news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда иминиятләштерү компаниясенең элмә тактасы машиналар өстенә төшкән

news_top
Чаллыда иминиятләштерү компаниясенең элмә тактасы машиналар өстенә төшкән
pixabay.com

Чаллыда бер иминиятләштерү компаниясенең элмә тактасы парковкада торган машиналар өстенә төшкән.

Машина хуҗалары өчен бер дә көлке хәл булмаса да, социаль челтәрләрдә утыручылар әлеге видеодан кызык тапкан. Алар фикеренчә, бу – компаниянең маркетинг бүлеге хезмәткәрләре уйлап тапкан яңа реклама. 

«Маркетинг рекламасының яңа төре», «Әгәр дә бу маркетинг икән, шәп. Тиз арада бөтен ил буенча кулланырга кирәк», «Моннан соң башка компаниядә иминиятләштерерләр инде машиналарын», «Иминият акчасы чыга торган очрак түгел инде бу»,«Компаниянең маркетинг бүлегенә афәрин!», «Әллә соң кара көчләр эшеме?» - дигән комментарийлар язып калдырганнар.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар