news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иң тәмле кекс рецепты

Әлеге кексны пешергәндә, ингредиентлар бүлмә температурасында булырга тиеш.

news_top
Иң тәмле кекс рецепты
Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар:

3 йомырка

150 грамм шикәр

100 грамм ак май

210 грамм он

70 грамм сөт

сода яисә разрыхлитель

Һәр ингредиентны салганнан соң массаны яхшылап болгатырга кирәк.

Башта җебетелгән май алабыз, ул бүлмә температурасында булырга тиеш. Дулкынлы мичтә эретергә ярамый. Майга шикәрнең яртысын салабыз. Миксер белән болгатабыз. Аннан калган шикәрне өстибез, тагын яхшылап болгатабыз.

Аннан бер йомырка өстибез. Шулай ук миксер белән болгатабыз. Һәр йомырканы аерым өстибез һәм болгатабыз.

Әлеге массага онның яртысын салабыз. Болгатабыз. Аннан калган ингредиентларны салып бетерәбез – онның яртысын, сөт, разрыхлитель. Ике минут чамасы болгатабыз.

Кекс формаларын яртылаш кына тутырабыз. Алдан ук 175 градуска җылытылган мичтә 25-30 минут пешерәбез. Иң мөһиме: мич ишеген алдан ачарга ярамый. Кекс шиңәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар