news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иммунитетны ныгыту өчен витаминлы катнашмалар - 5 рецепт

news_top

Кипкән җиләк-җимеш, имбир һәм чикләвекләрдән әзерләнгән хуш исле витаминлы катнашмалар ел әйләнәсендә файдалы. Чаллыдагы шәхси клиника терапевты Ирина Гарина шундый катнашмаларның берничә рецептын тәкъдим итте, дип яза «Челнинские известия».

Табиб аңлатканча, витаминлы катнашмаларны иртән ач карынга яки ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабул итәргә кирәк. Аларны суыткычта пыяла савытта ике-өч атнадан артык сакларга ярамый.

Классик витаминлы катнашма

Ингредиентлар:

  • 200 г күрәгә;
  • 200 г кара җимеш;
  • 200 г йөзем;
  • 200 г әстерхан чикләвеге;
  • 1 лимон (кабыгы белән);
  • 200 г бал.

Әзерләү: Лимонның төшләрен алып, кабыгы белән бергә барлык ингредиентларны иттарткычтан үткәрергә. Бал өстәп, яхшылап болгатырга.

Күрәгә һәм мүк җиләге кушылган катнашма

Ингредиентлар:

  • 1 стакан мүк җиләге (шикәр белән изелгәнен дә кулланырга мөмкин);
  • 1 стакан әстерхан чикләвеге;
  • 1 стакан йөзем;
  • 1 лимон;
  • 2–3 аш кашыгы бал.

Әзерләү: Чикләвекләрне, йөземне һәм төшләре алынган лимонны кабыгы белән бергә иттарткычтан үткәрергә. Мүк җиләге һәм бал өстәп болгатырга.

Мүк җиләге — С витамины һәм антиоксидантлар чыганагы, ә чикләвекләрдә цинк һәм файдалы майлар бар.

Имбирьле «Сәламәтлек пастасы»

Ингредиентлар:

  • 100 г бал;
  • 1 лимон;
  • 50 г имбирь;
  • 50 г әстерхан чикләвеге;
  • бер чеметем куркума.

Әзерләү: Имбирьне, чикләвекне һәм төшләре алынган лимонны кабыгы белән бергә иттарткычтан үткәрергә. Куркума өстәп болгатырга.

Имбирь һәм куркума ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия, шулай ук җылыту тәэсире бирә.

«Иммунитет» катнашмасы — балсыз, калориясе азрак вариант

Ингредиентлар:

  • 100 г әстерхан чикләвеге яки миндаль;
  • 100 г күрәгә;
  • 100 г кара җимеш;
  • 1 зур лимон (кабыгы белән);
  • 1 чәй кашыгы дарчин.

Әзерләү: Кипкән җиләк-җимешне юып, 10 минутка җылы суга салып торырга, аннары киптерергә. Лимонны юарга, төшләрен алырга һәм кабыгы белән бергә турарга. Чикләвекләрне, кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны иттарткычтан үткәрергә яки блендерда вакларга. Пюре хәленә җиткермәскә, вак кисәкләр калдырырга. Дарчин өстәп болгатырга.

«Цитруслы катнашма»

Ингредиентлар:

  • 1 әфлисун;
  • 1 лимон (кабыгы белән, төшләрсез);
  • 50 г имбирь;
  • 50 г миндаль.

Әзерләү: Барлык ингредиентларны блендерда паста хәленә килгәнче вакларга. Суыткычта бер атна сакларга. Көненә бер чәй кашыгы кабул итәргә.

Нәрсәләрне истә тотарга?

Балны ингредиентлар вакланганнан соң гына өстәргә.

Чикләвекләр — цинк һәм Е витамины чыганагы, әмма аларның калориясе югары. Көненә 1–2 аш кашыгы катнашма җитә.

Кипкән җиләк-җимештә калий, тимер һәм клетчатка бар, ләкин шикәр дә күп. Шуңа күрә шикәр диабеты булган кешеләргә сак булырга кирәк.

Лимонны балавыз белән эшкәртелмәгәнен сайларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар