Имтиханга онлайн әзерлек: чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ куркытамы?
Коронавирус дигән зәхмәт тормышның барлык өлкәләрендә дә үзенең йогынтысын күрсәтте. Онлайн яшәү тормышында балаларның, аларның әти-әниләренең һәм укытучы, репетиторларның имтиханнарга ничек әзерләнүләрен сораштык.
Быел Бердәм дәүләт имтиханнары 8 июньнән соңрак срокка күчереләчәге хакында хәбәр ителде. Югары уку йортларына кермәүчеләр өчен аттестатка билгеләр ел нәтиҗәләре буенча куела. Димәк, БДИ мәҗбүри булмый дигән сүз. Уку йортларына керүчеләр исә рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри БДИны тапшырмый.
«Соңгы кыңгыраусыз калырбыз дип куркабыз»
Казанда яшәүче Гөлназ Майорованың кызы Алинә быел 11 сыйныфны тәмамлый. Әлеге гаилә белән аралашып алдым.
Алай зур борчулар юк безнең. Репетиторлар шулай ук онлайн эшли. Математика буенча репетитор гына шушы вәзгыять тугач ук шәһәрдән китте дә, бөтен дәресләрне туктатты. Рус теленнән мәктәп укытучысы үзе әзерли, репетитор алмаска куша, зум программасы аша шөгыльләнә. Төп көчне физикага юнәлттек, онлайн әзерләнәбез.
Кызым имтиханнардан курыкмый бугай, ничә ел шөгыльләнәбез бит инде. Каушап калу аркасында гына кечкенә хаталар җибәрә бит балалар, белмәгәнлектән дә түгел.
БДИ турында кайгырмый әле монда балалар. Чыгарылыш кичәсенең булмый калу куркынычы күңелсезләндерә. Соңгы кыңгырау бәйрәмен дә булмаячак, диделәр. Укырга керү мәсьәләсе дә хәл ителмәгән, алар үзләре дә билгесезлектә. Бөтен кеше гаризалар тапшырганда, сайтлары эленеп калып, туктамаса гына ярый. Начар әйберләр турында уйламаска тырышам, алайса баламны куркытам гына, — ди әни кеше.
Репетиторлыкның онлайн булуы бернинди дискомфорт тудырмый, материалны да үзләштерәм. Имтиханнарның күчерелүенә әллә ни гаҗәпләнмәдем, шулай булыр дип уйлаган да идем. Авыр инде… Тагын күпме көтәседер, билгеле түгел. Икенче яктан караганда, әзерләнергә вакыт күбрәк тә кебек хәзер. Чыгарылыш кичәсе турында бернәрсә дә әйтмиләр, күңелсез инде, бәлки, җәй ахырына булса да күчерерләр. Соңгы кыңгырау бәйрәмебез булмаячак, — дип күңелсезләнде 72нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Алинә.
«Мәктәптә уку түгел инде бу…»
Казанның 72нче мәктәбендә 11 сыйныфта укучы Булат Гарәфетдиновны да иң борчыганы — чыгарылыш кичәсенең үткәрелми калу ихтималы, мәктәптә дуслары белән очраша алмау. «Онлайн уку кыен түгел. Дөрес, үзеңне гел мәҗбүр итәргә туры килә. Үзеңне үзең җиңәргә тиешсең. Кайчак бу барып та чыкмый. Шунысы кызганыч — чыгарылыш кичәбез булмаячак. Менә монысы, чынлап та, күңелсез», — диде Булат.
Булатның әнисе Рәсимә ханым сүзләренчә, өйдә утырып, балалар бик ялкаулана:
Бала бит әле ул. Өйдә утырып игътибарын туплый алмаган, җыела алмаган чаклары да булгалый. Барлык репетиторлар белән дә онлайн шөгыльләнәбез. Үз-үзеңне изоляцияләү башлангач ук информатика укытучысы үзе онлайн форматка күчеп эшләргә тәкъдим итте. Математика буенча репетитор башта онлайнга риза булмады. Хәзер менә ике атна гына әле яңадан шөгыльләнә башладык. Утырабыз берни белмичә. 12 майдан соң мәгълүмат булачак дигәннәр иде дә, көтәбез, әлегә яңалык юк. Имтиханнарны августка гына калдыра күрмәсеннәр иде.
Казанның бер мәктәбендә 11 сыйныфта укучы Арсланның әнисе Гүзәл Закирова:
Улым репетитор белән онлайн шөгыльләнә. Үзе утыра да эшли, математикасын да, физикасын да укый. Имтиханнарның вакытын күчерүгә үзем борчылам. Җәй ахырына ук калдырмасалар ярый инде…
Әнисеннән аермалы буларак, чыгарылыш сыйныф укучысы Арыслан берни өчен дә борчылмый:
Имтиханнарга онлайн әзерләндем. Кыен булды дип әйтә алмыйм. Мондый форматка ияләшмәгән бит без.
«Улым укый да, басуда да эшли»
Казанның 39нчы мәктәбендә 9 сыйныфта укучы Адилә Табиевага өйдә уку ошаган:
Рәхәтләнеп барлык эшләрне дә эшләргә өлгердем. Төрле видеодәресләр карап, өстәмә күп укыдым һәм хәзер билгеләрем дә яхшырды. Әлбәттә, дисциплинаңны үзеңә контрольдә тотарга туры килә. Һәр кешегә дә мондый формат килешеп тә бетмидер. Уңышка ирешү өчен таркау булмыйча, үзеңне кулда тотарга, өстәл артына утырырга, эзләнеп укырга кирәк.
Минуслары да бар инде. Миңа укытучы белән диалоглар, сөйләшүләр җитмәде. Мәктәпсез күңелсез, дуслардан аерылдык. Безгә бит белем генә түгел, яшьтәшләребез белән аралашу да кирәк. Эмоциональ яктан онлайн дәресләр күңелсезрәк димме соң? Аңламаганны укытучы шунда ук аңлатып бирер иде. Ә монда үзеңә күп эзләнергә туры килә. Техник сәбәпләр аркасында да кыенлыклар килеп чыккалады.
Онлайн уку үз өстеңдә эшләү, өстәмә уку өчен менә дигән!
Имтиханнар булмау, әлбәттә, сөендерә. Тик әзер булмаганга түгел! Без ел буе әзерләндек. Имтиханга барып, сәламәтлекне куркыныч астына куярга туры килмәячәк — шунысы әйбәт.
Казанда үзе укытучы булып эшләүче Роза Волкованың улы Тимур быел 9 сыйныфны тәмамлап, укуын көллияттә дәвам итәргә җыена.
Имтиханнар булмый дигәч, әлегә бераз аптырап калдык. 7- 8 классларда начар укыды, төрле кыенлыклар булды. Аннары улым 9 сыйныфны «4» һәм «5»кә тәмамлыйм, дип үзенә сүз биргән. Шулай итеп, сүзендә торды, укуы яхшырды. Репетиторларның кирәге дә булмады. Тәкъдим итеп караган идек тә, кире какты. Үзенә максат куеп укып китте, Аллага шөкер.
Изоляция башлангач, авылга кайтып интернетны җайладык та, шунда гына укып ятты. Хәзер әтисенең абыйларына булыша, колхозда чәчүгә кеше җитми дип, анда эшләп йөри. Басуда ук онлайн укып та өлгерә. Чыгам, булышам, чәчү 10 гына көн дип, хәзер укый да, эшли дә. Авыл һавасы шулай килештеме? Авылдагы бригадирлар көлә инде: эшен эшләп алгач, машина түбәсенә менеп укый икән. Хәзер бөтенесенә өлгерә. Әбисе клубта эшләгәч, аңа да булыша: инстаграмга кирәкле бөтен хисапларны куеп бара, шигырен дә сөйли, җырын да җырлый.
Зур эшләр белән йөргән Тимурның үзе белән сөйләшеп булмады…
«Балаларның билгеләре яхшырды, чөнки күчерү өчен мөмкинлек күп»
Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Шакирова:
Имтиханнар көне күчерелү — күңелле хәл түгел. Балаларга да, укытучылар өчен дә. Балалар материалны оныта башларга мөмкин, шуңа күрә укытучыларга җәй көне дә консультацияләр үткәрергә кирәк булыр дип уйлыйм. Материалны авыррак үзләштерүче балалар белән аерым эшлибез. Әлегә кадәр имтиханнар район үзәгендә тапшырыла иде. Алай-болай үз мәктәбебездә үткәрергә кушсалар да, без әзер дияр идем, мәктәптә моның өчен барысы да бар.
Рудник урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Элина Сабирова:
Укытуның онлайн булуында кыенлыклар тумады диярлек. Укытучы белән турыдан-туры контакт булмау гына әзрәк җайсыз иде. Дәресләрдән кала, укытучы белән имтиханга да онлайн әзерләндек. Без ел буе әзерләнәбез, көтәбез ул имтиханнарны, көннәрен кичектерү уңайсыз инде бераз. Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре булмау әллә ни куркыныч түгел, сәламәтлек мөһимрәк бит.
Казанда математика буенча репетитор Лилия Гыймадиева:
Онлайн форматка күчкәч, бары имтихан бирүче балалар гына калды. Калган сыйныф укучылары белән дәресләрне туктаттык. Онлайн укыту авыррак инде. Ялкауланмыйча, үзләре эшләгән, бер тапкыр аңлатудан отып ала торган балаларга кыенлык тудырмады ул дистанцион уку. Йомшаграк укучыларга кыенрак булды. Аларга, мәсәлән, мисалны берничә тапкыр чишеп күрсәтергә, үзләре мөстәкыйль эшләгәндә дә карап торырга кирәк. Зум, ватсап аркылы шалтыратышып укыйбыз.
Балаларның билгеләре яхшырды, чөнки күчерү өчен мөмкинлек күп. Сорап яисә күчереп эшлиләр, билгенең яхшысы куела, ә белем юк.
«10 сыйныфка кабул иткәндә, өстәмә ике имтихан тапшыртабыз»
Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина:
Балалар белән укытучылар дистанцион шөгыльләнә. Завучлар моны контрольдә тоталар, ярдәм итәләр. Мәктәпкә килеп, очно укыган кебек түгел инде бу, укытучы белән күзгә күз очрашу юк.
Минемчә, БДИ гадәттәгечә булачак, бөтен кагыйдәләр үтәлер, өстәмәләр керергә мөмкин анысы. Ел саен ни дә булса үзгәрә бит. Ел да имтиханнарга килүче иҗтимагый күзәтүче дә булыр. Хәзергә бернәрсәне дә төгәл генә әйтеп булмый. Мин үземнең фаразымны гына әйтә алам, әлегә кулда бернинди рәсми документ та юк. Әгәр балаларны үзара ике метр ара калдырып утыртсак, шуңа бәйле балалар утырачак кабинетлар саны да артачак. Әлегә ул детальләр буенча шөгыльләнгәнебез юк. Тәгаен нидер әйтү кыен.
Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры Рузилә Гарипова:
Алдагы елны күрсәткечләребез югары иде. Быел да аннан төшмәскә тырышабыз. 9 сыйныф рус теле һәм математикадан ике имтихан бирәчәк. Шулай да, 10 сыйныфка кабул итү өчен тагын ике фәннән имтихан калдырабыз: җәмгыять белеме һәм инглиз теле. Каникуллар вакытында шушы ике фәннән имтиханны үткәреп алырга ниятләп торабыз. Әлбәттә, ул ОГЭ форматында булмаячак.
«Бәлки, чыгарылыш кичәләрен үткәреп тә булыр»
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин:
Бүгенге көндә Мәскәүдән яңалыклар көтәбез. Дәүләт думасында ул закон кабул ителәчәк, аннан соң хөкүмәт карары чыгарга тиеш. Шуннан соң гына ни дә булса әйтергә мөмкинлек туачак. Бүгенге көндә расланган имтиханнар тәртибе юк. Форматы шул ук кала. Безнең БДИ бирү өчен 83 пункт бар. Менә укучыларны утыртуда үзгәрешләр булыр. 10-15 баламы, ара калдырыпмы.
Чыгарылыш кичәләре турында да өздереп берни әйтеп булмый. Ничек тә балаларны уку елы тәмамлану белән котлауны уйлап табарга кирәк. Әкренләп, Аллаһы боерса, авыру кимү ягына таба барса, бәлки, чыгарылыш кичәсен артык күп кеше җыелмыйча, араларны саклап үткәреп тә булыр. Аңа кадәр вакыт бар әле. Кешенең үз гомерендә бер генә килә торган чыгарылыш кичәсен ниндидер чаралар табып үткәрергә иде. Барысы да вазгыятьнең кайсы якка үзгәрүенә карап хәл ителәчәк.
Имтиханнан куркабыз, дими балалар. Аларны күбрәк бүгенге көндәге билгесезлек борчый, күңелләрен шомландыра. Ни генә булмасын, 11 сыйныф укучылары чыгарылыш кичәсенең булуына өметләнә.