Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше гомере – 18 сум 7 тиен: 4 кызны үтергән машина йөртүчесе компенсация түли башлаган

news_top_970_100
Кеше гомере – 18 сум 7 тиен: 4 кызны үтергән машина йөртүчесе компенсация түли башлаган
социаль челтәрләр

Исерек килеш руль артына утырган машина йөртүче аркасында, узган җәйдә Башкортстанның Бакалы районында 4 кыз баланың гомере өзелгән иде.

Әлеге фаҗигадә гаепләнүче егет кызларын югалткан аналарга компенсация түли башлаган. Суд аны 13 елга төрмәгә хөкем иткән һәм «зыян күргән һәр гаиләгә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләргә» дигән карар чыгарган. Бу хакта «Честно говоря» телеграмм-каналына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Күпмедер вакыттан соң Башкортстанның Югары суды хөкем карарын 11 елга кадәр азайткан. Хәзер Марс Гузаяров, режимны йомшагракка үзгәртергә, шулай ук компенсация күләмен һәм төрмә срогын киметергә теләп, кассацион шикаять язган.

Һәлак булган кызларның әти-әниләре бу карар белән килешмәүләрен белдерә. Алар сөйләвенчә, һәлак булган балалары өчен кемгәдер 1 тиен, кемгәдер 6 тиен компенсация килгән. Иң зур түләү 18 сум 7 тиен тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100