Хоккейчы Наил Якупов: «Иң мөһиме – мөмкинлек булганда, кешеләргә ярдәм итәргә»

7 март көнне «Авангард» хоккейчысы Наил Якупов Ислам университетында ифтар оештыруда катнашкан. Ә 8 март бәйрәм кичендә аларның командасы Казанның «Ак Барс»ына каршы уйнады һәм җиңде. «Интертат» хәбәрчесе Наил Якупов белән матчтан соң сөйләшеп алды.
«Ак Барс» – «Авангард» матчыннан репортаж
Беренче тапкыр шулай ифтар оештыруда катнаштыгызмы?
Юк, ел саен оештырырга тырышабыз. Моны ниндидер авыр, гадәттән тыш эш итеп санамыйм. Минем өчен ул гадәти, мин шулай тәрбияләнгән. Якын дусларым, күптән белгән кешеләр белән мөмкинлек булганча бу эшне башкарырга тырышабыз. Әлбәттә, бу – көн дә булып тормый. Кичә мин күптән күрешмәгән кешеләрне күрергә дә бик шат идем. Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән без оештырган ифтар мин монда – Казанда булган көнгә туры килде, ә башта мин үзем анда була алмам дип уйлаган идем.
Үзегезнең ураза тоткан булдымы?
Юк, мин хәзер физик яктан авыр булачагын аңлыйм. Беләм, ураза тотучы спортчылар да бар, ләкин мин әле моңа килмәдем, хәтта организмга ничек тәэсир итәчәген дә белмим. Алла бирсә, мин соңрак моңа килеп җитәрмен, ә хәзер, иң мөһиме - мөмкинлек булганда, кешеләргә ярдәм итәргә.
- Наил Якупов бу сезонны Мытищидагы Кытай командасы «Куньлунь Ред Стар»да башлаган иде, сезон барышында аңа Омск шәһәренең «Авангард» командасына күчәргә тәкъдим ителде. 8 март «Куньлунь Ред Стар» очколар исәбе буенча плей-офф этабына үтмәячәге, ягъни Гагарин Кубогы өчен ярыштан төшеп калачагы билгеле булды.
Элекке командагыз плей-оффка үтмәгәненә күңелсезләндегезме?
Мин моңа тыныч карыйм, мин инде хәзер башка командада, һәм бу – миннән тормый, тик беләм: командада плей-оффка үтәргә бик теләгән, моның белән янган кешеләр бар иде.
Ә тагын бер элекке командагыз – «Нефтехимик»ның очколарын карап барасызмы?
Юк, кызганычка, карап бармыйм.
Түбән Каманың «Нефтехимик» комадасы хәерге вакытта плей-офф этабына үтәр өчен көрәшә.
- Наил Якупов тумышы белән Түбән Камадан. Профессиональ карьерасында ул Канада, Америка командаларында да, Россиядә Түбән Кама, Санкт-Петербург, Хабаровск, Омск һәм Пекин командалары составында да уйнады. 2020-2023 елларда ул «Авангард» командасы уенчысы иде, 2021 елны Гагарин Кубогын отты. 2023 елда «Авангард»тан туган ягы Түбән Камага кайтты, тик 2024-2025 еллар сезонына «Нефтехимик»та кала алмады, ул сезонны Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасында башлады.