news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң кадерле мизгелләр» - Илмир Ямаловның тормыш иптәше үзләренең зур гаиләсен күрсәтте

news_top

Алып баручы, музыкант Илмир Ямаловның тормыш иптәше, блогер Рузия Ямалова үзләренең зур, тату гаиләсен күрсәтте. Илмир белән Рузия дүрт бала тәрбиялиләр. Аларның гаиләсендә Раян белән Раяз исемле ике егет һәм Рузинә белән Рузилә исемле кызлар үсеп килә. Гаилә бик еш сәяхәт итә, төрле кызыклы урыннарда булырга ярата. Хәзерге вакытта да Ямаловлар бергәләп Мисырда ял итәләр.

Рузия үзенең сәхифәсенә диңгез буенда барысы бергә төшкән видеоларын урнаштырган. Ул моның вакытлар узу белән иң кадерле мизгелләр булачагы турында яза.

«Әлеге аяк астындагы ком, еракларга алып китүче җил, балалар көлгән тавыш, барыбыз бергә булган минутлар өчен тагын егерме елдан әллә ниләр бирердәй булырбыз. Хәзер бу гадәти көн сыман. Ә менә шул вакытта – моның иң кадерле мизгелләр икәнен аңларбыз. Гаиләмне яратам», – дип язган Рузия Ямалова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар