news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң күп акча киемгә тотыла»: Татарстанда баланы 1 сентябрьгә әзерләү ничә сумга төшә?

news_top
«Иң күп акча киемгә тотыла»: Татарстанда баланы 1 сентябрьгә әзерләү ничә сумга төшә?
Фото: © «Татар-информ»

Росстат мәгълүматлары һәм маркетплейслардагы бәяләр буенча кием-салым, канцтоварлар, рюкзак һәм башлангыч мәктәп өчен чәчәк бәйләме бәяләрен санадык. Беренче сыйныфка баручы кызларга киемнәр 17 279 сумга, ә малайларга 16 925 сумга төшә.

Татарстанда баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?

Татарстанда баланы мәктәпкә кимендә 17 мең сумга җыярга була. Беренче сыйныф укучысы өчен база җыелмасы: мәктәп формасы, канцтоварлар, рюкзак, алмаш аяк киеме өчен сумка һәм укытучыга гөлләмәнең ничә сумга чыкканын санадык.

Беренче сыйныфка баручы кыз балалар өчен бу җыелма 17 279,36 сумга, ә малайлар өчен 16 925,31 сумга чыга.

Исәп-хисапта Татарстанстат мәгълүматларын, шулай ук төп маркетплейслардагы бәяләрне кулландык. Кием-салым һәм канцтоварларның минималь җыелмасын – иң мөһимнәрен генә сайладык.

Әмма шуны истә тотарга кирәк, кагыйдә буларак, реаль чыгымнар күбрәк була. Мәсәлән, бала ел әйләнәсе гел бер күлмәктән яки блузкадан гына йөрми. Укытучы биргән исемлектәге канцтоварларның кайберләре кирәк тә булмаска мөмкин, яки киресенчә, әти-әниләргә матур язу дәфтәрләре, әсбаплар, дәфтәрләр яки башка нәрсәләрне өстәп алырга туры килә. Моннан тыш, балалар үсә дә, шуңа күрә кайвакыт киемнәрне һәм аяк киемнәрен инде берничә айдан, кышын ук алыштырырга туры килә.

Фото: © «Татар-информ»

Кием-салым

Кием сатып алганчы мәктәптә ниндидер таләпләр булу-булмавын белешергә кирәк. Кайбер белем йортлары билгеле бер фасондагы һәм төстәге форма гына алырга куша. Гадәттә, мондый киемне билгеле бер кибетләрдә генә сатып алып була. Мәктәпләрнең күпчелегендә формага таләпләр артык кырыс түгел, тик бер төстәге, әйтик, соры яки зәңгәр кием алуны сорарга мөмкиннәр.

Без ата-аналардан сораштырып, мәктәптә укучы малай-кызларга кирәкле кием-салымның якынча исемлеген төзедек.

Исәп-хисап өчен кызлар һәм малайлар өчен мәктәп киеменең база җыелмасын алдык. Кызлар өчен – сарафан һ.б., малайлар өчен – чалбар, күлмәк һәм башка кирәк киемнәр.

Практикада киемнәр күбрәк булса яхшы. Мәсәлән, кызларга сарафан һәм өстәмә итәк белән жилет яки кардиган алырга була. Малайларга – ике пар чалбар: берсе көндәлек киеп йөрүдән тиз тузарга яки пычранырга мөмкин. Блузка һәм күлмәкләр дә икәү– берсе озын җиңле, берсе кыска җиңле булса яхшы.

Малайлар өчен кием

Мәктәп яшендәге малайлар өчен чалбар, 1данә – 2086,57 сум;

Мәктәп яшендәге малайлар өчен күлмәк, 1 данә – 1258,29 сум;

Мәктәп яшендәге балалар өчен спорт костюмы, 1данә – 2380,68 сум;

Галстук – 294,5 сум;

Алмаш ботинка – 2345,34 сум;

Балалар өчен кроссовка, 1 пар – 1904,3 сум;

Носки – 83,29 сум.

Кызлар киеме

Кызлар өчен сарафан – 1926, 73 сум;

Кызлар өчен блузка – 1345,95 сум;

Кызлар өчен итәк – 1474,12 сум;

Спорт костюмы – 2389,68 сум;

Кызлар өчен кардиган – 2310 сум;

Кызлар өчен жилет – 1671 сум;

Колготки – 364,7 сум;

Гольфы – 510 сум;

Кроссовки – 1804,3 сум;

Алмаш туфли – 2345,;5 сум.

Канцтоварлар

Канцтоварлар исемлеген башлангыч сыйныф укытучысыннан алдык. Ул башлангыч мәктәп укучыларына исәпләнгән һәм аңа база кирәк-яраклары кертелгән, ягъни, болардан башка дәрестә укып булмый.

Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы әйберләрне алганда артык акча тотылырга, ахыр чиктә алган әйберләр кулланылмаска мөмкин дә инде. Шуңа күрә сатып алыр алдыннан аерым укытучы биргән исемлек белән чагыштырырга кирәк.

Канцтоварлар – 2659,59 сум.

Рюкзак

Кече сыйныф укучысы өчен ранец сайлаганда беренче чиратта аның авырлыгына һәм төзелешенә игътибар итәргә кирәк. Роспотребнадзор киңәшләре буенча, буш ранец 700 граммнан да авыр булмаска, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен исә 1 килограммнан да артмаска тиеш. Кечкенә укучылар өчен формасын саклый торган букча алу хәерле, ул аркага ныклап орынып торырга һәм йөкләнешне тигез таратырга, ә җилкә каешлары йомшак һәм озынлыгы көйләнә торган булырга тиеш.

Фото: © rospotrebnadzor.ru рәсеме

Тулысынча җыелган, китап-дәфтәрләр тутырылган букчаның авырлыгы баланың гәүдә авырлыгының якынча 10 процентыннан артып китмәскә тиеш. Букчадан тыш, алмаш аяк киеме өчен сумка да алырга кирәк. Ул якынча 514 сумга төшә.

Рюкзак – 2301,59 сум

Укытучыга гөлләмә

1 сентябрьгә гөлләмә сатып алу формаль яктан мәктәп чыгымнарына керми, тик башлангыч мәктәптә укытучыга гөлләмә бүләк итү – гадәт, шуңа күрә балаларның күбесе линейкага чәчәкләр тотып килә.

«Дети вместо цветов» дигән хәйрия акциясе дә бар: берничә дистә гөлләмә урынына сыйныф укытучысы өчен бер зур уртак бәйләм сатып алу, ә янга калган акчаны балаларга ярдәм өчен күчерү. Безнең хисапларда без гадәти гөлләмәне калдырдык, чөнки гаиләләрнең күпчелеге өчен бу барыбер 1 сентябрьнең мәҗбүри өлеше булып тора.

Чәчәк бәйләмнәренә бәяләр төрле һәм бик аерыла, шуңа күрә яңа киселгән бер чәчәк өчен Росстат китергән уртача бәяне – 239,53 сумны алдык. Әгәр биш чәчәк алсаң, якынча 1,2 мең сум була.

Чәчәк кибетләрендә «Укытучы өчен чәчәк» композицияләре уртача 2,5 мең сумнан башлана. Белдерүләрдә букетларны 1,5 меңнән дә табып була, тик алар күпкә тыйнаграк күренә инде. Кибетләрдә һәм маркетплейсларда баллы тәм-томнан, кипкән җиләк-җимешләрдән, сабыннан да букетлар бар. Әти-әниләр үзләре теләгәнне сайлый ала.

Фото: © «Татар-информ»

Акчаны ничек янга калдырырга?

Исемлек буенча сатып алыгыз. Исемлек артык-портык әйбер алудан сакланырга һәм баланы мәктәпкә әзерләүнең күпмегә төшәчәген алдан ук бәяләргә мөмкинлек бирә. Берочтан кайчы, дәфтәр өчен тышлыклар яки папка ише вак-төякне дә онытмаска ярдәм итә – юкса, соңыннан шулар өчен кибеткә аерым барырга туры киләчәк.

Баланы да сатып алуларга җәлеп итегез. Укучы әйбер сайлауда үзе катнашсын, бигрәк тә көн саен киелә һәм кулланыла торган кирәк-ярак сайлаганда. Юкса, үзегезгә матур булып тоелган форма яки рюкзак сайлап, ул балага бөтенләй дә ошамаска мөмкин: алынган әйберне йөртергә күндереп нерва бетерергә яки барысын да яңа баштан алырга туры киләчәк.

Моннан тыш, әйберләрне бергәләп сатып алу мәктәпкә әзерлекне кызыклырак итә һәм баланы чыгымнарны планлаштырырга һәм гаиләдәге акчаның бетмәс-төкәнмәс ресурус булмавын аңларга ярдәм итә.

Алданрак сатып ала башлагыз. Бу кагыйдә киемгә кагылмый: җәй дәвамында бала сизелерлек үсеп китәргә, ә май аенда сатып алынган блузка сентябрьгә кечерәергә мөмкин. Ә менә канцтоварлар, рюкзак, көндәлек һәм үлчәме үзгәрми торган башка кирәк-яракны теләсә кайсы вакытта алырга була – ташламалар мөмкинлегеннән файдаланыгыз. Өстәвенә, 1 сентябрь якынлашкан саен кибетләрдә сатып алучылар да сизелерлек арта.

Маркетплейслардагы һәм гадәти кибетләрдәге хакларны чагыштырыгыз. Рәттән бөтен нәрсәгә маркетплейста заказ бирергә кирәк дигән сүз түгел, әмма һичшиксез рюкзак, канцтоварлар яки мәктәп формасы бәясен чагыштырып алырга кирәк. кайвакыт бер әйбер бәясенең аермасы әллә ни зур булмый, әмма бөтен исемлек буенча йөреп чыксаң, янга калган акча шактый сизелерлек булырга мөмкин.

Булган әйберләргә ревизия ясагыз. Әгәр бала беренче сыйныфка бармый икән, мөгаен өегездә кайчы, төсле кәгазь, буяулар, пумалалар, линейкалар, тышлыклар һәм узган елдан башка канцтоварлар калган булырга мөмкин – аларны кабат кулланып була. Шушы ук кагыйдә киемгә дә кагыла: блузка яки чалбар яхшы хәлдә, үлчәме ярарга, ә мәктәп пиджагы яки жилеты бөтенләй киелгән булырга мөмкин.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Ә әти-әниләр күпме акча туздыра?

Практикада исә, баланы мәктәпкә арзанга да, сизелерлек кыйммәт бәягә дә җыярга була. Кемдер кирәк әйберне генә алып бетерә, чөнки узган елдан күп нәрсә калган була, ә кемдер кием һәм аяк киеме өчен акча жәлләмәскә кирәк дип саный.

Җәмилә Чуприна (кызы дүртенче сыйныфка бара):

«Узган ел якынча 18 мең сумга сыешып беткән идек. Мәктәп алдыннан без эшли торган иң кыйммәтле әйбер – сәламәтлеккә чек-ап узу. Ул әлеге суммага кермәгән. Әйберләрне кибеттән алам.

Бала актив үскәч, гыйнвар аенда барыбер өстәмә аяк киеме, колготкилар, күлмәкләр аласы була. Аяк киеменә акча жәлләмим, бала аны көне буе киеп йөри һәм дүртенче сыйныф укучысы өчен бернәрсәне дә ямап ятмыйм – тузган икән, шундук ташлыйм. Шуңа күрә, акчаны бик янга калдырабыз дип әйтә алмыйм.

Быел җиңелрәк: рюкзак, пенал, каләмнәр, ручкалар, чәч өчен аксессуарлар аласы булмады – барысы да узган елдан калды. Форманың да бер өлеше әле таман. Ике яңа блузка (әле узган елдан өчәү калган иде, димәк бер атнага бишәү туры килә) гына алдык әле, ә итәк һәм чалбарларның искеләре калды. 1 сентябрьгә генә яңа итәк сатып алдык – модница кыз өчен бәйрәмгә нәрсәне дә булса яңарту мөһим инде. Түгәрәкләр өчен аерым комплектлар алырга туры килде: һәр түгәрәккә лосиналар һәм футболкалар һәм физра өчен аерып комплект алдык.

Барысын да август урталарында ала башлыйм, чөнки бала тиз үсә һәм аның җәй дәвамында күпмегә үсәчәген чамалап булмый. Бүгенгә колготкилар гына аласы калды, хәзер җылы булыр һәм гольфадан гына йөреп булыр дип уйлыйм».

Гөлия Мадиярова (кызлары дүртенче һәм алтынчы сыйныфка бара):

«Мин бюджет санамый һәм алып бармый торган әни. Әле алай гына да түгел, минем балалар әле җыелмаган – безнең отпуск әле!

Элек олы кызым белән барысын да исемлек буенча алдан ук алып куя идек, ә хәзер кирәк булган саен гына алам, чөнки исемлектәге күп әйбер яки кирәк булмый, яки соңыннан укытучы биремнәрне үзгәртеп куя.

Кием һәм аяк киеме алганда акча жәлләмим. Арзан әйберләр тиз туза. Канцелярия, дәфтәр, тышлыкларны да очсызны алмыйм. Бары тик рюкзак алганда гына экономиялим: кызлары аларны еш алыштырырга ярата, шуңа күрә арзанракны алам».

Ксения Варламова (улы алтынчы, кызы икенче сыйныфка бара):

«Үз тәҗрибәмнән әйтәм, мәктәп алдыннан иң күп акча киемгә тотыла. Гадәттә, бер генә комплект җитми, бигрәк тә кызларга, аларга алмаш форма кирәк. Бала киемне тапларга, пычратырга мөмкин, шуңа күрә алмаш сарафан, итәк яки кием комплекты булса бик уңайлы. Блузка һәм күлмәкләргә кагыла бу: кыска һәм озын җиңле вариантлар булса, ә тагын бер кием бәйрәмчәрәк булса яхшы.

Мәктәп формасының бер өлешен берничә ел кияргә дә була. Мәсәлән, улыма пиджакны әзрәк запас белән алырга тырышам, чөнки бу шактый кыйммәтле кием – якынча 6-7 мең сум тора, ә үзен елына берничә мәртәбә генә кияләр. Бераз зурракны алсаң, ике-өч елга җитәрлек була. Трикотаж киемнәр дә яхшы саклана, алар бала белән бергә үсә.

Уку елы башланыр алдыннан былтырдан калган әйберләрне барлап чыгам. Кайбер күлмәкләр, блузкалар, чалбарлар яки жилетлар шактый ярыйсы, киярлек була әле. Канцтоварларны да бөтен килеш өр-яңадан алу кирәкми: дәфтәрләрнең, ручкаларның, буяуларның, пумалаларның һәм башка кирәк-яракның бер өлеше калган була, ә нәрсәнедер ел дәвамында әкренләп алам. Болай эшләгәндә берьюлы зур сумма тотасы булмый һәм нәрсәнедер алырга оныту куркынычы да азрак.

Алданрак сатып алу да акчаны янга калдырырга булыша. Мәктәп кирәк-яраклары турында гына сүз бармый: кайбер кием-салымны да зурракны алырга була. Мәсәлән, блузка яки башка кием яхшы утыра икән, аны кыстырып кияргә була, бала аны киләсе елда да кия алачак. Аяк киеме белән катлаулырак, әлбәттә: кайвакыт ул балаларга бер ай эчендә үк кечерәя, шуңа күрә монда зур запас алырга кирәкми.

Тагын бер момент – конкрет мәктәпнең таләпләре. Бездә, мәсәлән, форма соры төстә булырга тиеш, ә кызларга чалбар урынына итәк кияргә киңәш итәләр. Ак блузка һәм күлмәкләргә, галстукларга, галочкаларга һәм шевроннарга да таләпләр. Бу әйберләрнең бер өлешен бары тик махсус кибетләрдә генә сатып алып була, шуңа күрә балага нәрсәләр кирәк буласын алдан ук белешергә кирәк.

Балаларга артык кыйммәтле әйберләр алмаска тырышам. Башлангыч мәктәптә алар барыбер киемнәрен пычратырга яки бозарга мөмкин, ә кыйммәтле кием өчен балага шелтә ясаудан мәгънә күрмим. Шуңа күрә юнь бәягә сыйфатлы әйберләр алырга тырышам».

Чыганак: «Татар-информ», Гөләндәм Фәтхуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар