Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җимешле пирог рецепты

news_top_970_100
Җимешле пирог рецепты
Фото Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге битеннән алынды

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова җиләк-җимешле пирог рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 6 йомырка, 260 грамм шикәр комы, 260 грамм каймак, 300 грамм он, 1 кап ванилин, 20 грамм көпшәкләндергеч, 200-300 грамм абрикос (башка җиләкләр дә салырга мөмкин).

Беренче эш итеп йомырка белән шикәр комын болгатырга, аннары каймак, он, көпшәкләндергеч, ванилинны миксер яки кашык белән болгатырга. 100 грамм абрикосны ваклап турарга һәм камырга кушарга. 

Табаны майларга, камырны табага агызырга, калган яртылаш киселгән абрикосларны камырга батырып чыгарга.

Аннары 80 градуска кадәр кызган духовкада 45-50 минут пешерергә. Пирогның пешкәнен уртасына шпажка кадап тикшереп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100