Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имтихан алдыннан стрессны булдырмый калу ысуллары – психолог киңәше

news_top_970_100
Имтихан алдыннан стрессны булдырмый калу ысуллары – психолог киңәше
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Җаваплы имтиханнар һәм аларга әзерләнү еш кына стресс барлыкка китерә. Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы вакытында стресс булдырмау һәм нерв системасын саклау өчен киңәшләрне «Прайм» агентлыгына Мәскәү креатив техникумы психологы Ксения Вотякова сөйләде, дип яза РИА «Новости».

Аның сүзләренчә, борчылу – билгесезлек булган чакта кешенең нормаль реакциясе. Аны киметү өчен, алдан планлаштыруга өйрәнергә кирәк.

БДИга әзерләнгәндә, конкрет темаларның катлаулылыгын һәм аларны өйрәнү һәм истә калдыру өчен кирәкле вакытны билгеләгез.

Йокы, ял һәм туклану режимын саклау, хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү, эмоциональ яктан үз-үзеңне көйләү техникасын, мәсәлән, сулыш алу техникасын куллану мөһим. Болар барысы да эмоциональ хәлсезлекне булдырмаска ярдәм итәргә тиеш.

«Әгәр организм хәзерге вакытта стресс кичерә икән, имтиханда продуктив булу күпкә катлаулырак булачак», – дип кисәтә Вотякова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100