Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң мөһиме: бергә булсыннар!» – яшь гаилә Гөлназ Асаева һәм Вилли концертыннан репортаж

Кышның соңгы якшәмбесендә, ягъни 26 февраль көнне, «Уникс» концертлар залында Гөлназ Асаева белән Виллиның (чын исеме – Вильдан Шәмсетдинов) тәүге уртак концертларына барып кайттым.

news_top_970_100
«Иң мөһиме: бергә булсыннар!» – яшь гаилә Гөлназ Асаева һәм Вилли концертыннан репортаж

Көн буранлы иде. Җитмәсә, карлы яңгыр. Барганда, ирексездән, Гөлназның «Дулый буран» җыры башымда әйләнде. Барып җиткәч тә, гадәттәгечә, «Уникс» янында машина куярга урын таба алмый интектек башта. Аннан Ходай үзе ярдәм итте. Шуңа күрә концерт менә-менә башлана дигәндә генә тамаша залына кереп урнашырга туры килде. Бездән соңрак та килүчеләр байтак булды әле, шул һава торышы сәбәпледер инде.

Гөлназ белән Вилли концертына иң яхшы дип саналган урыннардан бер 2-3 атна чамасы элек үк билет алып куйган идем (кызыксынучылар өчен, без утырган 8нче рәтнең урта өлешендә билет бәясе – 1500 сум). Концерт-театрларга бик үк исе китмәүче иремне дә барырга күндердем. Ник дигәндә, беренчедән, мин Гөлназның иҗатын нык яратам. Татар эстрадасында чын-чынлап үз урынын булдырган, үз йөзе, тавышы, моңы булган, җырлары истә кала торган хатын-кыз җырчыларыбызның берсе, дип саныйм мин аны. Тормыш иптәшемә дә концерт ошар, дидем. Икенчедән, соңгы арада Гөлназ һәм Вильдан арасындагы «аерылганнар икән», «кушылганнар икән» дигән имеш-мимешләр дә бу парга карата ниндидер кызыксыну уятты, яшермим. Шуңа күрә, беренче чиратта, мин бу язмамда гадәти тамашачы буларак концертта күргәннәрем, кичергәннәрем белән уртаклашырмын. Икенче чиратта инде, һөнәрем буенча журналист булганга, бу язмамны Асаева һәм Вилли концертыннан репортаж итеп кабул итә аласыз.

Гөлназның да, Вильданның да социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен күзәтеп барган кеше буларак беләм. Алар әлеге Казан концертын бик дулкынланып көттеләр. «Бу – үзенә күрә безнең өчен бер имтихан», – дип сөйләгән иде Гөлназ сторисларында. Миңа калса, алар бу имтиханны уңышлы гына тапшырдылар. Гөлназ сәхнәгә чыгып, беренче «Син икәнсең» җырын җырлауга ук, тамашачы аны алкышларга күмде.

Тамашачы күрергә күнеккән гадәти концертлардан аерылып торды сыман тоелды миңа. Ник дигәндә, беренчедән, алып баручылар юк иде. Гөлназ, яисә Вилли сәхнәгә чыгар алдыннан, сәхнә артыннан аларның мәхәббәт, балачак турындагы монологлары гына татарча-башкортча яңгырап алды, ул арада сәхнәдә ут сүнеп, экранда күбәләкләр җилпенеп торды.

Икенчедән, Гөлназ белән Виллиның иҗат юллары да төрле. Сәер яңгыраса да, бер концертта ике концерт булды төсле. Көн кебек ачык: алар Рамазановлар, Мирзаяновлар, Шәрипҗановлар һәм башка бик күп иҗади гаиләләр кебек бер-берсен көчәйтеп җибәрә торган тандем түгел. Алар башка, үзенчәлекле. Дөрес, концерт дәвамында алар ике генә (ялгышмасам) дуэт башкардылар, ләкин, миңа калса, аларны дуэт булалар түгел, икесе ике җырчы буларак халык якынрак кабул итә дә төсле.

Гөлназ искиткеч... Җырчы буларак (кеше буларак белмим, анысы миңа кирәк тә түгел). Ул тавыш!.. Сәхнәдә үз-үзен тотышы бик килешле. Артыгын кыланмый. Куллары сыгылмалы, җырчы булмаса, биюче дә була алыр иде, дип уйлап утырдым әле. Җырларын бирелеп башкара. Буй-сынын, чибәрлеген әйтеп тә тормыйм... Сүз уңаеннан, бала тапкач, ул бер мәлне калынаеп киткән иде, хәзер яңадан элекке хәленә кайткан, бик матур. Ни дисәң дә, сәхнә сылу гәүдәлеләрне ярата шул.

Ләкин киемнәреннән генә канәгать калмадым. Кара төс ярата бугай ул. Ике тапкыр икесе ике төрле кара чалбар киеп чыкты. Иң беренче чыгышында кара итәк кигән иде. Гомумән, бер генә күлмәк киде ул, анысы да куе кара зәңгәр иде. Белмим, минем аңа берсеннән-берсе матур, купшы аллы-гөлле сәхнә күлмәкләре киертәсем килде. Уразова, Бәдретдиноваларныкы төсле (билгеле, төрледән-төрле күлмәкләр кияргә күп чыгымнар кирәк шул инде).

Гөлназның сөйләм теле дә бай икән, җөмләләре төзек. Кайбер артистлар кебек «ык-мык» килми, урыс сүзләре дә кыстырмый сөйләве бик ошады.

Вилли... Ул шундый мөлаем. Күз карашы белән яраттыра торган. Вокал буенча Гөлназдан калыша, билгеле. Сөйләм теле дә йомшаграк. Сәхнәдә әле үзен бик үк иркен тотмавы да сизелә. Ничектер тамашачылардан «поддержка», алкышлар көткән сыман тоелды ул миңа. Сәхнәдә бик күп сөйләмәсә дә, чыгып басып, күз карашыннан ук юмор хисле булуы да сизелде. Ә менә аның җырлары миңа ничектер барысы да бертөрле сыман тоелды. Бәлки, ул охшаш аранжировка аркасында шулайдыр. Ул үзе дә, җырлаудан бигрәк, күбрәк җырлар иҗат итүе турында әйтте. Сәхнәгә чыгып җырлаган беренче җыры «Гөлназым – гөлем-гөлем назым, кирәкми башкасы» иде. Гомумән, үзе әйтмешли, Гөлназ төрле темаларга җырласа, Вилли, гомумән әйткәндә, тамаша дәвамында шул мәхәббәт тирәсендә әйләнеп йөрде.

Сәхнә бизәлешенә килсәк, Гөлназ җырлар алдыннан – инглиз хәрефләре белән язылган «Асаева», Вильдан җырлар алдыннан – «Вилли» дигән язу чыгып торды. Утлар бик нык күзне чагылдырды. Вакыт-вакыт һич сәхнәне күреп булмый иде. Маңгайларына кулларын куеп, чекерәеп утырган кешеләрне дә күрдем әле. Көчле тавыш, заманча аранжировка да колакларны бераз ялыктырды. Гадәттә бит инде, концертка тамашачы җыр тыңларга килә, күп сүз сөйләгәнне яратмыйлар, җырла гына, диләр. Ә монда, миңа калса, тамашачы белән җырчы арасында аралашу җитеп бетмәде. Гөлназ да, Вильдан да күп сөйләп тормадылар, җырладылар да җырладылар гына.

4 биюче кызлары һәм, шулай ук, 4 музыкант егетләре бар иде. Клавишта җырчы егетебез – Айтуган Гайзуллин, бас-гитарада – Илнар, барабанда – Марат, аккардеонда – Алмаз, дип таныштырдылар аларны. Айтуган дигәннәрен концерт барышында әллә ничә тапкыр телгә алдылар. Теләсә нинди уен коралында уйный ала, диделәр аның турында, ялгышмасам. Ул 3 җыр башкарды. Тик мин ул җырлаган җырларның берсенең дә сүзләрен аңламадым, гафу. Өченче җырының – «Dabro» төркеменең «Юность» җырына башкортчага тәрҗемә икәнен генә аңладым.

Гөлназ белән Виллины зурлап, бик күп чәчәкләр бирделәр. Зал да тулы диярлек иде. Тик ул залның әллә ничә рәтендә туганнары, дус-ишләре утыра микән әллә, дигән уйлар туды. Чөнки чәчәк бирергә чыккан һәр икенче кешене Гөлназ да, Вильдан да таныйлар иде. «Ой, Флера апа, рәхмәт», «Ой, Резедә Наилевна», «Ой, рәхмәт, әбәдтән бирле күрешмәдек бит», – кебек сүзләр дә әйттеләр чөнки.

Гөлназга чәчәк бирүчеләр арасында җырчы Зәринә Асылкаева, автор-башкаручы Гүзәлия дә бар иде. Автор дигәннән, Гөлназ да, Вильдан да җырларның авторларын әйтеп торуны бик кирәк дип тапмадылар. Сирәк җырларда гына авторларны телгә алдылар. Мәсәлән, «Абага чәчәк атмый» җырын башкарыр алдыннан Гөлназ аның композиторы – Зөфәр Хәйретдиновны бик җылы итеп искә алды. Ул үзе дә концертка килергә вәгъдә биргән булган. Тик залда Зөфәр абый үзе күренмәде.

«Зөфәр абый, сез мондамы?.. Ришатка киткән, тәки... Ришатка бармыйм, сезгә киләм, дигән иде. Юк! Ну яра-а-ар... – дип көлде Гөлназ. – Бу – шаяру гына. Сез аңа минем рәхмәт сүзләремне җиткерерсез әле. Чынлап та, ул – чын композитор! Күп җырчыларыбызны матур җырлары белән куандырып яши. Иҗат чишмәсе саекмасын иде берүк, корычтай нык сәламәтлек телибез аңа», – диде.

Залда Гөлназ белән Вильданның газиз кешеләре – әти-әниләре дә бар иде. Гөлназ «Китә кызлар» җырын җырлаганнан соң, сәхнәгә аның ике әтисе: тудырган әтисе – Рөстәм Асаев белән үстергән әтисе – Фәдис Ганиев менделәр. Алар кызларының ике кулын ике яктан тотып, балаларына иҗади уңышлар теләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан икәүләп, кочаклашып диярлек, залга урыннарына төшеп киттеләр.

Бу мизгелләрдә татар эстрадасыннан читтәрәк яшәгән тормыш иптәшем, гаҗәпләнеп: «Бу – нинди тамаша, чит илләрдәгечә болар», – дип гаҗәпләнеп утыра иде. Аңа әзрәк аңлатып үттем. Чынлап та, татарларда элекке һәм хәзерге ире тату булып яшәүче бик сирәк гаиләләрнең берсе инде алар. Бу яктан Гөлназның әнисе Лилия апа Биктимерова – бик зирәк хатын-кыз. Гомумән, тагын шундый гаиләләр бармы икән әле ул?

Лилия апа Биктимерова үзе сәхнәдә күренмәде, Гөлназ аны, сәхнә артында кызыбыз Динәне карый, диде. Гадәттә, гастрольләре вакытында нәни Динәне Гөлназның бик яраткан нәнәе карап кала торган булган. Бүген бик мөлаем «нәнәй» концерт карап утыра иде.

Концерт азагында 1 яшьлек Динә дә сәхнәгә чыгып күренде. Ни диясең – алма агачыннан ерак китмәгән. Сәхнәдә үзен бик иркен тотты, әтисе көчкә алып кереп китте үзен.

2 сәгатьлек тамаша бик күңелле генә узды. Тәнәфес булып тормады. Гөлназ үзенең «Оныта алмыйм», «Дулый буран» кебек хит җырлары белән бергә, баянга «Мәк чәчәге»н башкарды. Залга тамашачы арасына төшеп, «Мәтрүшкәләр»не дә җырлады. Шул арада икенче ягымда утырган бер ханым белән гәпләшеп алдык. Резидә ханым: «Гөлназны бик яратам, матур җырлый. Ә менә моңа кадәр Виллины кем икәнен белми идем», – диде. Соңыннан тамаша бетеп, гардеробка чират торганда да, ике олы яшьтәге ападан фикерләрен сорадым. «Маладис, Гөлназ. Халык җырларын да җырлый, тавышы көр. Тик концерт, гомумән алганда, яшьләргә бара, безнең ишеләргә бармый», – диделәр бертавыштан. Ә килгән тамашачы арасында, чынлап та, яшьләр күп иде.

Концерт беткәч, Рөстәм абый Асаевны тотып алып, хис-кичерешләрен сорарга өлгердем.

Заманча концерт. Кызым өчен горурланам, әлбәттә. Бүгенге эстрадага килгәндә, дәрәҗәсе бар, Аллага шөкер. «Стильно», «модно» дип әйтик. Мин инде һәрвакыт аның халык җырларын, төплерәк җырлар җырлавын телим. Гөлназның репертуарында аның тавышын күрсәтә торган җырлары бар. Җырлары килде-китте, дип әйтә алмыйм. Әмма хәзер шундый заманчарак басымнар бит инде. Аранжировкалар көчле. Безнең аранжировкалар «келти-пелти» генә булып калды. Бәлки, мин йомшаграк тавышка, классик стильгә якын булганга, скрипка ише уен коралларына өйрәнгәнгә шулайдыр, колакларга көч килде әзрәк. Тавыш көчлерәк булды, миңа калса. Гомумән әйткәндә, бүгенге концерттан мин канәгать. Кызымның шундый дәрәҗәдә концерт бирүен бер дә күргән юк иде әле. Кияүне сәхнәдә бөтенләй беренче тапкыр күрдем бүген. Бик матур күренә. Үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Репертуарын төрлеләндерергә кирәк, дип уйлыйм, – дип сөйләде Рөстәм абый.

«Гөлназ белән Вильдан башка иҗади гаиләләрдән аерылып торалар, килешәсезме?» – дип сораган идем Рөстәм абыйдан. Ул минем белән 100 процент килеште. «Сүз дә юк, аерылалар. Тегеләйрәк булыгыз, болайрак итегез дип, хәзер аларга берничек әйтеп тә, ниндидер кысаларга кертеп тә булмый, барыбер үзләренчә эшли яшьләр. Эшләсеннәр генә. Иң мөһиме – бергә булсыннар. Сәхнәдә һәркемнең үз юлы. Барысы да бер төрле булса, кызык та булмый», – диде ул.

Әти кеше сүзләре белән мин дә килешәм. Гайбәтләрдән өстен булып, «аерылганнар икән», «талашканнар икән» дигән имеш-мимешләргә юл куймыйча, тормышта да, иҗатта да, иң мөһиме, бергә-бергә бәхетле яшәүләрен телим бу искиткеч матур гаиләгә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 февраль 2023
    Исемсез
    Бик матур пар🙏бэхетле генэ булсыннар🤲 зур унышлар га ирешсеннэр, тигез гомер итсеннэр 🤲🤲🤲🙏👏👏👍🔥
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100