news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң мөһиме – без исән» – Рамил Шәрәфиев күңелсез хәлгә юлыккан

news_top
«Иң мөһиме – без исән» – Рамил Шәрәфиев күңелсез хәлгә юлыккан
"Татар-информ" архивы

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире, алып баручы Рамил Шәрәфиев күңелсез хәлгә юлыккан. Төзекләндерелүче юлда барлыкка килгән тирән чокырларны күрмичә, машинасының тәгәрмәчен тишкәләп бетергән.

«Менә шулай да булырга мөмкин икән, иптәшләр. Бу – Миллениум күпере, өстендә бернинди билгеләр дә юк. Ә юлда менә шундый 20 см тирәнлектәге чокырлар, диаметры 1,20 – 1.30 см. Конуслары кырыенда тора, ә алар теге баштарак торырга тиеш. Машина белән төшеп, тәгәрмәчләрне тишеп бетердек.

Төн шушында узды. Тәгәрмәч шундыйрак хәлдә, иптәшләр (отвертка белән тәгәрмәчтәге олы-олы тишекләрне күрсәтә). Диск кәкре. Конусларны күрмәдеңмени, диючеләргә: күреп өлгермәдем, алда машина бара иде.

Тик нәрсә генә булмасын, Аллаһка шөкер, дибез. Кичә кәеф төшкән кебек булса да, бүген уйлап утырам, моннан да начаррак хәлләр булырга мөмкин иде бит.  Шул ук тәгәрмәч шартлап, кырыйга китереп сыласа яки кырыйдагы  машинага китереп бәрдерсә? Әлһәмдүлилләһ, иң мөһиме – без исән. Тимер ул ясалыр», – дигән Рамил.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар