news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Имтихан бирүчеләргә Марсель хәзрәт Кәримовтан киңәшләр: «Догада бул, тырыш, күчермә»

news_top
Имтихан бирүчеләргә Марсель хәзрәт Кәримовтан киңәшләр: «Догада бул, тырыш, күчермә»
Фото: «Татар-информ»

Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов имтихан бирүче мәктәп укучыларына, шәкертләргә нәсыйхәтләрен юллады.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак».

«Ән-Нәҗм / Йолдыз» сүрәсе, 53:39

Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен тырышлык күрсәтү – үзе гыйбадәт

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үәссәлләм әйтте:

«Белем эзләү – һәр мөселман иргә һәм һәр мөселман хатынга фарыз».

Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үәссәлләм әйтте:

«Белем өчен өеннән чыгучы кешегә Аллаһы Тәгалә Җәннәт юлын җиңеләйтә».

Икенче мөһим нокта – Аллаһка тәвәккәл итү

Бер көнне сәхабәләр сорады: «Йә Рәсүлүллаһ, дөяне бәйләп куймыйча да тәвәккәл итәбезме?»

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үәссәлләм әйтте:

«Дөяне бәйләп куй да, шуннан соң Аллаһка тәвәккәл ит».

Ягъни, эшне башкару өчен бар сәбәпләрне куллан, аннан соң Аллаһтан нәтиҗә көт.

Һәм даими догада бул

Аллаһ әйтә:

«Киләчәгенә һич шик булмаган [үлем дигән] нәрсә сиңа ирешкәнче, [бер мизгелне дә бушка уздырмыйча] Раббыңа [һәрдаим] гыйбадәт кыл»

«Әл-Хиҗр / Хиҗер» сүрәсе, 15:99

Шуңа күрә имтихан алдыннан дога онытма:

رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي

«И, Раббым! Минем күңелемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш».

Фото: © Марсель хәзрәт Кәримов

Имтиханнарда тыелган эшләрдән саклану – иманның өлеше

Күчермә алу, алдау – зур гөнаһ.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте:

«Безне алдаучы – бездән түгел».

Аллаһы Тәгалә үлчәүне ким итүчеләргә каты вәгъдә белән әйтә:

«Киметеп үлчәүчеләргә ни үкенеч! Алар [үзләре өчен] кешеләрдән үлчәткән вакытларында, тулысынча алалар. Ләкин аларга үлчәгәндә яки [бизмәнгә салып үлчи торган нәрсәләрнең] авырлыгын билгеләгәндә, киметәләр. Алар терелтеләчәк дип уйламыйлармы? Бөек көн өчен. Бөтен кешеләрнең галәмнәр Раббысы [булган Аллаһы Тәгаләнең хөкеме һәм җәзасы] өчен [каберләреннән] кубарылган көнне [күз уңында тотам]»

«Әл-Мутаффифин / Киметеп үлчәүчеләр» сүрәсе, 83:1-6

Ата-аналар өчен киңәш

Ата-аналар балаларыгыз өчен күп дога кылыгыз. Әгәр имтихан уңышлы булса – Аллаһка шөкер итегез. Әгәр юк икән – өметегезне өзмәгез.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә:

Алар – [туры юлны ташлап, ялгыш юлны сайлаган монафикълар] һидаять урынына адашу юлын сатып алучылар, ләкин аларның бу сәүдәләре файда китермәде, һәм алар [үзләре дә] туры юлда булмадылар

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:16

Без имтихан дип әйткәндә, күбесенчә мәктәп, институт сынауларын күз алдына китерәбез. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә иң катгый итеп искәртә: бу дөньядагы һәр сынау – ул Кыямәт көнендәге бөек имтиханга әзерлек.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Серләр ачыласы көнне [Раббысы аны терелтәчәк]»

«Әт-Тарик / Төнге юлчы» сүрәсе, 86:9

Ягъни, ул көнне кешенең бөтен эшләре, ниятләре, яшерен гамәлләре – барысы да ачыкланып, хисапка алыначак.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үәссәлләм әйткән:

«Кыямәт көнендә бәндәнең аяклары җирдән күтәрелмәс (хисапка чакырылганчы) дүрт нәрсә турында соралганчы: гомере нәрсәгә сарыф ителде? Яшьлеге нәрсәдә туздырылды? Мал-дөньясы кайдан килде һәм нәрсәгә тотылды? Белеме белән нәрсә эшләде?»

Бу иң зур имтихан! Анда беренче сорау – белемебез турында булачак. Шуңа күрә без бүген дөнья имтиханнарына әзерләнгән кебек, Кыямәт имтиханына да әзерләнергә тиеш: ихласлык, тугрылык, гөнаһлардан саклану, намаз, зәкят, ураза, хәләл кәсеп – менә чын имтихан.

Дөнья имтиханы елына бер-ике тапкыр була. Кыямәт имтиханы – мәңгелек. Аның нәтиҗәсе – Җәннәт яки Җәһәннәм.

Йә Рабби! Безне дөньяда да, әхирәттә дә уңышлы кыл. Кыямәт көненең бөек имтиханында йөзләребезне агартып чыгар. Әмин!

Йә Рабби! Белемебезне арттыр, аңлау сәләте бир, харам юллардан сакла. Имтихан бирүче барча мөселман балаларына ярдәм ит. Әмин! Әстәгъфируллаһ, вәәтүбү әләйһ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар