news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җимешле как рулеты рецепты

news_top
Җимешле как рулеты рецепты
Гөлүзә Василова

Ике ятьмә алма яки чия кагы алырга. 

Эчлек өчен: 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, 300 грамм күрәгә, 100 грамм ак май, 0,5 банка куертылган сөт.

Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга, йомшарган май һәм куертылган сөт белән болгатырга. Как ятьмәләренә эчлекне юка итеп ягарга, төрергә. Как рулетын ак какос вагында тәгәрәтеп алырга һәм ярты яки бер сәгатькә туңдыргычка куярга.

Җимешле рулет витаминнар җыелмасына бай булачак һәм ул табынны һичшиксез бизәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар