Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң нык яклауга мохтаҗ кешеләр – продюсерлар». Татарстанда «Продюсерлар берлеге» оешкан

news_top_970_100
«Иң нык яклауга мохтаҗ кешеләр – продюсерлар». Татарстанда «Продюсерлар берлеге» оешкан
Александр Эшкинин

Татарстанда яңа иҗтимагый оешма – «Продюсерлар берлеге» барлыкка килгән. Аның җитәкчесе итеп Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов билгеләнгән.

Берлекнең оешу тарихы һәм максатлары хакында Рифат Фәттахов «Тәртип» радиосындагы «Тәртипле иртә» тапшыруында сөйләде.

Аның сүзләренчә, «Продюсерлар союзы» оештыру теләге белән, әле үзе исән чагында ук танылган журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов янып йөргән.

«Бүгенге көндә хәтта билет сатучылар да үзләрен «продюсер» дип йөртәләр. Продюсер ул – «җитештерү» яки «музыкаль продукция җитештерү» дигән сүз. Без бу темага озак еллар уйлаштык, фикерләштек, бәхәсләштек. Мәрхүм Илфак Шиһапов бу идеянең төп авторларының берсе иде. Әмма Илфакның вакытсыз арабыздан китүе әлеге процессны шактый вакытка туктатты.

Без бу оешманы рәсми төстә теркәдек. Аның оештыручылары буларак шактый билгеле продюсерлар, «Аксу» продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров,  «Болгар кызлары» триосы солисты Айгөл Зәйнуллина, композитор Җәүдәт Гыйльманов һәм мин чыктым. Әлбәттә, безнең төп максатыбыз контрольдә тоту түгел, ә продюсерларны яклау. Чөнки бүгенге көндә татар шоу-бизнесында иң нык яклауга мохтаҗ кешеләр – продюсерлар. Без – бу өлкәдә шактый тәҗрибәле кешеләр, аның уңай якларын да, кыенлыкларын да беләбез. Һәркем үз фикерен әйтте, дәүләт, җәмәгатьчелек каршында. Бу – бер әйбер. Әмма ләкин коллектив фикер бөтенләй икенче яңгырарга тиеш. Безнең максат – цивилизацияле музыкаль индустрия төзергә ярдәм итү.

Продюсерлар берлеге – ачык оешма. Анда керергә беркемне дә мәҗбүр итмибез. Ләкин мин, безнең белән бергә бу проблемаларны хәл итәргә әзер булган кешеләр бар, дип уйлыйм. Мин шулай ук продюсерлык хезмәтеннән баш тартучы кешеләрне дә беләм. Чөнки әлеге дә баягы башкаручы белән проблема килеп чыга. Рус эстрадасында бу юнәлешнең традицияләре, тәҗрибәсе бар. Анда продюсерлар үзара бик дус та түгелдер. Әмма ниндидер куркыныч килсә, алар берләшәләр. Анда җырчы бер продюсердан китсә, икенчесе кабул итми,  Бари Алибасов әйтмешли, «он становится нерукопожатным». Ә бездә киресенчә, башкаручы бер продюсердан китә икән, икенчесе аны котырта башлый. Бу – безнең милли үзенчәлек», – дип аңлаткан ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100