакиров та күренекле мәктәп директоры иде. Озак еллар Казандагы 144нче мәктәпне җитәкләде. Мин аны нигәдер холкы белән Сәйфулла абыйга күбрәк охшаган кебек күрәм. Саллы уйлы егетегез ул сезнең. Ә менә Рифкать энегез Сезнең һөнәрне сайлаган. Ул шулай ук баш табиб булып эшли. Рөстәм абый, мин Равил турында әйткәндә, ул әтиегезгә күбрәк тарткан, дидем дә, Рифкать тә шундый төпле егет бит! Аралашбыз, беләм, хөрмәт итәм.

Бер әти малайлары булгач, охшаганбыздыр барыбыз да әтигә. Алда сөйләштек бит шәҗәрә, нәселнең кайбер хикмәтләре хакында. Кан тарта. Кан – бик көчле әйбер. Мин моны табиб буларак кына түгел, гомер иткән кеше буларак та әйтәм. Равил белән Наҗиянең 2 улы, Рифкать белән Лилиянең 3 нәсел дәвамчылары – уллары бар. 7 бертуганның балаларын санасак, әти белән әнигә 20 онык килеп чыга. Алар оныкларының күплегенә сөенеп, аларның уңышларына сөенеп яшәделәр.

Һәр яшьнең үз хикмәте, үз матурлыгы бар

Кызлар буенча да дәвам итә дип уйлыйсызмы шәҗәрәне?

Нишләп итмәсен! Синең минем 3 кыз әтисе булуыма төрттерүеңдер.

Хатыны Фәридә, кызлары Эльвира һәм Эльмира белән

Һәм рәхәтләнеп «төрттерәм»! Кызларыгыз горурланырлык! Мин кайчак аларда Фәридә апаның да холык һәм йөз «чалымнарын» күрәм. Бик ипле кызлар, матур әниләр! Эльвира белән Эльмира инде күренекле табиблар. Индира да яшь чактан ук ут уйната иде. Аның шәп итеп биегән чакларын искә алуым. Ул медицина системасында икътисад белгече.

Әниләре тәрбиясен алган, әти-әнинең җылы кочагында үскән кызлар сынатмас, дигән ышаныч бар инде күңелдә. Өметләрне аклап киләләр. Рәхмәт кызларыма, алар мине 9 оныклы да иттеләр. Фәридәнең эше күбәйде, хәзер ул тулы бер балалар бакчасы мөдире кебек. Кызларны ни рәвешле итагатьле итеп тәрбияләп үстерергә тырышты, оныклары өчен тагын да күбрәк тырыша.

Хатыны Фәридә белән

Кызларымның үз гаиләләрендә матур тормыш итүләренә шатланып туя алмыйм. Кияүләрем дә сайлаган һөнәрләрендә уңышлы эшләп киләләр. Беренче киявем Айрат авыл хуҗалыгы юнәлешендә үз эшен алып бара. Кызым Эльвира белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Ленар киявебез прокуратура өлкәсендә шактый уңышлы эшләде, хәзер коммерция өлкәсендә эшен башлады. Эльмира белән 2 ир, 1 кыз бала үстерәләр. Төпчек кыз Индирада 1 малай, 2 кыз. Равил кияү икътисад һәм юрист белеме алып, шул өлкәдә шәхси эшмәкәр.

Кече кызы Индира белән

Балачагында ата-анасыннан алган яхшы тәрбия үрнәкләрен кеше үз балаларына бирергә тырыша. Шулай итеп, тәрбия чылбыры өзелмичә, буыннан буынга ялганып бара. Оныкларымның гаиләләре тулы. Олы терәкләре – әтиләре, нигез сакчылары – әниләре бар. Шуңа сөенәм.

Һәр яшьнең үз матурлыгы, үз тәме бар. Җитмештә дә җилкенә йөрәк. Чөнки йөрәк бит инде ул. Хәзер безгә Фәридә белән балаларның көйле тормышларына куанып, оныклар тәмен белеп яшәү рәхәт! Аннан да зуррак бәхет юктыр! Матур итеп туган телдә җырлап та җибәрсәләр әле! Җай саен «бабам» дип тә әйтеп куйсалар! Менә ул тормышның мәгънәсе! Менә ул нинди икән бәхет олыгайган яшьтә! дип уйлыйбыз. Мин бу бәхетне һәркемгә дә телим!

«Мине йөзләрчә бала «бабай» дип йөртте...

Рөстәм Сәйфуллович, Сез җитәкләгән хастаханә гел күз уңында булды. Күпләр, сәламәтлекләре какшап киткән очракта, анда ятып дәвалану турында хыяллана иде. Бу бүген дә шулай. Әдәбият-сәнгать әһелләренең гел телендә ул. Әллә, минәйтәм, язучылар тарата микән аның данын?

Әйе, дөрестән дә, күп күренекле шәхесләр, сәламәтлекләре какшап киткән чакларында мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер дә шулай. Хастахәнәнең «күз уңында» булуы андагы дәвалауның аеруча әйбәт булуыннан килә торгандыр инде. Бу, үз чиратында, җитәкчеләребезнең, бигрәк тә, республика, шәһәр башлыкларының игътибарына бәйләнгән. Минтимер ага Шәймиев тә безнең хастаханәгә гел игътибар итте. Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да үзе килеп, хәлләр белән шәхсән кызыксынганы булды. Илсур Рәис улы Метшин белән даими элемтәдә торып эшләдек.

Балалар бүлеге хакында аерым сүз әйтәсегез килә бугай? Сезне бит андагы балалар «бабай» дип йөрткән.

Әле дә әйтәләр. Хәзер хастахәнәдә баш табиб – Ренат Сәгыйтович Җәләлетдинов. Аның һәм коллектив тырышлыгы белән хастаханә алдынгылар рәтендә булуын дәвам итә. Баш табибның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре һәм хастаханә коллективы – аның ышанычлы таянычлары.

Бүген хастаханәдә нинди яңалыклар бар?

Ренат Сәгыйтовичның ныклы күзәтүе астында бүгенге көндә ремонт бара. Мин бит хастаханәне күренекле табиб-оештыручы Камил Зыятдиновтан кабул итеп алган идем. Ул чакта ук коллективта ныклап урнашкан традицияләр бар иде. Мин эшләгән дәваердә яңа традицияләр өстәлде. Бүгенге көндә 18нче хастаханә коллективы әнә шул традицияләрне саклап һәм үзеннән тагын яңаларын өстәп, игелекле миссиясен үтәүне дәвам иттерә.

Түбән Кама – яшьлегем шәһәре

Түбән Камада эшләгән елларыгызны аеруча сагынып искә аласыз. Чын хезмәт кешеләре яши торган шәһәр бит ул.

Әйе, анда узган еллар – яшьлекнең онтылмас еллары иде. Түбән Камага мин 1978 елда институтны тәмамлауга, чакыру буенча, хатыным Фәридә, кызым Эльвира белән кайттым. Ике балабыз: Эльмира белән Индира Түбән Камада тудылар. Яшьлек үзе матур бит ул, ничек сагынмыйсың, ничек искә алмыйсың. Хезмәт биографиясе шунда башланды, һәм мин анда бик әйбәт кешеләр белән очраштым. Иң беренче телгә аласы килгән кешем, ул – Гамир Исмәгыйлев. Ул тирә-юньгә атаклы табиб, бик оста хирург һәм шул ук вакытта баш табиб та иде. Ул мине, ординатура тәмамлагач, хирургия бүлегенең мөдире итеп куйды. Гамир Гарифовичны бүгенге көндә дә олы хөрмәт белән искә алалар.

«Нижнекамскнефтехим» оешмасы аңа яңа, шәп хастаханә булдыруны йөкләгән иде. Нәкъ менә шул чорда миңа әлеге талантлы хирург белән бергә эшләү бәхете насыйп булды. Гамир Гарифовичның кулы җиңел булгандыр, күрәсең. Шуннан соң тормышта гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Ул инде бу вакытта тәҗрибәле табиб кына түгел, дөнья күргән ир заты иде. Нигериядә дә эшләп кайткан. Бина салу белән беррәттән ул команда туплауга алынды. Булсын дип яшәде, булсын дип эшләде Гамир Исмәгыйлев. Без яшьләргә исә үзе бер мәктәп булды ул. Әле дә сагынып искә алуның төп сәбәбе шул. Казанга киткәч тә мин остазым белән гел элемтәдә тордым, янына барып йөри идем, кыскасы, аралашып яшәдек. Аның киңәшләре һәрвакыт кирәк булды.

Түбән Камада эшләгән чак

Хирурглар – күбебез яшь белгечләр, кирәк чагында, куна-төнә больницада ятабыз. Өлкәнрәкләрдән Л.Шаров, Х.Гиниатуллин, Ю.Зиганшин, В.Петров, И.Мәхмүтов, яшьрәкләрдән Р.Бакиров, А.Горшунов, И.Вәлитов, Р.Фатыйхов һәм М. Садретдинов кебек егетләрне үз кул астына туплый остаз.

Өстәвенә, нефтьче-химиклар медицина үзәгенә яңадан-яңа аппаратуралар кайтарып торды. Хәтта чит илләрдән дә иң яхшылары кайтты. Эшлә генә.

80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башы. Замана, ил белән бергә Түбән Кама да кайнаган чак. Шул вакытта шәһәрдә «Җидегән чишмә», «Мунча ташы» оешты. Кайсыбер көннәрдә, эштән соң, алар уздырган кичә-чараларга барып, үземә энергия, рухи азык алып кайта идем.

Җир, туган җир – гаҗәеп көчле төшенчә...

Рөстәм Сәйфуллович, тагын сезнең авылга «кайтып киликче». Татар Бизнәсендә «Авыл бәйрәме» уздыру проектын бергәләп уйлашкан идек, беренче елны миңа анда катнашырга да туры килде. Хәзер туган авылны күтәрү, дөнья күзенә күрсәтү гадәти хәл.

Чыннан да, әлеге чаралар аркылы авыл халкы үзенең үткәнен белде. Алда әйткәнемчә, монысы – генетика, кан мәсьәләсе. Ул бик көчле яшәү энергиясе бирә, дидек. Халык мәкальләрендә дә әйтелгән бит: «Алдыңа кара – кая барганыңны белерсең, артыңа кара – каян чыкканыңны белерсең», «Алдыңда – ышанычың, артыңда таянычың булсын». Кызык бит, бер җөмләдән генә торган әйтем-мәкальләрдә – бар яшәүнең фәлсәфәсе! Тәҗрибә, вакыт аша килгән зур фәлсәфә! Синең сорауга җавап йөзеннән тагын шуны әйтәсем килә: безнең Чүпрәле, безнең мишәр ягында халык бик пассионар, әгәр аны кузгатып җибәрсәң, таулар күчерергә сәләтле ул!

Тагын бер хикмәтле нәсрә хакында әйтергә телим, ул да булса җир кешесе хакында. Җир, туган җир – гаҗәп көчле төшенчә бит ул! Гомумән, җир үзе! Безнең бабалар гомер-гомергә җиргә фәлсәфи күзлектән караган, аны кадерләгән, сатмаган, алыштырмаган. Бу нисбәттән Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның бер киңәшмәдә әйткән сүзләрен гомер онытасым юк. Ул: «Аны (Җирне – З.Х.) кире кайтарып булмый, сакларга кирәк. Аның һәр сантиметрының кадерен белергә. Без генә түгел, киләсе буын да анардан файда күрсен. Иң мөһиме – авыл җирлекләре, шәһәрләр кебек үк, социаль яктан кызыксындыручан булырга тиеш», – дигән иде. Хак сүзләр! Ата-бабаларның маңгай тире тамган «җир рухы» яшәү энергиясе бирсә, ул ашата, яшәтә дә. Лидерыбыз әнә шул хакта әйтә.

***

Рөстәм Сәйфуллович туган ягы турында сөйли башлагач, беренче сүзе итеп «әти-әни» дисә, икенчесе «Бизнә» булыр. Шуннан соң, күңел дулкыны хатирәләргә көйләнгән чактан файдаланып, гыйбрәтле хәлләрне тезеп китәр.

М.Э. Дейбеки хастахәнә белән танышты

Әти-әни фатыйхасын алгач

(Фәридә ханым Бакирова истәлекләре)

Гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән көннәрендә еш кына үткәндәге хатирәләрне күңелеңдә яңартасың, үзең дә сизмичә, яшьлек елларына әйләнеп кайтасың. Менә хәзер дә шулай булды. Аеруча кадерле, кирәкле документлар, истәлекле хатлар, котлау адреслары сакланучы сейфны ачкач, кулыма иң элек сөекле әтием Мирхаҗиян Нәгыймовның ирем Рөстәм белән миңа адресланган хаты килеп керде. Безнең яңа гына кавышкан чагыбыз. Шул уңайдан, ихлас үгет-нәсыйхәт, файдалы киңәшләр рәвешендә язылган ул.

«Рөстәм – Фәридә!! Хәзер сез яңа тормыш корып җибәрдегез инде. Гел шатлыклардан гына тормас дөнья, яши башлагач, кыен вакытлар да туры килер. Әмма сез килеп туган авырлыкларны сабырлык белән үткәреп җибәрергә, бергә-бергә җиңәргә өйрәнегез! Студент тормышын без әле дә аз беләбез. Шуның өчен үзегезгә хәл итәргә туры килә инде кыенын да, җиңелен дә. Бездән исә сезгә иң зур теләк шул: кешеләр арасында берүк матур яшәргә-торырга тырышыгыз! Безнең авылда әле кайберәүләр: «Фәридә кияүгә чыгарга нигә ашыкты икән?» – диеп тә әйткәлиләр. Шулай уйлаучыларның фикерләрен уңай якка үзгәртү өчен, сезнең тормыш матур булырга, дус-тату яшәвегез исә күпләр өчен үрнәк булырга тиеш! Рөстәм, сиңа тагын шуны да белдерәм: сезнең мединституттан безгә кода тиешле (Фәридә белә инде аның атасын!) Шагали абый малае Исхак кергән иде (Гайса абыең белән тегермәнгә килгән булганнар). Аңардан синең хакта сорашкач: «Рөстәм – әйбәт егет!» – диде. Шулай дигәч, безнең дә күңелләр тынычлангандай булды. Әйткәнебезчә, теләгебез шул гына: кеше көлдермичә, әйбәт кенә яшәгез. Шулай матур яшәсәгез, без дә моннан сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз! Рөстәм – Фәридә! Әти бик күп язган, дип ачуланмагыз, яме?! Әниегез дә: «Яз!» – дип торгач, рәхәтләнеп яздым инде. Үзебезнең башка килгән уйларны сезгә дә җиткерергә уйладык. Рөстәм, белеш әле: кодабызның күңеле булып киттеме икән бездән? Кодагый ачуланмаганмы? Исән-сау торганнармы? Сезгә иң якты теләкләребезне җиткерәбез, гомер буе аңлашып, дус-тату яшәгез! Әтиегез Мирхаҗиян, әниегез Әминә».

Һай, газиз баласы өчен борчылган һәр әти-әнинең ихлас теләкләре ләбаса болар!..

Министр Камил Зыятдинов белән

Соңгы сүз урынына

Әлбәттә, шушы урында без әңгәмәгә нокта куярга уйласак та, бирелмәгән сораулар да, аларга җавап булырлык сүзләр дә байтак әле. Мәсәлән, Бакировның депутат буларак, сайлаучылары өчен ничек җанатып йөргәнлеге әле дә булса күз алдында. Кайбер көннәрдә сайлаучыларны кабул иткән «штаб»тан сәгать төнге 11ләрдә кайтып китә идек. Рөстәм Сәйфуллович кич буе сайлучылары белән аралаша, халыкның торак-коммуналь темасына шикаятьләр булса, күп проблемаларны үзе барып карый, мәсьәләне урында өйрәнә, ягъни ишегалдында халык белән очраша. Берсендә хәтерлим, урамда 30 градус салкын: Кол Гали урамындагы бер күпфатирлы йорт ишегалдында сайлучылар белән очрашу; көндәлек проблема килеп туган, һәм аны хәл итү өчен депутат ярдәме кирәк. Әйткәнемчә, алдан планлаштырылган гади очрашу түгел, йортта яшәүчеләр алдында шактый җитди һәм тиз хәл итәсе торак-коммуналь өлкәсенә караган вазгыять. Торабыз шулай халык җыелганын көтеп. Урамда зәмһәрир суык. Үземчә: «Рөстәм Сәйфуллович, бу салкында кеше килмәячәк, әйдә, күчерик», – дип әйтеп карыйм. «Кем булса да җылы фатирыннан чыгар. Проблеманы иртәгә калдыра торган түгел бит!» – дип, билгеләгән вакытны көтәргә булды депутат. Ни күрим, сөйләшенгән сәгатькә «кем» генә түгел, шактый халык җыелды. Кызып-кызып сөйләшә торгач, салкын да әллә ни сизелмәде бугай.

Әңгәмә ахырында нигә боларны өстәп язарга уйладык соң әле? Шәһәрнең заманында Р.Бакиров җитәкләгән 18нче хастахәнәсенә аяк басуга, ошбу сорауга җавап тиз табыла. Шәһәрдә ул элек тә шәп, хәзер дә иң яхшыларыннан санала! Халык монда терелергә өметләнеп кенә түгел, савыгасына ихластан ышанып килә һәм ул, гадәттә, шулай була да. Өстәвенә, монда атаклы профессорлар Р.Ф. Хәмитов, Р.Ә. Алтынбаев һәм башкалар дәвалаган һәм дәвалый. Табиблар әнә шундый белгечләр, остазлары кул астында хезмәт куя.

Баш табиб Ринат Сәгыйтович Җәләлетдинов белән дәвам хакында, традицияләр турында фикер алышабыз. Икенче әңгәмәдәшебез баш табибның ярдәмчесе («начмед») Фәридә Мәхмүтовна Булатова исә озак еллар Бакиров белән бер коллективта хезмәт итә. Ринат Сәгыйтович исә сүзне беренче булып башлап китә:

Баш табиб урынбасары Фәридә Булатова белән

– Хастахәнәдә иң төп кеше баш табиб түгел, иң баш кеше ул – авыру, хаста. Бинаның мәрмәр диварлары да түгел, әйткәнемчә, монда өмет белән килгән, дәваланырга кергән хаста кеше. Шушы нәрсә әлеге хастахәнәгә нигез салынган елларда ук башланып киткән. Ул Камил Зыятдиновтан башланган, аны Рөстәм Бакиров саклап калган, үзенчә тагын да көчәйткән әлеге мөнәсәбәт – бүген дә барлык табиблар шул нияттән чыгып эш итә, дисәм, һич ялгыш булмас – сакланып калган. Әлбәттә, сүз сөйләгәндә әллә нинди югары пафос тоннарын файдаланып була. Ә мин, фикеремне ныгыту өчен, бары бер генә мисал китерәм: сез бу хастахәнәдәге аурга игътибар итегез әле! Ишектән килеп керүгә тоясың аны! Әйбәт, сәламәт аура! Гади генә сүзләр белән аңлатканда, беренче көннәрдә үк монда туган эчке табигый энергия бит инде ул! Рөстәм Сәйфулла улы, җитәкче буларак, әнә шуны саклап кала алган. Без бүген дә аны «тишкәләмәскә» тырышабыз. Киресенчә, үзебезчә ныгытабыз.

Хак сүзләр әйтә Ринат Сәгыйтович. Рөстәм Сәйфулович гаҗәп шәхес инде ул. Авыруның хәленә керә белә торган табиб. Шуңа күрә дә хастахәнәнең көче – бүген табиблар командасының фидакарь булуында. Хастахәнәдәге табибларны ак халатлы фәрештәләр – шәфкать командасы дисәк тә була торгандыр. Аларга мәрхәмәтлек сыйфаты хас. Ул исә коллективта тәрбияләнә. Бакиров турында да, ул авыруны хирург пычагы белән генә түгел, укол-дарулар белән генә түгел, операция ясаганда борын астыннан көйләгән җырлары белән дә дәвалый иде, дип сөйлиләр.

Чыннан да, әйбәт табиб ул, талантлы җитәкче-оештыручы. Кызларына менә дигән әти, хатыны Фәридә ханымга ышанычлы ир, оныкларына искиткеч шәп дәү әти. Кыскача гына әйткәндә, Рөстәм Сәйфуллович менә кем ул! Андый кешеләр турында: «Үзе шундый кеше инде ул!» – дип зурлап та әйтәләр әле. Тынгысыз, ихлас, олы җанлы.

Безнең сүзгә ошбу хастахәнәдә озак еллар, хәтта Камил Шәһәрович заманында ук, баш табиб ярдәмчесе булып хезмәт куйган Фәридә Мәхмүтовна Булатова да кушылып китә.

– Рөстәм Сәйфуллович – үзен үзе «ясаган» шәхес, дип әйтер идем мин аның турында, – дип, фәлсәфи фикере белән әңгәмәне тагын да җанландырып җибәрә әлеге мөлаем ханым. Мин Фәридә ханымны күптән беләм һәм, беренче күрүдә үк, аны күңелдән генә «матур ханым» дип атап йөри башлаган идем. Күңеле белән матур ханым. Һичшиксез, Фәридә Булатова хастахәнәнең тагын бер «йөзек кашы» дип әйтсәк тә арттыру булмас. Гомерен ошбу дәвалау оешмасына багышланган тирән белемле белгеч, тәҗрибәле остаз Фәридә ханым.

Баш табиб фикерләрен дәвам итә:

– Фәридә Мәхмүтовна кебек мөлаем йөзле табиблар хастахәнәсе инде бу. Тагын шундый хәл күзәтелә: бездә кадрлар еш алышынмый, монда бер эшли башлаган кеше читкә китми инде. Тырмаша ул, коллективка «кереп бетәргә» тырыша.

Бездә бит, башка шәһәр хастаханәләреннән аермалы буларак, психотерапия бүлеге дә күптән эшләп килә. Үзегез күреп торасыз: социаль киеренкелек бүген шактый югары кимәлдә; телефоннар, гаджетлар, интернет кебек нәрсәләр һәрдаим кешенең психологиясенә тамчылап «тамып» торалар, «бораулап» торалар кешене. Әлбәттә, бүгенге заманда психолок яктан дәвалауның актуальлеге дә көннән-көн арта бара.

Без хәзер Казан шәһәренең 1нче номерлы поликлиникасы белән кушылдык. Элек хастаханә Идел буе районында яшәүчеләргә генә хезмәт күрсәтсә, хәзер шәһәрнең Совет районы да безнең карамакта.

Коллектив белән

Анннан соң безнең хастахәнәдә «каручысыз» («Отделение для отказных детей») балалар өчен бүлек тә бар бит әле. Кайсындыр вокзалда «онытып» калдырган әти-әнисе, кемнедер чүп савытында полиция табып алган!..Төрле яшьтәге балалар. Туганда ук ачы язмышка дучар булган сабыйлар...

Тукай әйтмешли, сүз башым «Шүрәле» бит әле, дигәндәй, Камил Зыятдинов белән Рөстәм Бакировтан менә шундый матур традицияләре белән, уңай энергияле хастахәнә алып калдык без. Рөстәм Сәйфуллович бүген дә безнең арада, күрешәбез, сөйләшәбез, киңәшәбез. Аның белән аралашу күңелле. Күпкырлы шәхес инде ул. Кирәк булса, җырлап җибәрергә мөмкин, китап яз дисәң, китап яза ул, барлык җырчыларны, артистларны белә, аралашу даирәсе искиткеч киң, ди баш табиб.

Традицияләр дигәннән, бүгенге һәм киләчәк буын, беренче чиратта, Бакировлар буыны ныгыткан гореф-гадәтләрне, әдәп-әхлак, үзара җылы мөгалләмә, ихласлык, игелекле ният дигән нәрсәләрне саклап калырга тиеш. Буыннан буынга бары матурлык кына күчәргә тиеш һәм, әлбәттә, тормыш сабаклары.

Форсаттан файдаланып, мин озак еллар Рөстәм Сәйфуллович белән кулга кул тотынышып эшләгән Луиза Кирамовна Фатыйхова белән Әлфия Кәбировна Закированың фикерләрен белмичә китә алмый идем. Луиза ханым белән Рөстәм әфәнде медицина институтында бер төркемдә укыганнар. Бер-берсен яхшы белгән табиблар. Әлбәттә, моны ишетү минем өчен зур яңалык булды! Өстәвенә, үзе баш табиб булгач кына алмаган аны эшкә Рөстәм Сәйфуллович, Луиза Кирамовна аңа чаклы ук әлеге хастахәнәдә хезмәт куйган була. Алар бары бер «команда» булып берләшәләр генә: ак халатлы фәрештәләр командасы!…

Хатыны Фәридә, кызлары һәм кияүләре

Луиза Кирамовнаны шәһәрнең 18нче хастахәнәдә, яратып, «Мать Тереза» дип йөртәләр. Бу – иң асыл һәм иң яхшы мәгънәсендә! Мать Тереза да – гомерен кешеләргә багышланган, дөньяга атаклы шәхес ләбаса. Хәтта ул шул игелекле гамәлләре өчен Нобель премиясенә дә лаек була. Луиза Кирамовна үзе дә табиб.

– Рөстәм Сәйфуллович – искиткеч булдыклы кеше инде ул. Аның һәрвакыт планнары хыял белән бергә төрелгән була инде. Янып йөри-йөри дә ниятен барыбер тормышка ашырмыйча калмый. Ул гомерен шушы хастахәнәгә багышлады. Көн-төн эшләде. Нәкъ менә шундый җитәкчеләр аркасында безнең хастахәнә бөтен шәһәргә атаклы иде. Элек тә шулай булды бу, хәзер дә шулай: шәһәрдә уңай яктан гына телгә алырлык хастахәнәләр рәтендә ул.

Әлфия Кәбировна Закирова озак еллар хастаханәнең терапия бүлеген җитәкли. Бакировның яңа сыйфатларын ачу максатыннан игътибарым аңа юнәлә. Баксаң, алар Рөстәм Сәйфуллович белән авылдашлар да икән әле! Монысы да минем өчен «Америка ачу» кебегрәк, чөнки әлеге мөлаем табибны күптән беләм һәм аны бик хөрмәт итсәм дә, аларның якташлар икәнлегеннән хәбәрдар түгел идем. Моны нигә ассызыклыйммы, әлбәттә, сәбәпсез түгел, чөнки алар – Чүпрәле ягы кызлары-егетләре! Әлфия Кәбировна Рөстәм әфәнденең туган авылы өчен нинди зур эшләр башкарганын да яхшы белә! Аның Кадыйр бабасы нәкъ шул авылдан – Бизнәдән икән. Әлфия Кәбировна сүз уңаеннан бер истәлеге белән дә уртаклашты. Яшь чакта Рөстәм кулын каймактыра һәм, урынына утыртырга, аны район хастахәнәсенә алып баралар. Ни сәбәпледер, районда кулны дәвалый алмыйлар, шул килеш яшүсмер авылына кайта һәм, ярдәм сорап, Кадыйр бабай янына бара. Кадыйр абый – авылда атаклы имче, дәвалаучы кеше, малайның кулын урынына утырта, авырту шундук басыла. Өстәвенә, үзе генә белгән ниндидер майлар белән майлап та җибәрә әле. Әлфия Кәбировнада табиб булу теләге, күрәсең, бабасыннан килгәндер, чөнки бар нәрсә дә, Рөстәм Бакиров әйткәнчә, кан аша килә бит. Әлфия Кәбировна фикеренчә, Бакиров – авыл бәйрәмнәре уздырып, авылның «хәтерен яңарткан» кеше. Бизнә мәктәбе музеенда бик күп авылдашларның тарихы бар. Рөстәм Сәйфуллович ярдәме белән табылган алар. Хәтта мин үземнең бабам ягыннан булган шәҗәрәне дә күреп, горурландым. Рөстәм Сәйфулловичка рәхмәтләр укыдым.

Рөстәм Сәйфуллович белән бик әйбәт, килешеп эшләдек без. Хәер, андый шәхесләр янәшәсендә башкача була да алмый иде инде, ди ул.

Рөстәм Бакиров – бик намуслы, ихлас җанлы кеше. Аның бу уңай яклары барлык коллективка да «йогып» калды.

***

Талантлы оештыручы җитәкчеләр була, медицина өлкәсендә үзе практик белгеч булган җитәкчеләр бар. Рөстәм Сәйфуллович – шундыйлардан. 18нче хастахәнәгә җитәкче булып килгәндә, ул күп еллар үз куллары белән хаста дәвалаган, ягъни практик медицинада хезмәт куйган кеше иде. Әлбәттә, андый баш табиб белән эшләү бик җайлы, бик рәхәт. Аңлатып торасы да юк, чөнки бар нәрсәне үзе белә.

Ак халатлы фәрештәләр хезмәт куйган 18нче хастахәнәнең баш табибы бүлмәсеннән искиткеч якты хисләр белән чыктым. Аларга тагын башка фикерләр өстәлә: дөньяны нигездә шәхесләр тотып тора. Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров кебек көчле шәхесләр…

Марат Садыйков һәм Марс Алиев белән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 апрель 2024
    Исемсез
    Бу кадәр миллат дип яшэуче, максатчан, үз эшенә бирелгэн кеше булыр икэн, сөбханалла диясе генэ кала
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100