Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң мөһиме – эссе түгел»: Җырчы Зәринә Хәсәншина да йокы туйдырып кына бакчага чыккан

news_top_970_100
«Иң мөһиме – эссе түгел»: Җырчы Зәринә Хәсәншина да йокы туйдырып кына бакчага чыккан
"Татар-информ" архивы

Авылда яшәүчеләр салкын дип тормый, «озын ялларга» кайткан балалары белән яшелчә бакчасында да эшли, бәрәңгесен дә утыртып калдырырыга тырыша. Балык Бистәсе районында яшәүчеләр дә кар очып торганда бәрәңге утырткан.

Җырчы Зәринә Хәсәншина да йокы туйдырып кына бакчага чыккан. Ул авылга кайтса, мулдан видеолар төшерә, аның язылучылары әнисе белән төшкән видеоларны яратып карый. Шуңа күрә җырчы кайткан саен әнисен «контент ясарга кирәк» дип аптыратып бетерә.

«Кеше утыртып бетергәндер инде, мин әле чыгып киләм», – ди ул, авылдан чираттагы видеосын виртуаль дуслары белән бүлешеп.

Видеода күренгәнчә, җырчының әнисе яшелчә бакчасында эшли. Кар ява. «Әни, кар астында эшләве ничек?» – дип сорый җырчы. «Бик яхшы, иң мөһиме – эссе түгел», – дип җавап бирә әнисе. «Бөтен нәрсәдән уңай якларын таба белергә кирәк. Аның каравы, эссе түгел», – дип йомгаклап куя Зәринә Хәсәншина.

Әни кеше эш вакытында кулыннан телефоны төшмәгән кызын ачуланып та ала.

Аннары җырчы гаилә бәрәңге утыртырга керешә. Шулай ук аларның бакча күршеләре дә бәрәңге утыртырга чыккан.

«Балачакта 3 бакча бәрәңге утырта идек. Менә бу – аскы бакча, без аны тулысынча утырта идек, ник кирәк булгандыр инде ул», – дип, яртысыннан күбесенә печән чәчелгән бакчаларын күрсәтә җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100