news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Имезә торган хатын коронавирус иярткәч, күкрәк сөте яшел төскә кергән

Аның иптәшләренең дә сөте яшелләнгән, тик бу хатыннар барыбер балаларын имезгән.

news_top
Имезә торган хатын коронавирус иярткәч, күкрәк сөте яшел төскә кергән
https://pixabay.com

Мексикада яшәүче хатын COVID-19 белән авыргач, күкрәк сөте яшел төскә керүгә зарланган. Анна Кортес исемле хатын сүзләренчә, ул баласын имезә торган сөт «неонлы яшел» төстә булган. Экспертлар моның сәбәбен әлегә әйтә алмаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Daily Star басмасы мәгълүматы буенча, инглиз теле укытучысы булып эшләүче бу хатын башка иптәшләре дә шундый ук үзгәрешләр кичерүен сөйләгән.

«Аларның да минем кебек булды, сөт төсен үзгәртте, ләкин алар барыбер балаларын имезде», — ди Анна.

Анна күкрәк сөте имезү буенча консультант белән киңәшкән. Белгеч күкрәк сөтенең төсе үзгәреп, антитәнчекләр ярдәмендә адаптацияләнергә мөмкин булуын аңлаткан.

Бу хатын салкын тию билгеләре сизгән, ис һәм тәм тоймый башлаган.

Лондонда күкрәк сөтен тикшерүче галим Натали Шенкер сүзләренчә, COVID-19 белән авыручы хатыннарда күкрәк сөтенә антитәнчеләр керүе мөмкин. Ләкин сөтнең төсе үзгәрү сәбәбе әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар