Иммунолог Алла Дуткина: «Аллергияне җиңеләйтү өчен кариесны дәваларга кирәк»
Чаллыда танылган табиб-педиатр, аллерголог-иммунолог Алла Дуткина ата-аналар өчен укыган лекциясендә балаларның сәламәтлеген ничек ныгытырга һәм сезонлы аллергияне ничек җиңеләйтергә мөмкин булуы турында сөйләде.
Сәнәгать җитештерүе арту үсемлекләрнең күбрәк серкәләнүенә китерә
Яз көне агачлар бөреләр чыгарып чәчәк ата башлагач, күп кенә кешеләрдә аллергия башлана, ләкин ата-аналар еш кына балаларында нәкъ менә аллергия булуны аңламый. Хәтта белгечләр дә, кешене беренче күрүдә үк, аңарда сезонлы аллергия булуын ачыклый алмаска мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» сайты журналисты Юлия Зәйнуллина яза.
Педиатр Алла Дуткина сөйләвенчә, көз һәм кыш көннәрендә бала еш авырмаган булса, ә яздан башлап аңарда салкын тию билгеләре – томау төшү, төчкерү, кайвакыт конъюнктивит, йөткерү, синусит барлыкка килсә, балада аллергия булу ихтималы карала. Әгәр дә көз-кыш бронхит булмыйча, ул яз көне генә барлыкка килсә, бу – сезонлы реакция билгесе булып тора. Аның билгеләре бигрәк тә урамда йөреп кайтканнан соң күренә.
Аллергия вакытында урамда йөреп кайтканнан соң бала төчкерә башлый, йөткерә, ә яңгыр явып узса, аңа җиңелрәк булып китә. Шундый ук реакцияләр билгеле бер ризыкка да булырга мөмкин: җиләк-җимеш, чикләвек, сок, киптерелгән җимешләргә. Шул ук вакытта үсемлекләрдән ясалган йөткерүгә каршы препаратлар хәлне җиңеләйтмичә, киресенчә, катлауландырырга мөмкин.
«Әгәр дә үсемлектән ясалган сироплар хәлне авырайтса, бу – сезонлы аллергиянең беренче билгесе була. Шуңа күрә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез», – ди табиб.
Элек аллергиясе булучыларга чәчәк ату чорында шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итәләр иде, хәзер аермасы юк, диләр.
«Безнең сәнәгать зонасы һавага күп күләмдә химик матдәләр бүлеп чыгара, һәм үсемлекләрнең саклагыч реакцияләре арта, алар тагын да күбрәк серкәләнә», – дип аңлата иммунолог-аллерголог.
Язгы-җәйге чорда сәламәтлекнең начарлану куркынычын киметү өчен, режимны сакларга, күбрәк хәрәкәт итәргә, йокларга, рационга азык җепселләре һәм яшелчәләр өстәргә кирәк. Инфекциянең хроник чыганакларын бетерергә кирәк.
Табиб әйтүенчә, хәзерге балаларда кариес бик еш очрый, ә ул хроник инфекция чыганагы булып тора. Шуңа күрә чәчәк ату сезоны алдыннан тешләрне дәваларга кирәк.
Пандемия чорында туган балалар
Педиатр сүзләренчә, сезонлы аллергия белән авыручылар саны артудан тыш, балаларда герпес таралган, ул 2-5 яшьтә үк барлыкка килә башлаган. Инфекциянең чыганагы булып өлкәннәр тора. Шулай ук әз генә бәрелгәндә дә җитди җәрәхәтләр алу очраклары арткан. Бу – балаларның физик күнегүләр белән җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнмәү нәтиҗәсе.
Коронавирус пандемиясе дә балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясады. 2020 елның язгы-җәйге чорында туган балалар хәзер балалар бакчасында медицина тикшерүләре уза, һәм аларда төрле авырулар ачыклана.
Гомумән алганда, балалар сәламәтлеге начарланды, ди педиатр Алла Дуткина. Тулысынча сәламәт балалар юк диярлек. Беренче сыйныфка керүче балаларның 3-5 проценты гына 1нче сәламәтлек төркеменә карый. Балаларның якынча 25 проценты 3нче сәламәтлек төркеменә ия, ягъни хроник авырулары бар.
Стресс һәм начар туклану
Әгәр 30 ел элек сәламәтлекнең, ягъни авыруларсыз тормышның иң югары ноктасы 25-27 яшьләрдә күзәтелгән булса, хәзер – 13-14 яшьләрдә. Хәзер, мәктәпне тәмамлаганда, өлкән сыйныф укучыларының инде 2-3 хроник авырулары бар: ашказаны-эчәк тракты, күрү органнары, терәк-хәрәкәт аппараты, нерв системасы, шулай ук минераль матдәләр җитмәү белән бәйле авырулар (кариес, остеопороз).
Соңгы вакытта яшүсмерләрдә гинекология һәм урология өлкәсе авырулары, гормональ тайпылышлар ешрак теркәлә башлаган. Болар барысы да – әйләнә-тирә мохит факторлары, гиподинамия, туклану, стрессның артуы, нәселдән килгән факторлар белән бәйле.
5-7 сыйныфларда яшүсмерләрнең инде яртысы диярлек күзлек киеп утыра, калган яртысы – линзаларда.
Педиатр ата-аналарны балаларын яңа модалы диеталарга да утыртмаска өнди.
«Хәзер модалы диеталарны сынап карау гадәти күренешкә әйләнде: лактозасыз, глютенсыз, кемдер ит ашамый. Ата-аналар балаларын да үзләре артыннан ияртәләр. Ә үзләре бу диетага 35-40 яшьтә генә килә. Ә балаларны организм органнары һәм системалары формалашкан чорда булса да тулысынча ашатырга кирәк», – ди педиатр.
Җәйне хәзер «сәламәтләнү чоры» дип әйтеп булмый
Элек, бала җәй дәвамында үсәчәк, сәламәтрәк һәм активрак булачак, дип уйлыйлар иде. Ә хәзер алай түгел. Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге үзәге җәй һәм уку елы дәвамында балаларның физик параметрларын анализлаганнан соң, соңгы елларда балаларның күбрәк уку елы дәвамында үсүен ачыкланган. Хәзер балалар җәй көне күбрәк вакытларын телефон һәм планшетта уздыра, ә буыннар эшләсен, сөякләр һәм мускуллар үссен өчен хәрәкәт кирәк. Уку һәм түгәрәкләр вакытында балалар күбрәк хәрәкәт итә, һәм үсү дә күбрәк шул вакытка туры килә башлаган, ди белгечләр.