Имтиханнарга әзерләнгәндә ничек төшенкелеккә бирелмәскә: психолог киңәшләре
Күбебез Яңа ел җиткәнен көтеп, бәйрәм атмосферасы эзләп йөргән арада, чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Шушы җитди һәм катлаулы чорда төшенкелеккә ничек бирелмәскә? Бу һәм башка сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова җавап бирде.
Төшенкелеккә бирелмәс өчен дүрт кагыйдә
Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен белер өчен сынау имтиханнары тапшыра. Бу бик тә җаваплы чорда күп кенә укучылар артык борчылып ташлап, стресска бирелергә мөмкин. Моны ничек булдырмаска?
Бу сорауга җавап биргәнче, гомумән, стрессның нәрсә икәнен ачыкларга кирәк. Канада патологы Ганс Селье әйткәнчә, стресс - ул кеше белән килеп чыккан хәл түгел, ә кешенең шул вакыйганы ничек кабул итүе. Стресс — төрле экстремаль ситуацияләр аркасында барлыкка килгән билгеле бер психик халәт. Бер яктан карасак, стресс кешегә этәргеч биреп, уңай яктан тәэсир итәргә, икенче яктан — кешенең рухи халәтенә начар йогынты ясарга мөмкин.
Имтиханнарга әзерләнгәндә стресска ничек бирелмәскә дигәндә, баланың әлеге сынауларны ничек кабул итүен ачыкларга кирәк. Баш миенең эшчәнлеге турында сөйләсәк, монда дөрес төзелгән нейропсихологик каркас һәм ресурсларны дөрес итеп бүлү — нерв системасы тотрыклылыгының нигезе.
Шулай итеп, төшенкелеккә бирелмәс өчен нишләргә? Моның өчен дүрт кагыйдәне үтәү зарур. Беренче чиратта, бик нык арганчы укырга кирәкми. Әзерләнер өчен 9-11 сыйныф укучыларына 40-50 минут вакыт кулай санала. 15-20 минутлык тәнәфесләр дә үткәреп алырга онытмаска кирәк. Ял иткәндә телефоннар һәм башка гаджетлар кулланмау хәерлерәк. Чөнки бу очракта баш мие ял итми, киресенчә, экрандагы визуаль мәгълүматны кабул итеп арый гына.
Икенчедән, йоклау графигын дөрес төзергә кирәк. Кичке унбердән дә калмыйча ятып йокларга киңәш ителә. Иң яхшысы - кичке тугыз. Төнге уникедән дә калырга ярамый, бу вакытка кадәр баш мие ял итәргә, ә нерв системасы торгызылырга тиеш. Әлеге процесслар дөрес һәм тиешенчә барганда гына, баланың хәтере дә яхшы була, игътибары да арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә. Шуңа күрә йокыга аеруча игътибар итәргә кирәк.
Өченчедән, балансланган дөрес туклану. Бу коры-сарылы туклану түгел, ә баш мие, тән эшчәнлеге өчен кирәкле барлык элементлар да булган продуктлар куллану.
Кислород балансы турында да онытырга ярамый. Башка кислород кирәкле дәрәҗәдә килмәсә, баш миенең эшчәнлеге түбәнәя. Барысы да яхшы булсын өчен, һәр көнне күнегүләр ясарга кирәк. Сулыш өчен күнегүләр, кан әйләнешен яхшырту өчен контраст душ, урамда саф һавада йөреп керү — болар барысы да организмда кислород балансын тәэмин итәргә булыша. Шушы гадәти кагыйдәләр ярдәмендә сәламәт нейропсихологик каркас төзелә.
Әмма бу кагыйдәләрне ике атна үтәп кенә сиңа стресс кагылмый дигән сүз түгел. Ике атна эчендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Әлеге барлык кагыйдәләрне көндәлек режимның, тормышның бер өлеше итәргә кирәк. Шул вакытта, чыннан да, дөрес нейропсихологик каркас төзелә. Нерв системасы какшамас булса, стрессны тиз арада җиңәргә, яисә аңа бөтенләй бирешмәскә мөмкин булачак.
«Сез үз тәнегезгә үзегез хуҗа»
Күнегүләр турында тулырак сөйләп китсәгезче.
«Монда һәм хәзер» дип аталган техника бар. Әлеге техникага берничә бүлектән торган күнегүләр керә. Шуларның берсе — үзеңнең барлык әйберне дә контрольдә тота алганыңны аңлау һәм борчылу хисен бетерү. Моңа ничек ирешергә соң? Без игътибарны тәнебезнең төрле урыннарына юнәлтәбез. Куллардан башларга була: аларны киерәбез, шулай берничә секунд тотабыз һәм кисәк кенә кулларны җиңел халәткә кайтарабыз. Аннан башка җиргә күчәбез. Шулай берничә кат кабатларга мөмкин. Бу нәрсә өчен кирәк? Әлеге гади күнегүләр ярдәмендә баш мие тәнне, организмда булган барлык процессларны контрольдә тота алганына тагын бер кат инана. Сез үз тәнегезгә сез үзегез хуҗа.
Икенче күнегү — аутотренинг. Монда кеше үз-үзе белән дөрес эчке диалог булдыра. Мисал өчен, укучы имтихан бирергә бара, ди. Аның башында: «Мин имтиханны тапшыра алмаячакмын, мин яхшы әзерләнмәдем», — дигән уйлар булырга мөмкин. Мондый фикерләр булганда организм шунда ук стресска әзерләнә башлый. Әлеге эчке диалогны яхшы якка борып җибәрү өчен алдан әйткән күнегүне ясарга, үз организмыңны үзең контрольдә тотканыңны искә төшерергә кирәк. Шул ук вакытта аутотренинг күнегүен дә ясарга була: өч секунд сулыш алабыз, алган һаваны тотабыз һәм өч секунд дәвамында һаваны чыгарабыз. Шул рәвешле баш мие кислород белән тиешенчә тәэмин ителә. Ә бу бик мөһим, чөнки стресс кичергәндә баш миенә кислород җитеп бетми. Бу вакытта үзеңә: «Мин тынычланам, имтиханны әйбәт бирәчәкмен, барысы да яхшы булачак», — дияргә була.
Физик күнегүләр дә бардыр?
Физик күнегүләрнең барысы да әйбәт. Кабинетта утырганда кулларны як-якка сузарга, тартылып, киерелеп, чүгәләп алырга була — барысы да кан әйләнешен яхшырта.
Үзеңне дөрес итеп ничек канатландырырга соң?
Имтиханга барганда укучы башында: «Мин имтиханны тапшыра алырмынмы, юкмы, ничек бирермен?» — дигән уйлар түгел, ә «Хәзер имтиханны тапшырам да, паркта йөрим, дусларыма барам, чаңгыда йөреп керәм», — дигән фикерләр булырга тиеш. Ягъни укучы имтихан биргәннән соң нәрсә эшләячәге турында хыяллана. Иң мөһиме - әлеге хыяллар аны шатландырырга тиеш. Әлеге планны бала үзе төзи, яисә аңа әти-әнисе булыша.
«Имтиханга әзерләнгәндә балага барлык шартларны да тудырырга кирәк»
Әти-әниләргә балаларына дөрес итеп ничек ярдәм итәргә?
Без бу турыда әз генә әйтеп киттек инде. Позитив рухтагы планнар төзү: «Имтиханнан соң тегендә, шунда барабыз, ял итәбез», — дип шатлыклы вакыйгалар уйлап чыгарырга кирәк.
Әлбәттә, имтиханнарга әзерләнер өчен балага барлык шартларны да тудырырга кирәк. Өйдә тынычлык булдыру, балага яратуны, кайгыртуны күрсәтү, аны аңлау, кабул итү, уку урынын әзерләү — барысы да мөһим.
Мәгълүмат яхшы үзләштерелсен өчен кешедә нибары ике эмоция булырга тиеш: кызыксыну һәм гаҗәпләнү. Әгәр дә балада әлеге икә халәт бар икән, ул кирәкле мәгълүматны бик тиз һәм җиңел үзләштерәчәк.
Әти-әниләр баланың көндәлек режимын, дөрес туклануын да тәэмин итәргә тиеш. Әлбәттә, ярсытучы факторларны да булдырмаска кирәк. Монда сүз шау-шулы күршеләр, кунаклар, эне-сеңелләр турында бара.
Кеше, аеруча бала, тәүлегенә 8 сәгать кенә нәтиҗәле шөгыльләнә ала. Алдан әйткәнемчә, югары сыйныф укучысына 40-50 минут шөгыльләнергә була. 20 минутлык тәнәфесләрне дә онытырга ярамый.
Стресс нинди авырулар китереп чыгарырга мөмкин?
Балада эмоциональ киеренкелек икән, шундук организмның барлык системаларына сигналлар китә. Бу нәрсәсе белән куркыныч? Беренчедән, туклану, йоклау, актив тормыш алып бару режимнары бозыла. Хроник авырулар килеп чыгарга, эндокрин, иммун системаларында баланс бозылырга мөмкин. Баланың рухи халәтенә килгәндә, ул үзен түбән бәяләргә, кирәгеннән артык тәнкыйтьләргә, үзен башкалар белән еш чагыштырырга мөмкин. Моннан тыш, баланың игътибарлылыгы кими, аны куркыныч төшләр борчый башлый. Болар исә, үз чиратында, организмга бик нык тәэсир итә: психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары килеп чыгу куркынычы бар.
«Еш кына әти-әниләрнең балаларына вакытлары калмый»
Сезгә имтиханнарга кагылышлы проблемалар белән еш мөрәҗәгать итәләрме?
Соңгы арада бу сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр артты. 10-15 ел элек карынында бала йөрткән хатын-кызлар күп үзгәрешләр белән очрашты: интернет, wi-fi, төрле гаджетлар барлыкка килде. Әлеге җайланмалар нурланыш дулкыннары бүлеп чыгара. Шул чорда дөньяга килгән балаларның тумыштан ук нерв системасы нык булмаска мөмкин.
Сабыйның психикасы аның нинди гаиләдә тәрбияләнүенә дә карый. Әгәр ата-ана стресслы, авыр чорны җиңел, тыныч кичерсә, бала да шулай итәчәк. Ләкин еш кына әти-әниләр эштә, балага үзләренең мәхәббәтләрен, кайгыртуларын җиткерергә аларның вакытлары калмый. Мондый очракта баланың нерв системасы тотрыклы булмый. Бу соңыннан зур проблемалар китереп чыгара. Имтиханнарга әзерлек вакытында туган стресс — шушы проблемаларның берсе. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 %ын нәкъ менә имтиханнар белән бәйле сораулар борчый.
Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 %ын нәкъ менә имтиханнар белән бәйле сораулар борчый.
Шулай күп дип уйламаган идем.
Әйе, аеруча язга таба күп киләләр. Кайчакта яшүсмерләр өчен төрле тренинглар да үткәрәбез. Укучылар үз хис-тойгылары белән уртаклаша: аларга укытучылар, әти-әни ягыннан басым ясала. Мондый хәлдә бала берничек тә яңа мәгълүматны кабул итә алмый. Шуңа күрә әниләргә: «Уку йортына керәсең бар, өйрән», — дип басым ясарга киңәш итмәс идем. Бала куркып, киресенчә, үз потенциалын югалта гына.
Димәк, уку йортларына керү турында искә төшереп тору хәлне катлауландыра гына?
Беләсезме, бу сорауга минем бер мисал белән җавап бирәсем килә. Күптән түгел миңа консультациягә 13 яшьлек баласы белән бер әни килде. Әни кеше улының бүтән мәктәпкә барасы килмәве турында сөйләп зарланды. Мин: «Нәрсә булды, нишләп алай?» — дип сорагач, малай үзенең социаль челтәрләрдә теркәлгәнен, анда аена 25-30 мең акча да эшләгәнен сөйләп бирде. Эшләгән акчасын әнисенә һәм әтисенә биреп бара. «Мин хәзер үк шулай керем алгач, алга таба нәрсәгә укып торырга соң?» — диде 13 яшьлек бала. Шунда мин аның әнисе белән сөйләшергә булдым. Баксаң, малайга укуның максаты киләчәктә акча эшләү дип аңлаталар икән. Бала акча эшли башлаган да, белем алуның мәгънәсен югалткан.
Шуңа күрә, «Укырга кирәк, имтиханнарга әзерлән», — дигәндә, нәрсәгә укырга икәнен дөрес итеп аңлата белергә кирәк. Әйтү генә түгел, үзеңнең балаңа ышанасы, әгәр дә ул кайдадыр ялгышса, аңа проблемадан чыгу юлларын күрсәтү мөһим. Тыныч итеп аңлатканда, мәсьәләне чишүнең башка юлларын күрсәткәндә, улларыгыз һәм кызларыгыз үзләрен тыныч, уңайлы хис итәчәк. Ә бу — сау-сәламәт психиканың нигезе.