Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имтиханнарын 399 баллга тапшырган Рамил Баһавиев: “Көне-төне укырга кирәк дип уйламыйм”

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырасым бар дип мәктәп укучыларының күбесе көне-төне укый, борчыла. Әлеге имтиханның нәтиҗәләреннән кая укырга керүең тора бит. Аз балл җыйган очракта югары уку йортына керә алмый калуың да мөмкин бит. Һәр гаиләнең, уртача алганда, елына 80-100 мең сум түләп, баланы укытырлык мөмкинлекләре юк. Ә менә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевка уку йортына ничек керермен дип баш ватасы юк. Ул дүрт фәннән имтихан тапшырып, 399 балл җыйган. “Татар-информ” хәбәрчесе Рамил белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Имтиханнарын 399 баллга тапшырган Рамил Баһавиев: “Көне-төне укырга кирәк дип уйламыйм”

“Ходайдан иңдерелгән акыл бардыр”

- Рамил, без сине котлыйбыз! Имтихан тапшыруы авыр булдымы?

- Рәхмәт! Әллә ни авыр булды дип әйтә алмыйм. Имтиханга әзерләнгәндә, БДИ шактый катлаулы кебек тоела. “БДИ тапшыру авыр”, - дип куркытучылар да бар иде. Ләкин имтихан биремнәрен күргәч, тынычландым. Алар таныш булып чыкты. Моңа үзем дә шаккаттым. Һәм, әзерләнгән вакытта ничек чишкәнемне искә төшереп, биремнәрне уңышлы эшләп чыктым.

- Ничек әзерләндең? Репетиторлар ярдәм иттеме?

- Юк, репетиторларга мөрәҗәгать итмәдем, бары тик үз көчем белән әзерләндем. КФУ каршындагы Кече университет үткәргән лекцияләрне тыңладым, мәктәптән тыш, Интернет ярдәмендә мисаллар чиштем. Әлбәттә, гимназия укытучылары да әзерләнүдә ярдәм итте.

- Укучыларны еш кына БДИны бирә алмыйсыз дип куркыталар. Бу күренешкә ничек карыйсың?

- Укытучыларны да аңларга була: алар укучылар бирә алмас, дип борчыла. Безгә: “БДИ катлаулы, сезгә теләсә нинди бирем эләгергә мөмкин”, - диләр иде. Әлеге типтагы сүзләрне күбрәк ялкауларга, имтиханнарга җавапсыз караганнарга әйтәләр.

- Имтиханга “шпаргалка” әзерләдеңме?

- Юк, укытучылар да киңәш итмәде. Имтиханда һәр адымың артыннан күзәтеп торучылар бар бит, шуңа күрә бераз куркытты да. Аннары ул “шпаргалка” котыртып та тора бит, белсәң дә, карап аласы килә.

- БДИ биремнәренең төрлеләре бар: кайберләре катлаулырак, икенчеләре - җиңелрәк. Димәк, уңыш, бәхет тә үз ролен уйныймы?

- Бәлки миңа бәхет тә елмайгандыр. Хәер, имтихан тәмамланып, сыйныфташлар белән аралашкач, биремнәрнең бер дәрәҗәдә икәнен ачыкладык. Бөтен укучы да тигез шансларга ия.

- Ничек уйлыйсың, БДИны югары баллга тапшыру сәләтме?

- Белмим, бәлки Ходайдан иңдерелгән акылым бардыр. Шулай да көне-төне укырга, китап актарырга кирәк дип уйламыйм. Вакытында укырга, вакытында күңел ачарга кирәк. Тормыш бит имтихан белән генә чикләнми. Тормышта бит әле төрле, тагы да катлаулырак сынаулар булачак.

“Вакытны дөрес белү кирәк”

- Буш вакытларыңда нишлисең?

- Музыка тыңларга яратам. Планшетта яисә компьютерда “утыра” алам. Унберенче сыйныфта буш вакыт күп булды дип әйтә алмыйм. Бар вакытымны укуга сарыф итәргә тырыштым.

- Мәктәптә укучыларның күбесенең йөргән кызлары, егетләре бар. Ә шәхси мөнәсәбәтләр вакыт таләп итә. Син моңа ничек карыйсың?

- Әлегә йөргән кызым юк. Әлбәттә, әгәр дә йөргән кызым булса, ул вакытымны алыр иде. Шулай да, дусларым арасында мәхәббәт ялкынында янучылар бар. Ләкин алар да, теләсәләр, имтиханнарга әзерләнергә вакыт табырлар иде. Бары тик вакытыңны дөрес бүлә белү кирәк.

- Уку дәверендә синең чиреккә өчле билгесе чыкканы булдымы?

- Өчле чыкканы юк, ләкин сызудан берьюлы дүртле чыккан иде. Укытучы кырыс булдымы, үзем санга сукмыйча йөрдемме?! Белмим, ләкин дүртле чыкты. Шулай да еллык билге бишле иде.

- Чиреккә дүртле чыгу сине борчыган идеме?

- Юк, мин моңа нормаль карыйм. Башлангыч сыйныфта, артык эмоциональ булу аркасында, әгәр дәрестә бишле алмасам, сорауларга дөрес җавап бирмәсәм, борчыла идем. Вакыт барган саен, билгегә түгел, белемгә игътибар итәргә кирәк икәнен аңладым. Әгәр дәресне үзләштерсәң, барлык биремнәрне үтәп барсаң, билгеле, фәнне дә аңлый алачаксың.

- Нинди фәннәрдән имтихан тапшырдың? Кайсысыннан 99 балл җыйдың?

- Математика, рус теле, информатика һәм физика фәннәрен бирдем. 99 баллны исә, вакытны дөрес бүлмәү сәбәпле, математикадан алдым. Миңа вакыт җитмәде, шуңа күрә өлгермәдем.

- Кайда укырга планлаштырасың?

- Тормышымны фән белән бәйлисем килә. Хыялым – галим булу. Уку йортына килгәндә, Россиядә каласым килә - Казан, Санкт-Петербург яки Мәскәүне карыйм. Күңелемә Казан якынрак. Күпләр фикеренчә, башка шәһәрләрдә перспектива күбрәк, ләкин, минемчә, Казаныбызда да яхшы белем алып була. Иң мөһиме – теләк булсын.

- Имтихан бирергә җыенучыларга нинди киңәшләр бирә аласың?

- Беренче чиратта, әзерләнергә. Имтиханда бар белгәнеңне күрсәтергә кирәк. Һәм күңел дә тыныч булырга тиеш. Мин имтиханда тыныч булдым. Әлбәттә, борчылу хисе миндә дә бар иде, шулай да тыныч булырга кирәк. Имтиханда эләккән биремнәрнең күбесе миңа таныш иде, шуңа күрә иренмичә чишәргә кирәк.

“Татар телен саклауга һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш”

- Сезнең гимназиягездә бар фәннәрне дә татарча укыталар. Бу сиңа ярдәм иттеме яисә, киресенчә, зыянга булдымы?

- Зыянга булмады, әлбәттә, киресенчә, файдага гына булды. Мин татарча уйлыйм, татар теле – минем фикерләү телем, шуңа күрә яңа мәгълүматны татар телендә үзләштерү миңа җиңелрәк бирелә. БДИны русча тапшырырга кирәк булгач, бары тик рус телендә генә әзерләнергә кирәк дигән сүз дөрес түгел. Һәм шуны әйтеп китәргә кирәк: мәктәптән тыш әзерләнгәндә, мин русча әзерләнә идем.

- Рамил, син татарча уйлыйм, дисең. Гаиләдә татарча аралашасызмы?

- Әйе, гаиләмдә бары тик татарча сөйләшәбез. Әти-әнием инженер, мин гаиләдә бер бара.

- Әти-әниең сиңа кечкенәдән укырга кирәк икәнен аңлатып килделәрме?

- Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты инде ул. Әти белән әни, ялкаулансам гына: “Укырга кирәк”, - дип искә төшерәләр иде.

- Әгәр дә чит мөхиттә яшәргә туры килсә, татар телен онытыр идеңме?

- Башка телдә күбрәк аралаша башласам, газиз телем онытылырга мөмкин. Бу – еш була торган хәл. Әлбәттә, мин моны булдырмаска тырышырмын. Аллаһка шөкер, татарлар һәркайда да бар. Шул татарларны табып, алар белән элемтәдә булырга кирәк.

- Татар телен укыту киметелә. Син моңа нинди карашта?

- Әгәр дә татар телен укырга, бәлки хәтта БДИны татарча тапшырырга теләүчеләр бар икән, татар телен укытмау дөрес әйбер түгел. Киресенчә, мөмкинлекләр булдырырга кирәк.

- Татар телен саклап калыр өчен нишләргә кирәк?

- Бу юнәлештә һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш. Татар телен саклау нияте белән яшәсәк, барысы да үзебездән тора. Телебезнең киләчәген якты итәргә теләсәң, бер урында гына утырырга кирәкми. Һәм иң мөһиме – үзеңнән башларга кирәк. Беренче эш итеп, татарча аралашырга. Гаиләнең дә роле зур. Бүген син үз гаиләңдә татарча аралашсаң, үзең корачак гаиләдә дә әлеге күренеш сакланачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100