Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң-иң матурын сайлап алырбыз»: Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар яңа җырга исем эзли

news_top_970_100
«Иң-иң матурын сайлап алырбыз»: Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар яңа җырга исем эзли
Салават Камалетдинов

Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар яңа җыр өйрәнеп, видеога яздырганнар. Җырга исем табарга авырсынганнар, күрәсең, социаль челтәрдә тамашачылардан сорарга булганнар.

– Без кичә яңа җыр алдык. Үзебезгә бик ошады. Кичә юлда өйрәнеп, сезгә дип, яздырырга да булдык. Эшләтергә кирәкме? Матурмы? Исем сайлыйк әле бу җырга. Сез әйткәнчә булыр. Иң-иң матурын сайлап алырбыз, – дип язган Мирзаяновлар гаиләсе.

Халык төрле вариантлар тәкъдим иткән:

«Томанлы сөю», «Ярат әле», «Мәңгелек сөю», «Ялкынлы сөю», «Таң сөюе», «Уртак таңнар», «Син дә мине ярат әле», «Сөеп туймам», «Гомерлек ярым», «Янсаң иде» кебек вариантлар бар.

Яңа җыр әле музыкаль мәйданнарда чыкмаса да, тамашачылар аны инде яратып та өлгергән: «Бигрәк матур җыр», «Сезгә шундый килешә бу җыр», «Исеме ничек булса да ярый, сүзләре һәм көе шәп», «Нык матур, көтеп калабыз», «Кара, ничек килешеп тора, атап язылган диярсең!», «Нык матур җыр була бу, Алла боерса, җырлаучылары шәп бит аның!» – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100