Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң кирәкле кешеләр (Гүзәл Сөнгатуллина)

news_top_970_100

Язның бер матур көнендә урамда ике дус хатын очраша.

– Кәримә, ни хәлләрең бар? Күптән күрешкәнебез юк. Нинди яңалыклар? Эшләр барамы?

– Сәлам, Гөлфия дустым! Күптән күрешмәдек шул. Эшләр баруы... ни дип әйтим инде? Киттем мин ул эшемнән.

– Ничек киттең? Ни булды? Син бит врач! Иң кирәкле кеше?!

– Ни булсын? Туйдырды! Көн саен шул авырулар белән эшләп, үзем авыруга әйләнә яздым. Киләләр дә зарланалар: теге җир авырта, бу җир авырта. Мин, әлбәттә, карыйм, сорашам. Аннары дарулар язам. Шуннан соң авырулар ризасызлык белдерә башлый: ник кыйммәтле дару язасыз? Арзанрагы юкмыни?

Үзең беләсең, безнең бит даруханәләр белән сөйләшеп куелган. Без рецепт язабыз, алар дару саталар. Кыйммәтлесен сатсалар, аларга да яхшы, безгә дә проценты бара. Бер зарплатага гына яшәп булмый, аңлыйсыңдыр?

– Аңлыйм инде, дускаем, аңлыйм...

– Әле кыйммәтле дару язганга баш табибка барып әләклиләр. Ул да безнең сыман. Аңа да акча кирәк. Шуңа түзә алмыйча, киттем мин сырхауханәдән. Хәзер эш эзләп йөрим. Сине очрату әйбәт булды, кибеттә эшлисең түгелме? Директормы? Миңа да берәр эш табалмассыңмы шунда?

– Табар идем дә... Киттем бит мин эшемнән...

– Абау! Шундый җылы урыннан кем китә инде? Ни булды? Син бит иң кирәкле кеше!

– Ни булсын? Шулар аркасында инде...

– Кемнәр? Ревизорлармы?

– Юк ла... Сатып алучыларны әйтәм. Башымны катырдылар. Кибеткә киләләр дә сораша башлыйлар: «Бу әйбер ник кыйбатланган? Суганнарыгыз артык эре. Итләрегез эсвижий түгел!» Әйтерсең мин ризыкны үз өемнән алып киләм дә сатам. Ниндине җибәрәләр, шуны сатабыз инде... Дөресен әйткәндә, яхшырагын без арткарак алып куябыз. Башта булганын алып бетерсеннәр. Бигрәк азды халык. Әле картларны күрсәң, иртә таңнан килеп керәләр дә актарына башлыйлар. Болай да ташлама бәядән алалар, аңа яңа килгәнен генә бир. Шуңа түзмәдем, киттем.

– Хәзер нишләмәкче буласың?

– Әлбәттә, эш эзлим!

– Дустым, карале, мин нәрсә уйладым...

– Нәрсә?

– Без икебез дә бик кирәкле кешеләр. Мин сырхауханәдән киттем, син – кибеттән. Андый яхшы урыннарны каян табарбыз икән кабат? Үзең беләсең, табибка эләгү бик авыр. Син дә кибеттән юкка киткәнсеңдер дип уйлыйм. Аз булса да, ризыгы бар, акчасын алабыз. Әллә кире урыннарыбызга кайтыйк микән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100