Социаль челтәрләрдә язылучыларын баянга җырлавы белән җәлеп иткән яшь җырчы, Мөслим кызы Гүзәл Зиннуровага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.
«Мең тапкыр «риза». Иң бәхетле көннәремнең берсе. Яратам сине җаным, Динар», – дип язып, фотосын урнаштырган ул социаль челтәрләргә.
Дуслары Гүзәл белән Динарга гомерлек мәхәббәт, араларына чит-ят күзләр һәм кеше сүзләре кермәвен теләгән.