news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Имтихан алдыннан укый торган дога

news_top
Имтихан алдыннан укый торган дога
Фото: © «Татар-информ»

«Әниләр мәчете» телеграм-каналында «Имтихан догасы» чыкты.

«Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән уку йортларында, мәктәпләрдә уку елы тәмамланып килә, күп кенә балалар, укучылар имтиханнарга керешәләр. Имтихан тапшыру – өйрәнгән гыйлемеңне тикшерү, алган белемнәрне ныгыту, искә төшерү дә булып та тора. Ләкин имтихан алдыннан укучы каушап китәргә, онытылырга да мөмкин», – дип яза пост авторы.

Шуңа күрә дә без имтиханнарга әзерләнү вакытында биредәге доганы кылырга онытмыйк:

رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي

«Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии».

«И Раббым! Минем күңелемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш».

Аллаһы Тәгалә укучыларга имтиханнарга әзерләнеп, уңышлы гына тапшырырга насыйп итсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар