news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң матур салат!» – Теләче районы хуҗабикәсеннән «Төнбоек» салаты рецепты

news_top
«Иң матур салат!» – Теләче районы хуҗабикәсеннән «Төнбоек» салаты рецепты
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Олы Кибәхуҗа балалар бакчасыннан Гөлназ Минһаҗева «Иң матур салат» номинациясендә «Төнбоек» салатын тәкъдим итте.

Салатны ясар өчен: тавык ите, тозлаган гөмбә, сыр, йомырка һәм майонез кирәк.

Беренче катламга озынча туралган тавык итен салабыз, икенче катламга – озынча туралган гөмбә, өченче катламда – угычтан чыгарылган йомырка, дүртенче катлам – угычтан чыгарылган сыр. Һәр катлам арасына майонез сылыйбыз. Салатның өстен яшеллек белән бизибез. Йомыркадан төнбоек формасын ясыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар