news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң тәмле ризык» – Гөлназ Сәфәрова бәрәңге алган

news_top
«Иң тәмле ризык» – Гөлназ Сәфәрова бәрәңге алган
Фото: "Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова әти-әнисе һәм сеңлесенең гаиләсе белән бәрәңге алган. Алар бәрәңгене өчкә – эрегә, уртачага, вакка бүләләр икән.

Алып баручы нинди бәрәңге ярата дип уйлыйсыз? Ул «бэби» – иң вак бәрәңгеләрне юып алып китә икән.

«Менә мондый вак бәрәңгеләрне яратам. Аларны юып алып китәм. Әрчемичә духовкага прованс үләннәре, тоз һәм борыч белән бутап тыксаң – иң тәмле ризык», – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар