Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы хатын-кызлары ничек ябыга?

Яз башыннан күпләр ябыгырга хыяллана, ләкин моны эшләү җиңел түгел. Чаллыда яшәүче берничә ханым ябыгу серләре белән уртаклашты.

news_top_970_100

Минус 30 кг: 4 тапкыр ябыккан

Альбина Мортазаевага берничә тапкыр ябыгырга туры килә. Бала тапканнан соң 2 тапкыр – 30 һәм 15 килограммга, һәм 2 тапкыр – авырулардан соң 10ар килограммга.

Альбина ябыкканчы

Фото: © шәхси архивтан

Беренче йөклелеге вакытында аның калкансыман бизе эшчәнлегендә проблемалар барлыкка килә. 13 яшьтән алып бию белән шөгыльләнгән һәм фигура белән проблемалары булмаган кыз, 23 яшенә җиткәч, кискен рәвештә авырлык җыя башлый.

– Беренче баламны тапканнан соң, калкансыман биз аркасында, табиблар мине гормоннарга утыртты һәм спортны тыйды. Әмма бер эндокринолог туклануны яңадан карап чыгарга киңәш итте: камыр, татлы, кыздырылган, тозлы ризыкларны рационнан чыгарырга, шул ук вакытта ачлык тойгысын хис итмәскә. Бу сөйләшүдән соң тагын 3 ел мин гормоннар эчүне һәм ашауны дәвам иттем, – дип уртаклаша Альбина.

Декреттан чыгу аны үзгәрешләргә этәрә. 1 ел эчендә Альбина 30 килограммга ябыгып, 48 килограммга кала. Эшкә контейнерларда ашлар һәм котлет белән боткалар, яшеллек белән кефир һәм яшелчәләр алып бара. Ярты елдан соң, авырлыгы тотрыклы кими башлагач, мөстәкыйль рәвештә гормоннар дозасын киметә. Икенче йөклелек алдыннан, даруларны тулысынча туктаткач, анализлар тапшыра: алар идеаль була.

Икенче йөклелеге вакытында да авырлык җыя. Шунда ук аңа фитнес-клубка абонемент бүләк итүләрен сорый һәм 2 ай эчендә 15 килограммга ябыга.

Альбина ябыканнан соң

Фото: © шәхси архивтан

Альбина тагын 2 тапкыр каты авырый: 2021 елда ковидтан соң аяклары йөрми башлый, ә 2024 елда – йөзенең уң ягын сизми. Һәм, гормоннар белән дәваланганнан соң, авырлыгы шунда ук 10 килограммга арта. Әмма бу вакытка Альбина инде яраткан эшен табып өлгерә – 2013 елдан бирле ул тренер булып эшли.

– Спорт – минем яшәү рәвешем. Минем калкансыман бизем белән сәламәт һәм зифа булу өчен башка чара юк. Еллар буе авырту һәм башка авырыклардан зарланырга, шул ук вакытта тотынырга һәм эшләргә мөмкин. Күпләр спорт белән шөгыльләнергә теләмәүләрен авыруга сылтый: бүсерләр, мускуллар зәгыйфьлеге һ.б. Тренер буларак әйтә алам: спорт – бердәнбер ярдәм итә ала торган әйбер, – ди Альбина.

Минус 25 кг: көнгә 5 тапкыр күнегүләр ясау

Мария Луговая ел ярым эчендә 25 кг нан котылган. 2017 елның гыйнварында аның авырлыгы 77 кг, сентябрьдә инде 60 кг, ә 2018 елда – 52 кг. Бүген ул 56 кг авырлыкта – буе өчен оптималь авырлык.

– 26 яшемдә табиблар миңа өмет юклыгын әйтте. Күп еллар дәвамында дарулар кабул итү аркасында гормоннар дөрес бүленеп чыкмый башлаган, авырлык һәм холестерин артты, кан куерды, буыннар какшады. Диеталар ярдәм итмәде. Үз-үземне тота алмау, депрессияләр – нәтиҗә ноль. Беренче адымым – төркемле күнегүләргә абонемент сатып алу булды, – дип уртаклаша Мария.

Мария ябыкканчы

Фото: © шәхси архивтан

Ул атнага 1-2 дәрестән башлый. 4 ай эчендә 7 килограммга ябыга. Ләкин алга таба катлаулырак була. Авырлык «китмәгән» чорлар да була. Ләкин чыдамлык үсә, һәм еллык ялында ул көненә 5 төрле тренировкага йөри.

– Клубтан чыга идем дә юл буе елый идем, чөнки авыр иде, ләкин моны беркем дә күрмәде. Барысы да ябыгуымны гына күрделәр. Авырлыгым 52-54 кг булгач, анализлар тапшырдым. Табиблар әйтүенчә, гәүдәм 15 елга «яшәргән», – дип өсти ул.

Мария диетага каршы. Ләкин ул берничә ай бөтен камыр ризыклары, икмәк, шикәр, колбаса, майонез, дөге, макаронны тулысынча чикләгән, вакытлыча бәрәңге дә ашамаган. Татлы ризыклардан – көненә бер кисәк шоколад, анысы да көндезге 12гә кадәр.

Мария ябыкканнан соң

Фото: © шәхси архивтан

– Организм истә калдырсын өчен, нәтиҗәне ярты ел булса да саклап калырга кирәк. Бүген, артык авырлыгымнан котылганнан соң 7 ел узгач, үземә колбаса да, камыр ризыгы да сатып ала алам. Тик аннары һичшиксез тыелу чоры була, – ди Мария. – Ябыгу өчен бары тик тылсымлы трио гына ярдәм итә: спорт, дөрес туклану һәм баш белән эшләү. Сез үзегездә ни өчен артык авырлык булуын аңлаганчы – барысы да файдасыз. «Гормоннар, яшем бар, авыруларым бар» – сылтаулар гына. Күпләр иң җиңел юлга баса. Җиңел күнегүләр сайлый, көне буе дөрес туклана, ә кичен туйганчы ашый һәм алкоголь эчә. Авырлыкны киметү – бары тик дисциплина һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе генә. Минем өчен иң авыры – минем булдыра алуыма ышану иде. Һәм мин моны эшләдем. Һәм үземнең әти-әниемә, элеккеге иремә һәм тренерыма ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен, – дип уртаклаша Мария.

Минус 24 кг: дөрес туклануга карабодай гына керми

Екатерина Иванова 87 кг авырлыкта булган. Ябыгырга уйлагач, беренче чиратта туклануга игътибар иткән һәм дөрес ризыкның карабодай белән тавыкның түш ите генә түгеллеген аңлаган. Аннары төркем белән күнегүләргә кушылган, бассейнга һәм массажга йөри башлаган.

Екатерина Иванова ябыкканчы

Фото: © шәхси архивтан

– Диета тотмадым, рационнан шикәр, камыр, кыздырылган, майлы ризыкларны алдым. Калорияләр кытлыгы иң нәтиҗәлесе булып чыкты, – ди ул.

Һәм иң мөһиме – көн дәвамында күбрәк активлык. Ел ярым вакыт эчендә ул 24 кг га ябыккан. Тиресе салынып төшмәсен өчен, массажларга йөргән. Дөрес туклануны исә әлегә кадәр саклый.

– Мин ябыгу препаратларына каршы. Минем гормоннар белән проблемаларым бар иде, әмма мондый хәлдә дә үзгәрергә мөмкин булып чыкты. Бернинди препаратлар, ябыгу өчен чәйләр кабул итмәдем. Сыеклык тоткарланмасын өчен, лимфодренажлы эчемлекләр эчәм, – ди Екатерина.

Инде 1 ел дәвамында Екатерина үзе өчен уңайлы авырлыкта, ләкин күнегүләр ясаудан, дөрес тукланудан туктамый.

Екатерина Иванова ябыккач

Фото: © шәхси архивтан

– Иң авыры – башлау. Һәм туктап калмаска. Күпләр «менә бүген-иртәгә бургер, пицца ашыйм да, дүшәмбедән яңадан сәламәт яшәү рәвешен башлыйм» дип уйлый. Алай булмый. Без – үз тәнебезне үзебез булдыручылар. Мин һәркемгә үз-үзләрен карый башлауларын телим, организм һичшиксез моның өчен сиңа рәхмәт әйтәчәк, – ди Екатерина.

Өч төп сер

Альбина Мортазаева:

1. Рационнан бөтен камыр ризыкларын һәм шикәрне алу, йоклар алдыннан беренче елны кефир эчү.

2. Йокы режимын җайга салу: 23:00гә кадәр йокларга яту һәм 6:00дә тору.

3. Атнага ким дигәндә 4 кардиотренировка.

Мария Луговая:

1. Камыр ризыклары, шикәр, колбаса ашаудан туктау.

2. Атнага 3 көч тренировкасыннан башлау, алардан соң катгый ашамау.

3. Иртәләрен шикәрсез, лимон салынган 2 стакан җылы су эчү.

Екатерина Иванова:

1. Камыр, майлы, татлы ризыкларны ашаудан туктау.

2. Кичке ашны 17.00дән дә соңга калмыйча ашау.

3. Атнага 3 тапкыр кардиотренировкалардан башлау, аннары атнага тагын 2 көч күнегүләрен өстәү.

«Челнинские известия»дән тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100