Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң рәхәт вакыт (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100
Иң рәхәт вакыт (Зәмирә Сәмигуллина)
"Татар-информ" архивы

– Зарланма, кызым, иң рәхәт вакытың әле. Балалар үскән чак – иң рәхәт вакыт ул, – дия иде Гөлсемнең әнисе. –Балалар итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә ул.

И, ошатмый иде Гөлсем әнисенең шушы сүзен.

– Әйе, ди, бик рәхәт менә. Рөстәмнең бер тиен акча биргәне юк. Бөтен эшләгәне йортка кереп бетеп бара. Үзен дә күргән юк диярлек. Менә малайның классында сыерчык оясы ясарга куштылар. Аталары өйдә юк инде тагын. Узган ел кызныкында да шулай булган иде.

– Ярар, юк өчен борчылма. Атаң ясап бирер, узган елны да ясап бирде бит. Бер төн эчендә гаражда ясап чыкты. Матур оя өчен бүләк тә бирделәр, – дип юатты Гөлсемне әнисе Гөлсинә апа.

– Сез безне ничек үстердегез соң ул?! 2 бала белән дә ничек җиткерергә белмим. Сез 4не үстергәнсез. Менә минем үземә бер яңа колготки да алып кия алганым юк, күлмәкне әйтмим дә инде. Барысы да – апалардан калган киемнәр. Өй салабыз дия-дия, кибеттән прәнник тә алып ашый алмыйбыз. Әле ярый яздан көзгә кадәр суган кыягы үсә, тавык йомырка сала, – дип, һаман үз зарында булды Гөлсем.

– Ник, шулай бара инде ул, кызым, тормыш, – диде аның саен әнисе. – Авырмасыннар гына, бәла-казага юлыкмасыннар. Хәсрәтләрен күрергә язмасын балаларның. Ни дисәң дә, иң рәхәт вакытыгыз әле. Балалар үстергән чак – иң рәхәт, иң тыныч вакыт ул. Менә үсеп җиткәч аңларсың.

Шулаен шулай инде. Гөлсемнең дә балалардан зарлануы түгел. Тик арып кителә шул кайчак. Үзенә кешелеккә кияргә бер күлмәк кенә алам, ди – кызына күлмәк, я малаена куртка кирәк була. Аяк киемнәре дә чыдамсыз хәзер. Уку елы башланганда шәһәргә базарга барып җыеп кайталар. Ул аяк киеме Яңа елга кадәр яраксызга әйләнә. Һич җиткерә торган түгел бу акчаны.

– Менә бу чокырларны алып кит әле, барыбер тик торалар шкафта. Кеше килгәндә матур чокырларыгыз булыр, – дип, әнисе кызыл борчаклы чокыр-чынаяклар сузды кызына.

Әнисе, бер булса да күңеле күтәрелсен, дипме, әллә, ярдәмем булыр, дипме – бирде үзенә пенсиягә чыкканда бүләк ителгән чәй сервизын. Эштәгеләр, юрган бүләк итикме, дигәч, кызыл борчаклы чокырлар бирегез, әллә кайдан эзләп йөрисе дә булмас, авыл кибетендә бар, дип, шалт итеп кайдалыгын да әйтеп бирде ул чакта бергә сыер савучы хатыннарга. Менә шуны бүген Гөлсеменә биреп кайтарды. Кызыннан жәлләмәде, нинди жәлләү, барыбер тик тора, тузан җыеп.

– Рәхмәт, – дип теләр-теләмәс кенә алды да үз өйләренә кайтырга чыкты Гөлсем.

Тормыш шулай бара инде, дип уйланып, капка төбендә басып калды Гөлсинә апа. Ул да ире белән 4 бала үстерде. Уйлап карасаң, тормыш алып бару күбрәк хатын-кыз җилкәсенә төшә, ахрысы, ул. Аларның нәселендә чыннан да шулай. Гөлсинәнең абыйсы үскәндә үк йомшак кеше булды, «салып» бирсәләр – читкә куймады. Авылның иң кыю кызы эләктерде тагын үзен. 3 баланың берсенең дә мәктәп җыелышына барганы булмады Әнвәрнең. Балаларның укуы, кирәк-ярагы белән дә кызыксынмады. Бик каты исереп алса, хатынына кул күтәрүдән дә кыенсынмады. Тормышларын Роза алып барды. Роза үзе бозаулар карады, җәйгелектә учетчик булып та эшләде. Бераз булса да гаиләсенә акча булсынга йөргән бит инде ул икешәр эштә. Әнвәре эчүен ташлагач, мондый тормыш та була икән, дип тынычлап яши генә башлаганнар иде, шикәр чире килеп чыкты. Әнвәр хәзер үз-үзен генә карап, артыгын селкенмичә, үз пенсиясенә витаминнар гына эчеп яши. Роза, тамырлары бүлтәеп чыккан аягы белән титак-титак килеп, һаман тормыш тартуында. Пенсиягә чыккач, оныклар дип чабулыйсы. Ул да шулай. Ә ир үзен кайгырта.

Гөлсинәнең ире Рафаэльнең энесе Таһир да шулай. Ишегалдында себерке-көрәк аркылы ятса да, алып куймый, атлап чыгып китә торган гамьсез булып гомер итте. Хатыны әйткәндәй, каз бәбкәсе дә саклый белмәде. 10 бәбкәнең 5есен каргага биреп җибәрде бер елны. Сатып алган бәбкәләр. Гәҗит укып утырып, күрми калган каргаларны. Бер бөртеге дә әрәм. Бәбкәләр очсыз түгел хәзер. Телевизор, гәҗит булса, тормышында бөтенләй гаме юк. Трактор йөрткәндә, кешегә эшләп исереп кайта иде дә ятып йоклый иде. Тракторы белән аугач, башка рульгә утырмады. Техника кулда булганда мал-туар асрап була иде әле. Нинди ялкау ир дә, кулында техника булса, арба төбенә печән, салам булса да салып кайта. Тракторын куйгач, амбарга эшкә урнашты. Гәҗит урларга кушмый, дип, бер уч бодай да алып кайтмый. Хатыны фермадан кайткач, кәҗә йоныннан мамык шәл, бияләй бәйләп сатып, 2 кызын үстерде.

Бардыр инде ул булдыклы аталар. Алар авылында да бар балалары өчен нишләргә белми яшәгән әтиләр. Андыйлар санаулы гына шул.

Үзенең ире гаиләсе өчен батырып эшләмәде дә, артык ялкау да булмады. Бер көйгә яшәде. Балалары гына исән-сау булсын, булганына риза булып яшәүчеләрдән Гөлсинә үзе дә.

Кеше гомере шулай очын очка ялгап яшәлә. Ел артыннан еллар уза. Атна узганы да сизелми. Гөлсем белән Рөстәмнең балалары да үсеп җитте. Кызы кияүгә чыкты. Кунакка килсәләр, иң беренче, кызының күзләренә карый Гөлсем. Кияү кыерсытмыймы, кыйнамыймы, дип өзгәләнә. Берара кияү дигәнең, эшләмичә, өйдә торды. Шул вакытларда тавышланышып алдылар булса кирәк. Кызына кул күтәргән чаклары да булды кебек. Оныгы Әминә өйләрендәге барлык серне чишә әбисенә. Аннары Гөлсем, читләтеп кенә, кияүгә дә, кызына да киңәш бирә. Тегеләре генә тыңларга теләми.

Малае шәһәрдә укып йөри. Чәче озын – җилкәсенә кадәр төшкән. Бер кайтканда сары, икенче кайтканда кызылга буяла. Әнисе орышканда, резинкага җыеп куйгалый. Исең китмәле яшьләргә. Йөргән кызының да, үзенең дә – борынында алка.

Малай укырга керсә дип, тырыша-тырыша мал асрап, бүлмә алдылар. Малае шунда яши. Казанга барганда хәл белешә кергәлиләр. Бер керүендә йөргән кызын күреп, Рөстәм бураннар туздырды. 2 айлаптыр инде, малае шул көннән соң әтисе белән сөйләшми дә, кайтканы да юк. Гөлсемнең йөрәге урынында түгел. Балалар аңлыймени аны. «Яратам», – ди шул кызыллы-яшелле чәчле кызны. Икәүләп тәмәке тарталар. Тарттыратсы килми бит әле анысын да. Юньлегә илтә торган әйбер түгел.

Гөлсемгә дә үпкәсе сизелә. «Син миңа, яклаучың булырмын, дип әйтә идең үскәндә. Мәктәпкә дә килгән идең физикадан «3»ле чыкканда. Нишләп әтидән якламадың? Кызым каршында миңа сукканда, ник «кул күтәрмә» димәдең?» – ди.

Менә сиңа балалар. Итәктән төшкәч көйдерә икән шул. Һәр чорның – үз борчулары. Балалар үскән еллар – иң рәхәт вакыт икән.

Әнисенең әйткәннәре, кызыл чокырлар бүләк иткән көне үзәкләрен өздереп исенә төшә Гөлсемнең. Кызыл чокырлар да юк инде. Балалар үскәндә ватылып беттеләр. Күңелләр генә ватылмасын, телгәләнмәсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100