news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Имтихан биреп кайтып килүче алты баланы һәм ике олы кешене берьюлы яшен сугып үтергән

news_top
Имтихан биреп кайтып килүче алты баланы һәм ике олы кешене берьюлы яшен сугып үтергән

Һиндстанның Чхаттисгарх штатында, яшен суккач, 8 кеше берьюлы үлгән. Бу турыда newindianexpress.com хәбәр итте.

Һәлак булучыларның алтысы – бала, икесе өлкән кеше. Тагын бер кеше имгәнгән.

«Якынча белешмә буенча, яшен суккач, 8 кеше үлде, шул исәптән алтысы – мәктәп укучылары», – дигән журнал чыганагы.

Һиндстан басмасы белешмәсе буенча, һәлак булган балалар 11 сыйныфта укый, алар имтихан биреп кайтып килә. Көчле яңгыр башлагач, алар агач астына кереп кача, нәкъ менә шул агачка яшен суга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар